2-3 яшьлек балаланың психик үсешенең яшь үзенчәлекләре.
2-3 яшьлек балаларның психик үсешенең яшь үзенчәлекләре.
2 - 3 яшьлек балаларның психик үсешенең яшь үзенчәлекләре.
Өченче яшьтә балалар мөстәкыль була башлыйлар. Предмедлы эшчәнлек, бала беләен өлкәннәрнең ситуатив – эшлекле аралашулары үсә бара,кабул итү чәнлекләре, сөйләм, үз-үзлзрен ирекле тотуның башлангыч формалары, уеннар, күрсәтмәле-тәэсирле фикер йөртүләре камилләшә.
Предметлы эшчәнлек үсеше төрле предметлар белән культурлы эш итү ысулларын үзләштерүгә бәйле.Мөнәсәбәттәш һәм кораллы эш-гамәлләр үсә.
Охшарга тырышу обьекты сыйфатында һәм шулай ук балаларның үз активлыгын да үстерүче үрнәк итеп олылар тәкъдим иткән модель нигезендә, кораллы эш-гамәлләр табигый активлыкны, белем һәм күнекмәләр ярдәмендә барлыкка килүче (культуралы) активлыкка үзгәртеп,баланың ирекле тәртибен үстерәләр.
Олылыар белән уртак предмет эшчәнлеге барышында сөйләмне аңлау үсә. Сүз ситуациядән аерыла һәм мөстәкыйль мәгънә ала бара. Балалар үзләрен әйләндереп алган предмет исемнәрен үзләштерүләрен дәвам итәләр, олыларның гади сүз белән белдергән үтенечләрен үтәргә өйрәнәләр.Бала аңлый торган сүзләр саны шактый арта. Бала олыларның күрсәтмәләрен генә түгел,ә аларның хикәяләүләрен дә аңлый башлый.Моңа бәйле рәвештә олыларның мөрәҗәгате нигезендэ балаларның тәртипләрен көйләү камилләшә.
Балаларның актив сөйләме интенсив үсә. 3 яшькә алар төп грамматик структураларны үзәштерәләр, гади җөмләләр тозергэ тырышалар,өлкәннәр белэн сөйләшкәндә барлык сүз төркемнәрен дә диярлек кулланалар. Актив сүзлек якынча 1000-1500 сүзгә җитә. 3 яшь туларак сөйләм балалның яшьтәшләре белән аралашу чарасына әйләнә. Бу яшьтә балаларда уен, рәсем ясау, конструкцияләр кебек яңа эшчәнлек төрләре формалаша.
Уен процессуаль характер ала, анда иң мөһиме-эш хәрәкәтләр. Балалар чын барлыкка якынлаштырылган уен предметлары белән уйныйлар. 3 нче яшьнең урталарында бер предметны икенчесе белән алыштырып уйнау күнекмәләре барлыкка килә.
Сурәтләү эшчәнлеге барлыкка килү баланың ниндидер предметны сүрәтләргә теләген белдерергә сәләтле булуы белән аңлатыла. Гадәттә бу кешене “башаяк” формасында (әйләнә һәм аннан китүче сызыклар) сүрәтләү.
3 нче яшьтә күрү һәм ишетү сәләте камилләшә. Бу балаларга кайбер биремнәрне хатасыз үтәргә мөикинлек бирә: 2-3 предметны формасы, зурлыгы һәм төсе буенча сайлап алу, көйләрне аеру,җырлау.
Ишетеп зиһенгә алу сәләте, бигрәк тә фонематик ишетү камилләшә. 3 яшькә балалар туган телнең барлык авазларын беләләр, тик аларны бик нык бозып әйтәләр.
Күрсәтмәле тәэсирле форма фикерләүнең төп формасы булып тора. Аның үзенчәлеге шунда: бала тормышында килеп чыккан проблемалы ситуацияләр предметлар белән реаль эшчәнлек ярләмендә хәл ителәләр.
Бу яшьтәге балаларга уй-фикерләрне аңлап бетермичә әйтү, импульсивлык, хисләр һәм теләкләренең ситуацияләрдән бәйле булуы характерлы. Балалар яшьтәшләренең эмоциональ хәләтенә бик җиңел биреләләр. Шулай да бу чорда балада ирекле тәртип формалаша башлый. Ул кораллы эш гамәлләр һәм сөйләм үсеше белән аңлатыла. Балаларда горурлык һәм оялу хисләре барлыкка килә, исем һәм җенси тәңгәллек белән бәйләнешле үзаң элементлары формалаша башлый.
Иң кече яшьтәгеләр чоры 3 яшьлекләр кризисы белән тәмамлана. Бала үзенең олылардан аерылып торучы аерым кеше икәнлеген аңлый башлый. Анда Мин образы формалаша.
Кризис күп кенә тискәре күренешләргә сәбәпче була: нигативлык, кирелек,еш кына өлкәннәр белә мөнәсәбәтләрнең бозылуы һ.б. Крисис берничә айдан 2 елга кадәр сузылырга мөмкин.