a2b2.ru
А2Б2 - Образовательный портал
Новости образования от A2B2

"Әкиятләр илендә уйный-уйный үсәбез" проекты

Автор: гаянова ильфира вагизовна Опубликовано: 2016-01-28 23:47:10

Документы для скачивания

Уртанчылар һәм икенче кечкенәләр катнаш төркемендә театральләштерү алымын кулланып төзелгән “Әкиятләр илендә уйный- уйный үсәбез” проекты Төзеде: Богады балалар бакчасы тәрбиячесе Гаянова И. В.   1.   Проектның  төре:   Иҗади 2.   Проектның  дәвамлылыгы:  2 атна( дәвамлы) . 3.   Максат:   Ирекле, иҗади, әкиятләр яратучы шәхес тәрбияләү; 4.   Бурычлар: Тәрбияви:  Балаларда  әкиятне кыз ыксынып  тыңлау, театр эшчәнлегендә катнашу теләге булдыру; Үстерешле:  Балаларнын сөйләм телен үстерү, театральләштерү аша диалогик сөйләм н е дөрес һәм сәнгатьле итү; Өйрәтү:  Балаларны  укыган  әкиятне  тынларга, сәхнәләштерергә  өйрәтү, хәрәкәт- мимика аша фикер җиткерергә ө йрәтү.   5.   Проектның   этаплары: Әзерлек   этабы: * Проектның   темасын   сайлау: “Әкиятлә р илендә уйный- уйный үсәбез”* Проблема  кую: “Теремкәй дә кунакта ” күңел ачу тамашасын күрсәтү. * Проект буенча материа л лар җы ю: ә киятләр, табышмаклар, иллюстрацияләр, презентация, ата- аналар алдында чыгышка материаллар. Актив катнашкан а та- аналарга рәхмәт хатлары, конкурсларда җиңүчеләргә котлау кәгазъләре әзерләү. * Әти- әниләр  почмагында “Әкиятләр илендә. . . . ”стендын  тулыландыру. * Әти- әниләр  жыелышы  үткәрү. * Бармак  курчак  театры өчен курчаклар  ясау. * Китап  почмагын  әти- әниләр белән  берлектә  яңа әкият  китаплары  белән тулыландыру. * Ө ст әл   курчак  театры   бу лдыру; * “ Теремкәй” иҗади эшләр конкурсына катнашу;  * Коврографта әкият почмагы, курчаклар эзерләү. Тө п этап: * Әкиятлә р   уку. * Әкият   геройларына  карата   табышмаклар. * Әкияткә  карата төрле уеннар. * Әкияткә  карата   язылган  җырларны, көйләрне тынлау. * Әкият   геройлары  кергә н   физкульт- м инуткаларны өйрән ү. * Әт и- әниләр иҗат иткән уенчыклар белән танышу. . * К үңел ачу тамашасына әзерлек. * Татар телендә   мультфильмнар карау. * Р әсем   ясау, әвәләү. * ”Тәрәз төбемдә әкият” ясау.   5. Йомгаклау:   күңел ачу тамашасы күрсәтү “Теремкәй дә кунакта ” I. Баш өлеш: Алып баручы- әкиятче: ( Музыка астында, зәңгәр утлар уйный, театр пәрдәсе ачыла) Исәнмесез әкият яратучы дусларым! Улларым, кызларым! Әкият карыйсыгыз киләме? Нинди әкият дисезме? Утырыгыз әле җайлап. Табышмакка табыгыз җавап. Кайсы әкият икәнен Уйлыйк әле бергәләп. Нәкъ урман уртасы нда Киң аланда бар икән. Зур да түгел, тәбәнәк тә. Бик матур бер өй икән. Бу өйдә дус яшиләр- Киек җәнлекләр икән. Йә, дусларым әйтегез Нинди әкият без карыйбыз? ( Теремкәй) Сезне кунакка чакырабыз, рәхим итеп безнең “Теремкәй” әкиятен карагыз! II. Төп өлеш Тычкан –Чыелдык. ( Көйгә бии –бии Ләйсән чыга. ) Чиылдык мин- тычкан кызы. Кечкенә димәгез, бик акыллы тычкан, мин. ( башак таба) Менә хәзер кышка азык җыеп куям мин. Ай, нинди матур өй! Монда кем яши? ( Йортка керә, тәрәзәдән карый) Бер кемдә юк, монда мин яшим. Бака- Бакылдык. ( көйг ә Зәлия чыга) Бака- бака бакака, бака җәйне ярата, Болыт күрсә, яңгыр килә, диеп хәбәр тарата! Бака суык яратмый, бака җылы ярата. Терем- терем- теремкәй, теремкәйдә кем яши? Тычкан –Чыелдык. Бу мин Тычкан –Чыелдык, ә син кем? Бака- Бакылдык. Мин Бака- Бакылдык! Тычкан –Чыелдык Әйдә бергә яшик! “Ап- ак куян утыра”көенә Ралина, Адилә биеп чыгалар Ап- ак куян утыра Колагын селкеп тора. Менә шулай, менә шулай Колагын селкеп тора. Кем куркытты куянны Куян сикереп качты. Менә шулай, менә шулай Куян сикереп качты( теремкәйгә сикереп кача) Төлке- Хәйләбай. ( көйгә Айсылу чыга) Терем- терем- теремкәй, теремкәйдә кем яши? Бер –бер артлы. Бу мин Тычкан –Чыелдык, мин Бака- Бакылдык, мин Куян –Озынколак. Ә син кем? Мин Төлке Хәйләбай! Кертегез әле мине. Бергәләп: Әйдә бергә яшик! Бүре –Сорыколак. ( Шомлы көйгә Искәндәр чыга) Терем- терем- теремкәй, теремкәйдә кем яши? Бер –бер артлы. Бу мин Тычкан –Чыелдык, мин Бака- Бакылдык, мин Куян –Озынколак, мин Төлке- Хәйләбай. Ә син кем? Бүре –Сорыколак. Мин Бүре –Сорыколак. Булырмын тыйнак кунак. Тизрәк- тизрәк, кертегез. Өшеде хәтта колак. Алып баручы: Ай- яй! Әйдәгез әле, тамашачылар белән бергә җылынып алыйк, әле. Кулларны җылытабыз( кул чабулар) , аякларны җылытабыз( аяк дөбердәтүләр) Булдырдыгыз! Бүрене теремкәйгә кертәбезме? ( бүре теремкәйгә кереп китә) ( көй ишетелә Рүзәл, Илназ –аюлар чыгалар, бергә: ) Терем- терем- теремкәй, теремкәйдә кем яши? Бер –бер артлы. Бу мин Тычкан –Чыелдык, мин Бака- Бакылдык, мин Куян –Озынколак, . мин Бүре –Сорыколак, ә сез кем? Беренче аю- Камытаяк. Мин Аю –Камытаяк, Бер мичкә бал ашасам да, һич туймас минем тамак! Яшик әле бергәләп! Бал ашыйк гел тәпәнләп! Икенче аю- Йомшак тәпи: Ай, нинди шәп йорт, безнең дә монда яшисе килә. Кертегез әле безне дә. Бергәләп: Әйдәгез бергә яшик! Алып баручы- әкиятче: Туктагыз әле, туктагыз Дусларым, ашыкмагыз! Сез “Теремкәй “әкиятен беләсезме? Әйдәгез, искә төшерик әле, аю өйгә кергәч ни була? Безнең матур өебез дә җимерелсә без кайда яшәрбез? Нишләргә инде безгә хәзер? Әйдәгез мин тылсым кулланып теремкәйне зурайтып карыйм. Әфсен- төфсен өй зурайсын! ( утлар астында 2 тапкыр әйтелә) Юк, тылсым көче генә җитми монда, дуслык- бердәмлек көче кирәк. Инде хәзер нишләргә? ( өйне зурайтырга) Аюлар бергә: Без риза, булышырбыз без сезгә! Куяннар, төлке, бүре төзү материаллары- йомшак зур кубиклар алып килә, төзелеш башлыйлар. ( күңелле көйгә) III. Йомгаклау өлеше Алып- баручы: Хәзер теремкәй якты, зур икән. Әйдәгез әле, яңа теремкәйне котлап биеп алый әле. “Теремкәй” җырлы- биюе Карагыз әле безгә Безнең дус өебезгә. Өстәлебез түгәрәк Без яшибез бергәләп. Тычкан, бака, куянкай, Төлке, бүре, аюкай Терем- терем- теремкәй Теремкәйдә дус яши. Алып баручы: Тамашачылар әкият сезгә ошадымы? Теремкәйдә кемнәр яши? ( рольләрдә уйнаучылар таныштырыла) Дус –тату бердәм булып хезмәт яратканга, анда яшәүче җәнлекләр бик бәхетле икән! Миңа да әкият бик ошады. Артисларыбыз бик матур уйнадылар. Аларга рәхмәт әйтик! ( кул чабулар)   8. Самоанализ. Сезгә тәкъдим ителгән “Теремкәйдә кунакта” тамашасы “Әкиятләр илендә уйный- уйный үсәбез” проектыны йомгаклаучы күңел ачу чарасы. Күңел ачу уртанчылар һәм икенче кечкенәләр катнаш төркеме балалары өчен төзелгән. Кичәдә барлык сөйләшә белгән балалар да катнаша. Әкият тамашасы аларга бик ошады, сценарий аңлаешлы яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән дип саныйм. Бу эшчәнлек аша, балаларның фикерләү дәрәҗәсе, хәтере яхшыра иптәшен тыңларга өйрәнә. Үз алдыма куйган максат, бурычларга ирештем дип уйлыйм. Балалар актив, кыю. Уртанчылар төркемендә йөргән 4 баланың сөйләме кәнәгатьләнерлек, кечкенәләр төркеменән 4 бала да диалогик сөйләмгә кушыла белә.  Эшчәнлек нәтиҗәлелеген күтәрү, максатларыма ирешү өчен театральләштерү алымын кулландым: Сөйләм эшчәнлеген оештыру формаларына  килгәндә, парларда, төркемнәрдә, индивидуаль эшләү булды.    Техник чаралардан файдаланылды.   Һәр бер әкият героена хас, характер үзенчәлегенә туры килгән өчен җыр алынды. Кичә яхшы кәеф тудыручы атмосферада, балаларның активлыгы белән үтсен өчен уңай психологик халәт тудырылды.      Тамашачыны әкияткә алып кереп китү өчен табышмак файдаланылды.   Тәрбияви моментлар да булды( дуслык, хезмәт, бердәмлек көче) Гомумән, бу эшчәнлек аша, балаларның фикерләү дәрәҗәсе, хәтере яхшыра иптәшен тыңларга өйрәнә. Үз алдыма куйган максат, бурычларга ирештем дип уйлыйм.   6. Белем бирү һәм тәрбия эшчәнлеген перспектив планлаштыру төп өлеш в ариатив өлеш Атналык тема Интегральләш терелгән белем бирү өлкәләре Тәрбияче белән балаларның бердәм эшчәнлеге, максатлар Балалар белән эшчәнлек төрләре, эчтәлеге Әти- әниләр белән балаларның бердәм эшчәнлеге Бакча комп. милли рег. комп. 9- 28 ноябрь 1 атна “Без булышабыз” Иҗтимагый- аралашу үсеше Танып белү үсеше; Нәфис- нафәсәти үсеш; Сөйләм үсеше; Физик үсеш Катлаулы булмаган фразаларны куллануда күнектерү, кыргый хайваннарының исемен ныгыту, хәтерне, кабул итү  сәләтен  үстерү. Кушылган эшне төгәл үтәү күнекмәләре, үз теләге буенча уйлап төзергә өйрәтү Төзү детальләрен аеру, атауны( куб, пластина, кирпеч, брусок) ныгыту, курчак киемнәре белән таныштыруны дәвам итү; Балаларга яхшы кәеф, курчаклар, кыргый хайваннарга карата кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү; Уеннар. Бармак сүзле уеннары Хәрәкәтле уеннар: “Үз гаражыңны тап”, “Карусель”. Иҗади сәнгать. Әвәләү: Магазинга үзең теләгән җиләк- җимешне әвәлә” Рәсем. ”Кечкенә гном”. Беркетү. “Зур йорт”. Аралашу. Картина буенча хикәя төзү: ”Әкияти җәнлекләрнең кышкы маҗаралары”( Т. Т. С- 149 бит) Хезмәт. Йорт, койма төзү. Танып белү- эзләнү. Дид. уен: ”Йорт төзү өчен нәрсә кирәк? ” уен күнегүләре: ”Карандашларны тартмага тутыр”, ”Пирамиданың ничә түгәрәге бар? ” “ Кыргый хайваннар» уен күнегүе Музыка. “Бака”  җырын тыңлау, көйгә кушылып хәрәкәтләр ясау Матур әдәбият, фольклор. Хәйдәрнең “Керпе туны”әкиятен уку Әти –әни бал а, берлектә бармак курчаклары ясап алып килүләре “ Теремкәй» рус халык әкиятен уку. Тәрәз төбендә яшелчә –әкият геройлары белән танышу; аларга хас сыйфатларны кабатлау “Теремкәй” иҗади конкурсына катнашу 2 атна ”Өлкәннәргә ярдәм итәбез” Танып белү үсеше; Нәфис- нафәсәти үсеш; Иҗтимагый- аралашу үсеше Сөйләм теле үсеше; Физик үсеш. Өлкәннәргә ярдәмләшү, алар хезмәте белән кызыксыну тәрбияләү; Актив, театр эшчәнлегендә катнашу теләге булган иҗади шәхес тәрбияләү; театр тамашасы күрсәтергә әзерләнү; Әкият геройларының сүзләрен өйрәнү, истә калдыру. Диалогик сөйләм үстерү, сәнгатьле, дөрес итү. Уеннар. “ Куяннар белән төлке ” җырлы уены, ” Магазинда” рольле –сюжетлы уены Хәрәкәтле уеннар: “Куышлы ” Иҗади сәнгать Рәсем. ”Җылы кофта бизибез” Аралашу. Кыш бабай турында хикәя төзү. ( Т. Т. С- 147 бит) Хезмәт. ” Китапларга ярдәм итәбез”уены Танып белү- эзләнү. “Теремкәйдә кунак каршылыйбыз” рольле –сюжетлы уены, Уен күнегүләре: ”Кунаклар сыйлыйбыз” “Бу кайчак була? ” Музыка. “Бака”  җырын тыңлау, көйгә кушылып хәрәкәтләр ясау, ”Теремкәй” җырын өйрәнү; Матур әдәбият, фольклор. М. Фәйзуллинаның “Кыш бабай”шигырен ятлау( “Т. Т. С”- 215 бит) Әкият китаплары карау, уку. Укыган әкиятлэрне искә төшерү. Балаларны бәйрәмгә әзерләу( декорация һәм киемнәр “Теремкәйдә кунакта”күңел ачу тамашасы “Теремкәй”мультф. карау. Коврографта әкиятне куеп карау 7.   Көтелгән нәтиҗәләр: 1. Балалар әкият ләрне кызыксынып тыңлыйлар, сәхнәләштерүдә катнашалар. 2. Балаларның сөйләм байлыгы арта, диалогик сөйләм үсә. 3. Әт и- әни проект нәтиҗәләре  белән  канәгать. 4. Балалар бакчасы һәм г аилә   арасындагы  хезмә тт әшлек, төрле чараларда   аралашу  әдәбен тәрбиялә нә. 9. Проект эшчәнлеге буенча фотоотчет: «Сәяхәтче курчаклар » Нурлыевлар, Сабировлар проекты. Т атар әкиятләре геройлары. Гаяновлар гаиләсе Бармак курчаклары: Галиевлар, Аюповлар, Валиевлар; Кашыкта н курчаклар: Арслановлар гаиләсе; “Өч аю”әкиятенә курчаклар: Гаян овлар гаиләсе; Күләгәле театрга курчаклар: Сабировлар гаиләсе. Коврографта “Теремкәй” әкияте Тәрәзә төбендә “Теремкәй”әкияте “Мавыктыргыч шарлар” бәйләм курчаклар проекты Сафиннар гаиләсеннән Курчак театр ширмасын Гаяновлар гаиләсе ясады Арслановлар гаиләсе өстәл театры эшләде “ Теремкәйдә кунакта ” күңел ачу тамашасына әзерләнәбез. “ Ата- аналар “Әкиятләр илендә уйный- уйный үсәбез” проекты буенча яңалыклар, ”Теремкәй” иҗат конкурсы нәтиҗәләре белән әлеге стендта таныштылар. “Теремкәйдә кунакта” театры тамашасы артислары

«Сәяхәтче курчаклар » Нурлыевлар, С абировлар проекты Татар әкиятләре геройлары. Гаяновлар гаиләсе Бармак курчаклары: Галиевлар, Аюповлар, Валиевлар; Кашыкта н курчаклар: Арслановлар гаиләсе; “Өч аю”әкиятенә курчаклар: Гаян овлар гаиләсе; Күләгәле театрга курчаклар: Сабировлар гаиләсе. Коврографта “Теремкәй” әкияте Тәрәзә төбендә “Теремкәй”әкияте “Мавыктыргыч шарлар” бәйләм курчаклар проекты Сафиннар гаиләсеннән Курчак театр ширмасын Гаяновлар гаиләсе ясады Арслановлар гаиләсе өстәл театры эшләде “ Теремкәйдә кунакта ” күңел ачу тамашасына әзерләнәбез. “ Ата- аналар “Әкиятләр илендә уйный- уйный үсәбез” проекты буенча яңалыклар, ”Теремкәй” иҗат конкурсы нәтиҗәләре белән әлеге стендта таныштылар.

Оставить комментарий: