a2b2.ru
А2Б2 - Образовательный портал

Чыгыш“ФДББС шартларында төп белем һәм тәрбия бирү программасының вариатив өлешен планлаштыру”

Автор: гаянова ильфира вагизовна Опубликовано: 2016-01-19 13:59:06

 

 

Шәхескә белем бирү, аны тәрбияләү һәм тормышка әзерләүдә күп факторлар катнаша: гаилә,  тирә-юнь, урам,  табигать һәм шулар белән белән беррәттән милли-региональ  үзенчәлекләр. Һәр халык, Һәр милләт үзенең рухи байлыгын үзенчәлекле шартларда, үзенчәлекле юллар һәм алымнар белән туплаган.  Аларның һәрберсе дөнья мәдәниятенә үзеннән сизелерлек өлеш кертә, баета. Милли рухи байлык аерым халыкның гына түгел, ул – гомум кешелек кыйммәтләренең нигезе. Димәк,  балаларны кечкенәдән үк үз халкының, үз туган җиренең  үзенчәлекләре белән таныштыру гомум кешелек кыйммәтләре белән таныштыруның башлангычы булып тора. Безнең бурыч – үткән буыннар туплаган рухи байлыкны саклап, баетып, аның кешелек тарафыннан иң кыйммәтле дип табылган үрнәкләрен балаларга җиткерү. (1-2 слайд)

 

Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары, Федераль дәүләт мәктәпкәчә белем бирү стандарты таләпләренә һәм үрнәк белем бирү программасына нигезләнеп, үзләренең белем бирү программасын төзи, раслый һәм тормышка ашыра. Бу очракта, һичшиксез, төп белем бирү программасының инвариант (үзгәреш кертелми торган, гомуми күләмнең 60% ыннан ким булмаган) һәм вариатив (белем бирүдә катнашучылар төзегән – 40% тан артык булмаган) өлешләрдән торырга тиешлеген истә тоту зарур. (3 слайд)

 Вариатив өлеш мәктәпкәчә белем бирү оешмасы тарафыннан мөстәкыйль төзелә. Монда, әлбәттә, этник-мәдәни ихтыяҗлар, милли төбәк үзенчәлекләре, мәгариф оешмасының мәнфәгатьләре, сәламәтлеге чикләнгән балаларның шәхси теләк-мөмкинлекләре, ата-аналарның сорау-тәкъдимнәре һ.б. искә алына ( 4 слайд)

Әлегә Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өчен бердәм үрнәк белем бирү программасы экспертиза узмаган, рәсми реестрга кертелмәгән. Димәк, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары, төп норматив документларны файдаланып, әлегә үз программаларын төзи һәм эш юнәлешләрен билгели ала.( 5 слайд)

Программа эчтәлеге балаларны шәхес буларак формалаштыруны, аларның төрле юнәлештәге эшчәнлектә кызыксынуларын һәм сәләтләрен үстерүне тәэмин итәргә тиеш. Шулардан чыгып ,без, ”Туган якны өйрәнәбез” милли-региональ компонент  буенча перспектив-тематик эшчәнлек планын  төзедек. (6 слайд) Ул мәктәпкәчә белем бирү программасының вариатив өлешендә чагыла, яшь үзенчәлекләре буенча катнаш (кечкенәләр,уртанчылар ) төркеме өчен кулланыла ала.  Төп эш юнәлешләре итеп, сөйләм үсеше һәм танып белү үсешен билгеләдек. (7 слайд)

Вариатив өлештә куелган, балаларда  милли үзаң тәрбияләү, халык педагогикасы нигезендә әдәби-әхлак нормалары тәрбияләү  максаты түбәндәге  шартларны тормышка  ашырганда  гына уңышлы булачак:

  • тәрбия процессы мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төрле милләт халкына мәхәббәт тәрбияләү төшенчәсе эчтәлеген исәпкә алганда;
  • эш формалары эчтәлекле һәм кызыксындыручан итеп сайлаган очракта;
  • балаларның яшь үзенчәлекләре исәпкә алып, әби-бабаларыбызның үткән тормышы.гореф-гадәтләре,тарихы,көнкүреше белән таныштыру эзлекле  алып барылса;

 

 

Без төзегән   милли-региональ “Туган якны өйрәнәбез”   тәрбия планының

 фәнни яңалыгы  түбәндәгечә: (8 слайд)

          а)     мәктәпкәчә чорда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү;

         б)    балаларның төрле милләт халкына булган мөнәсәбәтләрен билгеләү;  

         в)   милли җанлы шәхес сыйфаты  буларак  үз милләтенә һәм башка милләт халкына  булган карашларын формалаштыру,

         г)  туган җирен хөрмәт итүче патриот, мәдәни белемле шәхес тәрбияләү

Стандартта билгеләнгәнчә, безнең  мәктәпкәчә белем бирү оешмасында тәрбия һәм белем бирү эшчәнлегенең вариатив өлеш эшчәнлеге 5 юнәлештә оештырыла һәм алып барыла: иҗтимагый-коммуникатив үсеш, танып-белү үсеше, сөйләм үсеше, сәнгати-эстетик үсеш, физик тәрбия.

Милли мәдәни эшчәнлек : (9,10,11слайдларда)

 

Белем бирү өлкәләре

 

Максатлар

Иҗтимагый-коммуникатив үсеш

Халык уеннарын уйнау процессында  зурлар һәм яшьтәшләр арасында дуслык мөнәсәбәтләре формалаштыру.

Сөйләмдә үз халкының кечкенә иҗат формаларын кулланып үз-үзләренә хезмәт күрсәтү, хуҗалык-көнкүреш хезмәтен  үзләштерү. Өлкәннәрнең хезмәтенә кызыксыну тәрбияләү, хөрмәтләргә өйрәтү. Районда игенчелек,терлекчелек тармагы турында сөйләшү.

 Актаныш районы Богады җирлегенең милли-мәдәнияты ,тарихы,гореф-гадәтләре белән таныштыру. Авылыбызның урман,кырлары,казылма байлыклары,чишмәләре турында мәгьлүмат бирү.

Танып-белү үсеше

Милли киемнәр үрнәкләре кулланып сенсор культураны үстерү

Татарстан, Актаныш турында белемнәрен баету, туган як табигате күренешләренә кызыксыну уяту. Богады авылының истәлекле урыннары белән танышу.

Мәдәни традицияләрне саклау, Актаныштан чыккан танылган шәхесләр, Бөек Ватан сугышы геройлары. Татарстанның беренче президенты-М.Ш.Шәймиев хезмәтләре.

Сөйләм үсеше

Сөйләмнең бөтен компонентларын үстерү.

Туган телнең сөйләм нормалары белән гамәли ия булу.

Туган телдә өлкәннәр белән ирекле аралашу.

 Татар фольклорының үрнәкләре белән таныштыру: әкиятләр, бармак уеннары,юаткычлар һ.б.

 Әдәби әсәрләрнең мәгънәсенә дөрес төшендерү.

Эстетик хисләр тәрбияләү. Җирлектәге эндәшләр, юаткычлар, бәет-мөнәҗәтләр, такмак-такмазалар белән танышу.

Сәнгати-эстетик үсеш

Татарларның декоратив-.ясалма сәнгатенә кызыксыну формалаштыру;

 Татар орнаменты белән әйберләрне бизәргә өйрәтү;

иҗади сәнгать эшчәнлегендә “Яфрак”. “Ләлә” бизәкләрен куллану.

Актанышта туган,танылган язучылар,шагыйрьләр,рәссам,сынчылар,җырчы-композиторларны өйрәнү

Актаныш, Богады турында җырлар өйрәнү.

Җирлектә туган җырчылар  Азат-Тимершәех,Джон, Робсон Мусиннар, Л.Дәүләтова, И.Кирамов шигърияты белән танышу.

Физик үсеш

 

 Сәләмәтлекнең әһәмиятен аңлату, сәләмәт яшәү рәвеше тәрбияләү өчен шартлар тудыру.  Үз сәләмәтлегеңә һәм якын кешеләрнең сәләмәтлегенә сакчыл караш тәрбияләү.

Татар халкының милли уеннарына карата кызыксыну уяту, уеннарның кагыйдәләрен ныгыту.

Төп белем бирү программасының вариатив өлешен  тормышка ашыру шартлары: (12 слайд)

Бакчада балаларның төрле яклап үсеше өчен шартлар тудырылды  Белем һәм тәрбия бирү процессын дәүдәт стандартларына  яраклаштырып алып бардык, предмет-үсеш тирәлеген  балалар яшенә туры китереп , балаларның кызыксынуларын һәм таләпләрне искә алып җиһазладык.. “Туган якны өйрәнәбез”мини-музееда  рус һәм татар теле почмаклары булдырылды. Татар  көнкүрешен чагылдырган  бу музейда  балалар татар халкының милли киемнәре, көнкүреш предметлары, йолалары белән таныша алалар .

       Гимнастик- музыкаль  залда  балалар белән иртәнге гимнастика, физкултура, музыка, шөгылләре, күңел ачу, театр эшчәнлеге,  бәйрәм иртәләре һәм башка  чаралар өчен уңайлыклар тудырылган. Балалар белән тулысынча эшләргә һәм проектор куллану мөмкинлекләре тудырылды. 

Методик кабинетка норматив документлар, методик, балалар өчен матур әдәбият  һәм укыту методик комплектлары  эшчәнлектә файдаланылды. Дидактик, күрсәтмә, таратма  материаллары  тышлап, эш дәфтәрләре, мультимедиа чаралары   тиешле дәрәҗәдә кулланылды.    

Рус телен өйрәтүдә балалар белән рус теле эшчәнлекләре узды, рус халык  көнкүреше, бизәкләре, рус халык уеннары, бармак уеннары, бармак, кул театрлары, йолалары, киемнәре белән  танышу буенча даими эшчәнлек алып барылды.

Идел буе халыклары көнкүреше, йолалары, киемнәре чагылдырылган стендлар эшләнелде.

 

Балалар бакчасында милли тәрбия бирү системасын планлаштырганда  оештырылган эшләр (13 слайд)

  • Педагогик киңәшмәләр;
  • Мини –конференцияләр;
  • Семинар-практикумнар;
  • Педагогик  укулар, консультацияләр;
  • Танылган якташ  шәхесләр белән очрашу;
  • Милли мәгарифне үстерү буенча перспектив планнар төзү, методик киңәшләр эшкәртмәсе булдыру, ачык шөгыльләр, методик берләшмәләр, бәйге-конкурслар оештыру;
  • Үз белемен үстерү эшен камилләштерү, алдынгы тәҗрибәләр белән уртаклашу;

 

 Милли мәдәни компонент буенча белем һәм тәрбия бирү системасын планла

штырганда  балалар белән ата-аналар  белән бердәм эшчәнлек

 (15 слайд-фотолар)

¨     Белем бирү  эшчәнлеге;

¨     әңгәмәләр;

¨     музыкаль әдәби кичәләр, викториналар;

¨     өлкәннәр белән очрашулар;

¨     бәйрәм иртәләре,күңел ачулар;

¨     әти-әниләр белән берлектә төрле мавыктыргыч ярышлар, бәйгеләр;

¨     тематик кичәләр;

¨     максатлы сәяхәтләр;

¨     күргәзмәләр;

¨     конкурслар;

¨     түгәрәкләр;

 

 

Балалар бакчасында милли тәрбия бирү системасын планлаштыруда җәмәгатьчелек һәм мәктәп  белән эш:

 

  • укытучылар  белән бердәм  эш;
  • китапханәләргә максатчан экскурсияләр;
  • музейларга сәяхәт;
  • мәктәптә үткәрелгән бәйрәмнәр карау;

 

 

 

Милли-мәдәни тәрбия бирүдә “Әкиятләр илендә уйный-уйный үсәбез” һәм “Курчак театры” түгәрәкләренең  эшчәнлекләренең  роле дә зур (16-17слайдлар)

 

Сабый чактан ук бала ана телен ишетә, әкиятләр аңа дөнья тәрәзәсен ачалар, балачакны эмоциональ яктан бизиләр, ягымлылык, өмет, ышаныч уяталар. Әкиятләр балаларны  дулкынландыра,  мавыктыра,  көлдерә,  елата. Һәрхалыкның үз әкиятләре бар, алар барысы да буыннан буынга әхлакый кыйммәтләрне тапшыралар.

Балаларны туган халкыбызның үткәне, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләре, гаилә шәҗәрәсе, йолалары һәм бүгенге тормыш белән таныштыру зарур.

Халык җәүһәрләрен балалар җиңел, табигый кабул итәләр. Аларда юмор да бар, ямансулык та, бер-береңә, иптәшләреңә, үз туганнарыңа һәм ниһаять иң мөһиме төрле милләт халкына тирән  мәхәббәт ята. Шушы балаларга якын серле дөньяда алар яраткан, хәрәкәтле, җырлы-биюле, Идел буе халыклары уеннары да уйнатсак-бу алар өчен кызыклы да ,файдалы да була дип уйлыйбыз. Шуңа күрә, “Әкиятләр илендә уйный-уйный үсәбез” түгәрәге эшчәнлегендә дә без милли тәрбия бирүне дәвам итәбез. Бу түгәрәк шимбә көннәрне, кечкенәләр һәм уртанчылар катнаш төркемендә атнага 1 тапкыр,15-20 минут дәвамында зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә “Курчак театры” түгәрәге атнага 1 тапкыр 25-30 минут оештырыла.!(18 слайд)

Игътибарыгыз өчен рәхмәт! (19 слайд)

 

 

 

 

 

 

 

Документы для скачивания