a2b2.ru
А2Б2 - Образовательный портал
Новости образования от A2B2

Технологическая карта урока в 5 классе "Среднее арифметическое" тат. яз

Автор: Шамсутдинова Альфия Наиловна Опубликовано: 2016-11-02 22:10:07

Документы для скачивания

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы Бәрәзә төп гомуми белем бирү мәктәбе Тема: “ Арифметик урта ”( 5 нче сыйныфта математикадан уздырылган ачык дәрес эшкәртмәсе) Төзеде: I нче квалификацион категорияле математика укытучысы Шәмсетдинова Әлфия Наил кызы 17 март, 2016 ел Тема. Арифметик урт а 17. 03. 2016 Максат Белем бирү: Саннарны ң арифметик уртасы белән таныштыру; арифметик уртаны табарга өйрәтү; , мәсьәлә чиш үдә куллана белү һәм исә пл әү күнекмәләрен камилләштерү. Үстерелешле уку гамәлләре: математик сөйләм телен үстерү; логик фикер йөртү осталыгын камилләштерү; хәтерне үстерү; анализлау, чагыштыру күнекмәләрен ныгыту. Тәрбияви: эш барышында үзеңне әдәпле тоту культурасы тәрбияләү, предметка кызыксыну уяту, профессиялә р турында белемне киңәйтү. Планлаштырган нәтиҗәләр Предмет нәтиҗәләре: Саннарның арифметик уртасы белән таныштыру; мәсьәлә чишүдә куллана белү һәм исәпләү күнекмәләрен камилләштерү. Шәхси нәтиҗәләр: уку материалына кызыксыну уяту, уку эшчәнлеген мотивлаштыру, күршеңә ярдәм итүдә танып- белү инициативасы. Метапредмет нәтиҗәләр: • регулятив УУГ: укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү; дәрестәге гамәлләр эзлеклелеген әйтү; күмәк төзелгән план буенча эшләү; үткәнгә карап, бердәй эш үтәлешенең дөреслеген бәяләү; ясалган хаталарны исәпкә алу һәм эшләрне бәяләүдән соң төзәтмәләр кертү; үз фикереңне дөрес итеп әйтү; • коммуникатив УУГ: үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә һәм башкаларны ишетә- тыңлый белү; мәктәптә аралашу кагыйдәләре турында сөйләшү һәм аны үтәү; • танып- белү УУГ: үзеңнең белем системасында ориентлаша белү; үткәндә өйрәнгәнне укытучы ярдәмендә яңасыннан аера белү; яңа белемнәр табу; дәреслектән, сүзлектән, тормыш тәҗрибәңнән, дәрестә алган мәгълүматлардан файдаланып, сорауларга җавап бирү. Дәрес тибы:  яңа белемнәрне өйрәнү һәм беренчел ныгыту. Дәрес төре:  диалогик- проблемалы. Төп төшенчәләр:  арифметик урта Пространство оештыру:  фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эш, парларда эш. Материал:  Математика дәреслеге. Авторлары – Н. Я. Виленкин һ. б. Җиһазлау:   PowerPoint презентациясе, компьютер, проектор Дәрес картасы Дәрес этаплары Укучы эшчәнлеге Укытучы эшчәнлеге Дәрескә материал УУГ 1. Оештыру өлеше максат: укучыларны уку хезмәтенә хәзерләү Балаларның игътибарын дәрескә туплау Дәрестә утыру кагыйдәләрен искә төшерәләр. Дәрескә кирәкле әсбапны әзерлиләр. Технологик карта белән танышалар Укучы л арны сәламли һәм эшкә әзерли. Технологик карта белән таныштыра- Исәнмесез, укучылар! - Исәнмесез! 2 нче слайд- Кәефләрегез әйбәтме? “Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, - диләр. Әйдәгез әле, бер- беребезне яңа көн белән котлыйк. Сезнең алда технологик карталар ята. Сез бүген шул битләрдә эшләрсез. Исем, фамилияләрегезне язып куегыз. КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү; ШУУГ: үзмаксат кую 2. Актуал ь ләштерү Максат: телдән исәпләү күнекмәләрен булдыру Телдән исәплиләр. Биремнәрнең дөреслеген тактада тикшерәләр. Сорауларга җавап бирә ләр Гади һәм унарлы вакланмалар белән гамәлләр: кушу, алу, тапкырлау, бүлү Арифметика Саннар белән гамәлләр Кушылучылар, сумма Бүлү, тапкырлау, алу Бүленүче, бүлүче, өлеш Укучыларның игътибарын туплый һәм телдән исәпләүне ныгыту максатыннан, фронталь эш оештыра. - Яңа белем күнекмәләрне телдән исәпләүдән башка күз алдына китереп булмый. – Әйдәгез әле, укучылар, телдән исәпләп алыйк. ТАЙМД РАУНД РОБИН 2 мин вакыт бирелә 3, 4 нче слайд. Телдән эш. 3, 6+ 0, 4= 9, 1 – 7, 07= 5: 0, 2= 2, 7* 0, 3= 1, 7: 0, 01= Дөрес( + ) , дөрес түгел( - ) Йөзенче өлешкә кадәр түгәрәкләргә, 2 мин вакыт бирелә. 3, 7259 ≈ 3, 73 0, 894 ≈ 0, 9 7, 099 ≈ 7, 10 6, 551 ≈ 6, 55 0, 285 ≈ о, 28- узган дәресләрдә без нинди темалар өйрәндек? - Укучылар, без телдән исәпләгәндә нинди гамәлләр кулландык. Ә алар нинди гамәлләр була? ( Арифметика) - Арифметика нәрсә өйрәнә? - Яхшы! Без бүген арифметика белән шөгыльләнүне дәвам итәрбез, ә яңа тема белән танышырга безгә мәсьәлә( 5 нче слайд) ярдәм итәр. Алсуда 14 конфет, Кадриядә 9 конфет, ә Саниядә 10 конфет бар. Әгәр барлык конфетларны кызларга тигез итеп бүлеп бирсәк, һәр кызга ничә конфет тияр? - Ничек табарбыз? - Икенче гамәлдә нишлибез? - К ушу элементларын әйтегез? - Тагын нинди гамәлләр беләсез? - Бүлү элементларын әйтегез? РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу; КУУГ: тыйлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу 3. Яңа тема өйрәнүгә хәзерләнү Максат: дәрестә яңа мәгълүмат үзләштерүгә хәзерләнү, фикерләү осталыгын үстерү Проблема чишкәндә, үз фикерләрен дәлиллиләр. Дәреснең тем асын ачыклыйлар. Таблица тутыралар. Уртача бәя Санның уртасы Проблемалы сорауларны чишкәндә һәм дәреснең темасын ачыклаганда, тиешле юнәлеш бирә- Укучылар, т агын нәрсәләр уртача була? - “У ртача ”сүзе белән сүзтезмәләр уйлагыз. - Ә математикада “уртача” нәрсә табып була? ( сан) - Дөресе “Саннарның арифметик уртасы” була. Теманы языгыз( 1 нче слайд) - Арифметик урта турында нәрсәләр беләсез? - Нәрсә белергә телисез? Бу безнең максат булыр. 6 нче слайд Беләм Белергә телим Белдем 4. Яңа белем, күнекмәләрне формалаштыру Максат: элек үзләштерелгән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеген булдыру, яңа белемнәр үзләштерүне оештыру һәм белемнәрне үзләштерүгә юнәлеш бирү; килеп туган проблеманы анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү Дәреснең планын бергәләп төзиләр Фикер алышуда катнашалар Җавапларны дәлиллиләр Проблемалы сорауларга җавап бирәләр Тех нологик картада №1, 2, 3 нче биремнәрне эшлиләр Алгоритм “Барлык саннарның суммасын табарга” “Кушылучылар санын табарга” “Сумманы кушылучылар санына бүләргә” Укучыларны проблема лы сорауларга җавап бирүгә этәрә. Фронталь эшне оештыра- Ә н әрсә соң ул санның арифметик уртасы? Сез ничек уйлыйсыз? Әйдәгез, үзегез аңлаганча бирелгән расламалардан җавапны сайлап алыгыз. 7 нче слайд 1 бирем 1) Саннарның арифметик уртасы- ул барлык саннарның суммасы; 2) Саннарның арифметик уртасы- ул уртада торучы сан; 3) Саннарның арифметик уртасы- ул берничә санның суммасын аларның санына бүлүдән килеп чыккан сан- Билгеләмәне дөрес формалаштыру өчен мәсь әлә чишик әле. Башта план төзегез. 2 бирем. Мәсьәлә 8 нче слайд Әни кибеттән 6 фломастер, 14 төсле карандаш һәм 4 төрле гуашь алып кайтты. Апа, абый һәм мин аларны бертигез итеп бүлештек һәм рәсемнәр ясадык. Һәрберебезгә ничәшәр гуашь, фломастер һәм карандаш тияр? ( 6+ 14+ 4) : 3= 8( шт. ) - Ә нигә сез 3 кә бүлдегез, шартта ул сан турында әйтелмәгән. Ул сан нәрсәне белдерә? Нәтиҗә: Без өч санның арифметик уртасын таптык. Алгоритм ны сөйләгез. - Ә хәзер өч расламага әйләнеп кайтыйк. Кайсысы дөрес икән? бирем. Кагыйдә. 9 нчы слайд РЕЛЛИ РОБИН- Кагыйдәне чираттан бер- берегезгә сөйләгез. РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу; КУУГ: тыйлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу КУУГ: Арифметик уртаны таба белү нигә кирәк? Физкульминутка Мин сезгә әйтемнәр укыйм. Мин укыган әйтем дөрес булса, иелеп чәчәк өзеп алабыз, дөрес булмаса, аякны тыпырдатабыз. Башладыкмы? - Башладык. 3, 5 –натураль сан( дөрес түгел) 0, 15- унарлы вакланма( дөрес) Математика җөмлә төзелешен өйрәнә торган фән. ( дөрес түгел) Без Африкада яшибез. ( дөрес түгел) 2, 4, 3 саннарының арифметик уртасы 3 була( дөрес) Квадрат ул турыпочмаклык. ( дөрес) Безнең ил Австралиядән кечерәк. ( дөрес түгел) 1 0 нчы слайд 5. Беренчел ныгыту Максат: күнегүләр башкарып, белемнәрне ныгыту мөмкинлеге булдыру Гамәли эш. Укучылар алгоритм кулланып технологик картада №4 нче биремне эшлиләр. 1 укучы тактада эшли Аңларга ярдәм итә Дәреслектән №1497 не тактада һәм дәфтәрдә эшлиләр. 11 нче слайд Җаваплар: А) 70, 95; б) 0, 2; в) 1, 225; г) 6, 7 КУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү 6. Практик кулланышы Статистик профессиясе турында укытучы сөйли. Укучылар тыңлый. 7. Мөстәкыйль эш. Эталон буенча тикшереп, мөстәкыйль куллану мөмкинлеге булдыру Яңа белемнәрне кулла нып, мөстәкыйль 1, 2 вариантта технологик картада № 5 нче биремне эшлиләр Үзбәя куялар. Үзара тикшерәләр( парларла эш) Яңа белемнәрне кулла нып, мөстәкыйль эшләүне оештыра. Үзтикшерү һәм үзбәяләүне оештыра СИМАЛТИНУС РЕЛЛИ ТЕЙБЛ 12 нче слайд В. I В. II 1. Саннарның арифметик уртасын табыгыз: 70, 6 и 71, 3 65, 7 и 62, 4 2. Саннарның арифметик у ртасын табыгыз һәм унынчы өлешләргә кадәр түгәрәкләгез: 84, 32; 84, 47; 84, 56; 84, 68 92, 34; 92, 45; 92, 28; 92, 64 3. Әгәр уртача балы 5, 1 дән ким булмаса, фигуралы шуу буенча спортс менка икенче этапка уза ала. Әгә р баллар ы түбәндәгечә булса, ул икенче этапка уза алырмы? 5, 2; 5, 1; 4, 7; 5, 1; 4, 9 5, 4; 4, 8; 4, 9; 4, 8; 5, 1; а) әйе б) юк а) әйе б) юк ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне белү- белмәү чикләрен чамалау; ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү; РУГГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү; КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү 8. Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү; үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү. Укытучы сорауларына җавап бирәләр Дәрестә нәрсәләр өйрәнүләре, нәрсәләр белүләре, булдыра алулары турында сөйлиләр. Үзара билге куялар. Рефлексияне оештыра. Укучыларның үзләренә билге куюны оештыра- Таблицага күз салыйк әле. Без бүгенге дәрестә нәрсә белергә теләдек? Нәрсә белдек? Нинди яңалык алдык? ( арифметик урта) . - Барлык сорауларга да җавап табылдыма? - Әйдәгез тагын билгеләмәне кабатлап алыйк. ШУУГ: үз уңыш һәм уңышсызларының сәбәпләре турында фикер йөртү; РУУГ: үз эшчәнлекне контрольгә алу. 9. Өйгә эш Максат: укучыларның белемнәрен үстерүгә юнәлтелгән өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату, өй эшен дөрес башкару Укучылар игътибар белән тыңлыйлар Индивидуаль өй эше алалар Өй эшен аңлатып бирә 14 нче слайд Дәреслектән: п. 38, 226 бит – кагыйдә өйрәнергә, сайт а2в2 № 1524, 1525 Ө ст әмә Гаиләдәге кешеләрнең уртача яшен исә пл әргә.

Оставить комментарий: