a2b2.ru
А2Б2 - Образовательный портал
Новости образования от A2B2

ФДББС шартларында кече яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирүдә милли региональ компонентлар куллану

Автор: гаянова ильфира вагизовна Опубликовано: 2016-01-24 17:44:26

Документы для скачивания

Педсоветта чыгыш

 

Шәхескә белем бирү, аны тәрбияләү һәм тормышка әзерләүдә күп факторлар катнаша: гаилә,  тирә-юнь, урам,  табигать һәм шулар белән белән беррәттән милли-региональ  үзенчәлекләр. Һәр халык, Һәр милләт үзенең рухи байлыгын үзенчәлекле шартларда, үзенчәлекле юллар һәм алымнар белән туплаган.  Аларның һәрберсе дөнья мәдәниятенә үзеннән сизелерлек өлеш кертә, баета. Милли рухи байлык аерым халыкның гына түгел, ул – гомум кешелек кыйммәтләренең нигезе. Димәк,  балаларны кечкенәдән үк үз халкының , үз туган җиренең  үзенчәлекләре белән таныштыру гомум кешелек кыйммәтләре белән таныштыруның башлангычы булып тора. Безнең бурыч – үткән буыннар туплаган рухи байлыкны саклап, баетып, аның кешелек тарафыннан иң кыйммәтле дип табылган үрнәкләрен балаларга җиткерү.

(1 слайд)

Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары, Федераль дәүләт мәктәпкәчә белем бирү стандарты таләпләренә һәм үрнәк белем бирү программасына нигезләнеп, үзләренең белем бирү программасын төзи, раслый һәм тормышка ашыра. Бу очракта, һичшиксез, мәктәпкәчә белем бирү программасының инвариант (үзгәреш кертелми торган, гомуми күләмнең 60% ыннан ким булмаган) һәм вариатив (белем бирүдә катнашучылар төзегән – 40% тан артык булмаган) өлешләрдән торырга тиешлеген истә тоту зарур. (2 слайд)

 Вариатив өлеш мәктәпкәчә белем бирү оешмасы тарафыннан мөстәкыйль төзелә. Монда, әлбәттә, этник-мәдәни ихтыяҗлар, милли төбәк үзенчәлекләре, мәгариф оешмасының мәнфәгатьләре, сәламәтлеге чикләнгән балаларның шәхси теләк-мөмкинлекләре, ата-аналарның сорау-тәкъдимнәре һ.б. искә алына( 3 слайд)

Әлегә Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өчен бердәм үрнәк белем бирү программасы расланмаган, рәсми реестрга кертелмәгән. Димәк, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары, төп норматив документларны файдаланып, әлегә үз программаларын төзи һәм эш юнәлешләрен билгели ала.( 4 слайд)

Программа эчтәлеге балаларны шәхес буларак формалаштыруны, аларның төрле юнәлештәге эшчәнлектә кызыксынуларын һәм сәләтләрен үстерүне тәэмин итәргә тиеш. Шулардан чыгып ,без, ”Туган якны өйрәнәбез” милли-региональ тәрбия программасын төзедек. Ул мәктәпкәчә белем бирү программасының вариатив өлешендә чагыла. Вариатив өлештә куелган, балаларда  милли үзаң тәрбияләү, халык педагогикасы нигезендә әдәби-әхлак нормалары тәрбияләү  максаты н куйдык.

тәрбия процессы мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төрле милләт халкына мәхәббәт тәрбияләү төшенчәсе эчтәлеген исәпкә алганда;

  • эш формалары эчтәлекле һәм кызыксындыручан итеп сайлаган очракта;
  • балаларның яшь үзенчәлекләре исәпкә алып, әби-бабаларыбызның үткән тормышы.гореф-гадәтләре,тарихы,көнкүреше белән таныштыру билгеле бер эзлеклелектә алып барылса;

   Максаттан чыгып түбәндәге бурычларны куйдык:

  •  педагогик, методик әдәбиятны өйрәнү, алдынгы эш тәҗрибәсе белән танышу һәм анализлау;
  • мәктәпкәчә яшьтәге балаларның гуманлы хисләр тәрбияләү үзенчәлекләрен билгеләү;
  •  Идел буе халыклары турында мәгълүмат туплау;
  • туган телгә, җиргә мәхәббәт тәрбияләү, сакчыллык күрсәтү.
  • туган табигать һәм аның данлы шәхесләренә, хезмәтчәннәренә хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү.

   Куелган бурычларны чишү өчен кулланылган  методлар:

  •  милли-мәдәни тәрбия бирүче педагогик әдәбиятны өйрәнү;
  • балалар эшчәнлеген күзәтү;
  • эшчәнлек продуктларын өйрәнү,туплау,мини-музейны тулыландыру.
  • мәктәп,укытучылар,әти-әниләр  белән эш бердәм  алып бару;
  • балалар белән иҗади эш оештырганда;

Без төзегән милли-региональ “Туган якны өйрәнәбез”   тәрбия программасының   фәнни яңалыгы  түбәндәгечә:

a)       мәктәпкәчә чорда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү;

     б) балаларның төрле милләт халкына булган мөнәсәбәтләрен билгеләү;

      в)   милли җанлы шәхес сыйфаты  буларак  үз милләтенә һәм башка милләт халкына  булган карашларын формалаштыру, туган җирен хөрмәт итүче патриот, мәдәни белемле шәхес тәрбияләү.

Стандартта билгеләнгәнчә, безнең  мәктәпкәчә белем бирү оешмасында тәрбия һәм белем бирү эшчәнлегенең вариатив өлеш эшчәнлеге 5 юнәлештә оештырыла һәм алып барыла: иҗтимагый-коммуникатив үсеш, танып-белү үсеше, сөйләм үсеше, сәнгати-эстетик үсеш, физик тәрбия.

 

 

Тәрбия һәм белем бирү өлкәләре

максатлар

 

Иҗтимагый-коммуникатив үсеш

Халык уеннарын уйнау процессында  зурлар һәм яшьтәшләр арасында дуслык мөнәсәбәтләре формалаштыру.

Сөйләмдә үз халкының кечкенә иҗат формаларын кулланып үз-үзләренә хезмәт күрсәтү, хуҗалык-көнкүреш хезмәтен  үзләштерү. Өлкәннәрнең хезмәтенә кызыксыну тәрбияләү, хөрмәтләргә өйрәтү. Районда игенчелек,терлекчелек тармагы турында сөйләшү.

Зебра, светофор һәм юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыру.

 Тормышта була торган куркыныч чыганаклар турында беренчел күзаллаулар булдыру.

Кайбер үсемлекләр, йорт һәм кыргый хайваннар турында күзаллау формалаштыру. Туган якның кошларына, хайваннарына, үсемлекләренә карата сакчыл һәм кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләү.

Туган ил, авыл, табигый климат үзенчәлекләре. Актаныш районы Богады җирлегенең милли-мәдәнияты ,тарихы,гореф-гадәтләре белән таныштыру. Авылыбызның урман,кырлары,казылма байлыклары,чишмәләре турында мәгьлүмат бирү.

Танып-белү үсеше

Милли киемнәр үрнәкләре кулланып сенсор культураны үстерү

Татарстан, Актаныш турында белемнәрен баету, туган як табигате күренешләренә кызыксыну уяту. Богады авылының истәлекле урыннары белән танышу.

Мәдәни традицияләрне саклау, Актаныштан чыккан танылган шәхесләр, Бөек Ватан сугышы геройлары. Татарстанның беренче президенты-М.Ш.Шәймиев хезмәтләре.

Сөйләм үсеше

Сөйләмнең бөтен компонентларын үстерү.

Туган телнең сөйләм нормалары белән гамәли ия булу.

Туган телдә өлкәннәр белән ирекле аралашу.

 Татар фольклорының үрнәкләре белән таныштыру: әкиятләр, бармак уеннары,юаткычлар һ.б.

 Әдәби әсәрләрнең мәгънәсенә дөрес төшендерү.

Эстетик хисләр тәрбияләү. Җирлектәге эндәшләр, юаткычлар, бәет-мөнәҗәтләр, такмак-такмазалар белән танышу.

Сәнгати-эстетик үсеш

Татар халкының милли көйләренә карата кызыксыну уяту;

Төп өч жанр төшенчәләрен ныгыту: җыр, бию, милли репертуарга нигезләнгән марш.

 әйлән-бәйлән халык уеннарын куллану.

Татарларның декоратив-.ясалма сәнгатенә кызыксыну формалаштыру;

 Татар орнаменты белән әйберләрне бизәргә өйрәтү;

иҗади сәнгать эшчәнлегендә “Яфрак”. “Ләлә” бизәкләрен куллану.

Актанышта туган,танылган язучылар,шагыйрьләр,рәссам,сынчылар,җырчы-композиторларны өйрәнү

Актаныш, Богады турында җырлар өйрәнү.Җирлектә туган җырчылар  Азат-Тимершәех,Джон, Робсон Мусиннар, Л.Дәүләтова, И.Кирамов шигърияты белән танышу.

Физик үсеш

Тойгы органнарын аера белү осталыкларнын үстерү(күз, авыз, борын, колак)

Файдалы һәм зарарлы азык-төлек турында күзаллау булдыру. Сәләмәтлекнең әһәмиятен аңлату, сәләмәт яшәү рәвеше тәрҗияләү өчен шартлар тудыру.  Үз сәләмәтлегенә һәм якын кешеләрнең сәләмәтлегенә сакчыл караш тәрбияләү. Балаларның сәләмәтлекләрен  ныгытырга дәвам итү

Көндәлек тормышта гигиена күнекмәләрен үтәүгә һәм пөхтәлек булдыруга ихтыяҗ формалаштыру.

Татар халкының милли уеннарына карата кызыксыну уяту, уеннарның кагыйдәләрен ныгыту.

 

 

 

 

 

Балалар бакчасында милли тәрбия бирү системасын планлаштырганда тәрбиячеләр белән оештырылган эшләр:

  • Педагогик киңәшмәләр
  • Мини -конференцияләр
  • Семинар-практикумнар

консультацияләр

  • Танылган якташ  шәхесләр белән очрашу
  • Милли мәгарифне үстерү буенча перспектив планнар төзү, методик киңәшләр эшкәртмәсе булдыру, ачык шөгыльләр, методик берләшмәләр, бәйге-конкурслар оештыру
  • Үз белемен үстерү эшен камилләштерү, югары дәрәҗәдәге тәҗрибәләр белән уртаклашу

 

Балалар бакчасында милли тәрбия бирү системасын планлаштырганда  балалар белән оештырыла торган эшләр

 

(слайд-фотолар)

¨     Белем бирү һәм түгәрәк эшчәнлеге;

¨     әңгәмәләр;

¨     музыкаль әдәби кичәләр, викториналар;

¨     өлкәннәр белән очрашулар;

¨     бәйрәм иртәләре;

¨     әти-әниләр белән берлектә төрле мавыктыргыч ярышлар, бәйгеләр;

¨     күңел ачулар;

¨     тематик кичәләр;

¨     максатлы сәяхәтләр;

¨     күргәзмәләр;

¨     конкурслар;

¨     җыелышлар һ.б.

 

 

Балалар бакчасында милли тәрбия бирү системасын планлаштыруда җәмәгатьчелек һәм мәктәп  белән эш:

 

  • укытучылар  белән бердәм  эш
  • китапханәләр
  • музейларга сәяхәт

Милли-мәдәни тәрбия бирүдә “Әкиятләр илендә уйный-уйный үсәбез” түгәрәк эшчәнлегенең  роле дә зур .

 

Сабый чактан ук бала ана телен ишетә, әкиятләр аңа дөнья тәрәзәсен ачалар, балачакны эмоциональ яктан бизиләр, ягымлылык, өмет, ышаныч уяталар. Әкиятләр балаларны  дулкынландыра,  мавыктыра,  көлдерә,  елата. Һәрхалыкның үз әкиятләре бар, алар барысы да буыннан буынга әхлакый кыйммәтләрне тапшыралар.

Балаларны туган халкыбызның үткәне, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләре, гаилә шәҗәрәсе, йолалары һәм бүгенге тормыш белән таныштыру зарур.

Халык җәүһәрләрен балалар җиңел, табигый кабул итәләр. Аларда юмор да бар, ямансулык та, бер-береңә, иптәшләреңә, үз туганнарыңа һәм ниһаять иң мөһиме төрле милләт халкына тирән  мәхәббәт ята. Шушы балаларга якын серле дөньяда алар яраткан, хәрәкәтле, җырлы-биюле, Идел буе халыклары уеннары да уйнатсак-бу алар өчен кызыклы да ,файдалы да була дип уйлыйм. Шуңа күрә, “Әкиятләр илендә уйный-уйный үсәбез” түгәрәге эшчәнлегендә дә без милли тәрбия бирүне дәвам итәбез. Бу түгәрәк шимбә көннәрне, кечкенәләр һәм уртанчылар катнаш төркемендә атнага 1 тапкыр,15-20 минут дәвамында оештырыла.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Коментарии
Лилия написано 2017-09-30 16:20:22
Яхшы язылган. Үз эшемдә файдаландым.
Ответить

Оставить комментарий: