a2b2.ru
А2Б2 - Образовательный портал
Новости образования от A2B2

Үсеш бирүче тирәлек-балаларга хезмәт тәрбиясе бирү чарасы.

Автор: Садыкова Раиля Ренатовна Опубликовано: 2016-02-01 23:49:12

Үсеш бирүче тирәлек-балаларга хезмәт тәрбиясе бирү чарасы.

 

   Хезмәт тәрбиясенең төп бурычы булып-балаларда хезмәткә карата дөрес караш тәрбияләү тора. Ул үз чиратында эшчәнлекне баларның уен,шөгыль,яшь үзенчәлекләрен исәптә тотып алып барган очракта гына нәтиҗә бирә.

   Балаларда хезмәткә карата яхшы караш тәрбияләү өчен,аларны максат куярга шул максатка ирешү юлларын табарга, куйган максатның нәтиҗәсен күрергә өйрәтергә кирәк.

   Баланың хезмәт эшчәнлегендә, үзенең иҗади активлыгы зур урын алып тора: башта эшчәнлекне уйлау,кирәкле җиһазларны туплау,макксатка ирешү өчен билгеле авырлыкларны җиңеп чыгу.

   Алдан планлаштырып кую тәрбияче ярдәмендә тормышка ашырыла. Тәрбияче аның хезмәт барышына караганда азрак вакыт алып торуын исәптә тотарга тиеш.

   Гади планлаштыруны 5-7 яшьлек балалар үзләре башкара алалар. Эшчәнлекне планлаштыру эзлекле рәвештә,гади эәчәнлекләрне логик эзлеклелектә алып барган очракта барлыкка килә. Башта ул балаларга авыр бирелә. Кече яшьтәге балалар белән дә моны эзлекле рәвештә режим моментларда алып барырга мумкин.

    Мисал өчен урамга чыгар алдыннан,бүлмәне тәртипкә китерү. Башта тәрбияче балаларга урындкларны алып куярга, соңыннан уенчыкларны җыярга куша. Юынганда башта юешләнмәс өчен җиңне сызганырга аннары кулны юарга,кулны югач кына чиста куллар белән битне юарга.һ.б.

   Шулай итеп балалар хезмәтенең эзлеклелеге тәрбияче ярдәмендә тормышка ашырылы. Шушы элементар кагыйдәләрне үтәгәннән сөң балалар, уртанчылар һәм зурлар төркемендә, катлаулырак хезмәт төрләрен планлаштырырга өйрәнәләр.

   Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның хезмәт төрләре 4:

  Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның хезмәт тәрбиясенең бурычлары “Балалар бакчасында белем һәм тәрбия бирү программасы” Васильева, Гербова, Комарова га нигезләнеп алып барыла.

Хезмәтне оештыруга төрле шартлар тудырырга кирәк.

   Балаларда хезмәт күнекмәләре формалаштыру өчен балаларны хезмәт тәрбиясе бурычларына системалы алып кереп китәргә кирәк.

     Тәрбияче балалар хезмәтен 3 топ формада оештырырга тиеш:поручениеләр,индивидуаль һәм күмәк эшчәнлек.

 

 

6-7 яшьлек балаларның психик үсешенең яшь үзенчәлекләре.

 Сюжетлы – рольле уеннарда җиденче яшькә чыккан балалар өлкәннәрнең әһәмиятле тормыш вакыйгаларын чагылдыручы катлаулы мөнәсәбәтләрен үзләштерә башлыйлар. Мәсәлән туй, бала туу, авыру, эшкә урнашу һ.б.

    Уенэлементлары катлаулана, олы кешегә һәрвакытта да ачылып бетми торган мәгънә ала.Уен пространствосы катлаулана. Анда берничә үзәк булып һәркайсының үз сюңет сызыгы була.Шул ук вакытта балалар бергә уйнаган иптәшләренең үз – үзләрен тотышын барлык уен пространствосы буйлап күздән ычкындырмаска һәм кирәк вакытта уенның урынына бәйле рәвештә үзгәртергә сәләтлеләр.Мәсәлән,бала кибетчегә сатып алучы буларак кына түгел, ә сатып алучы әни яки сатып алучы шафер буларак мөрәҗәгать итә. Рольне башкару рәвеше рольнең үзе белән генә түгел,ә бу рольнең уен пространствосындагы урыны белән дә билгеләнә.Мәсәлән, автобус йөртүче ролендә бала пссажирлар өстеннән командалык итә һәм шул ук вакытта ЮХИДИ инспекторына буйсына. Әгәр дә уен логикасы яңа роль барлыкка килүен тәлап итсә, бала, уен барышында үз ролен склаган хәлдә, яңа рольне үз өстенә алырга мөмкин. Балалар теге яки бу уенчының ролен ничек башкаруына аңлатма бирә алалар.

    Балаларның сынлы сәнгать эшчәнлегендә әйләнә – тирә тормыштан һәм әдәби әсәрләрдән алып сүрәтләнгән образлары катлаулана бара. Рәсемнәр детальләшкәнрәк характер ала, аларның буяулар гаммасы байый. Кызлар һәм малайлар рәсемнәреарасындагы аермалык күзгә ташлана. Малайлар бик теләп техника, аләм, сугыш хәрәкәтләре һ.б. ясыйлар. Кызлар гадәттә хатын – кыз образларын сүрәтлиләр: принцессалар, балериналар, модельләр һәм башкалар. Еш кына көнкүреш сюжетлары да очрый: әнисе һәм кызы, бүлмә күренеше һ. б. Педагогик яктан дөрес якын килгән, балаларда сынлы сәнгать өлкәсендә иҗади сәләт формалаштырырга мөмкин.

    Кеше сүрәте тагын да детальләшкән һәм пропорциональ була бара. Күзләр,авыз, борын, кашлар, ияк ясала, кул бармаклары да барлыкка килә. Киемнәре төрле детальләр белән бизәлергә мөмкин.

    Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары төзү материалларынан конструкөияләрне шактый югары дәрәҗәдә үзләштерәләр. Алар сүрәтләрне, шулай ук корылмаларны анализлауның гомуми алымнарын ирке үзләштерәләр, аерым детальләрнең төп конструктив үзенчәлекләрен анализлап кына калмыйлача, күләмле таныш предметлар белән охшатып, аларның формасын да билгели алалар. Ирекле корылмалар симметрияле һәм пропорциональ була башлый, аларны төзү күреп ориентлашу нигезендә трмышка ашырыла. Балалар корылманың нинди эзлеклелектә төзеләчәген һәм аның өчен нинди материал кирәк буласын бик яхшы күзаллыйлар һәм үзләр уйлап чыгарып яки уенның шарты буенча шактый катлаулы корылмалары төзи алалар.

    Бу яшьтә  балалар инде кәгазь битен бөкләүнең катлаулы формаларын үзләштерә һәм үз формаларын уйлап чыгаралар, ләкин моның өчкен аларны махсус өйрәтергә кирәк. Эшчәнлекнең бу төре балаларның тирә – юньне күзаллауларын тирәнәйтү өчен бик зур әһәмияткә ия.

    Табигый материалдан конструкцияләү катлаулана. Балалар алдан уйлап, төрле мөнәсәбәҗләрне чагылдырган, кеше һәм хайван фигуралары кергән бербөтен композицияләр төзиләр.

    Кабул итү сәләте үсә, ләкин балалар һәрвакытта да әйбернең берничә төрле билгесен берьюлы исәпкә алып бетерә алмыйлар. Образлы фикерләү сәләте үсә, ләкин үлчәм мөнәсәбәтләрен кабаттан торгызу бала өчен авырлык тудыра. Моны тикшереп карыйк. Балаларга төрле урында 9 нокта ясалган үрнәккә яңадан ясарга кушабыз. Кагыйдә буларак, балалар рәсемендәге нокталар, рәсемнәрне бер – берсе өстенә салганда, үрнәктәге нокталар белән туры килми.

     Гомумиләштерү һәм фикер йөртү күнекмәләре үсү дәвам итә, ләкин алар күп очракта ситуациянең күрсәтмә билгеләре белән чикләнәләр.

    Уйлап чыгару сәлте дә үсә, ләкин бу зурлар төркеме белән чагыштырганда, шактый түбән. Моны төрле йогынтылар белән, бигршк тә балаларның образларын бертөрлегә әйләндерүче массакүләм мәгълүмат чаралары йогынтысы белән аңлатырга була.

    Балаларның игътибарлылыгы арта бара. Алар кайбер эшчәнлек вакытында 30 ар минут игътибарларын туплап утыра алалар.

    Балаларның сөйлдәме, аның аваз ягы, грамматик төзелеше, лексикасы үсә. Бәйләнешле сөйләмнәре дә шомара. Сөйләмнең бу яшьтә формалаша торган гомумиләштерү характеры да чагыла.Балалар актив рәвештә гомумиләштерүче исемнәр, синонимнар, антонимнар, сыйфатлар һәм башкалар куллана башлыйлар. Дөрес оештырылган белем бирү процессы нәтиҗәсендә балаларда диалогик сөйләм һәм монологик сөйләмнең кайбер төрләе үсә.

    Мәктәпкә хәзерлек төркемендә мәктәпкәчә яшь чоры тәмамлана. Балалар кешелек культурасының аерылгысыз өлеше булган әйберләр дөньясы белән танышалар; кешеләр белән позитив аралаашу формаларын үзләштерәләр; укучы позиөиясе формалаша.Мәктәпкәчә яшьнең ахырына бала шактый югары дәрәҗәдәге танып белүчәнлеккә һәм шәхес буларак үсешкә ия була. Бу сыйфатлар аның киләчәктә мәктәптә уңышлы укуын тәэмин итә.

 

 

 

Оставить комментарий: