a2b2.ru
А2Б2 - Образовательный портал
Новости образования от A2B2

Баланы тыңлата белергә кирәк.

Автор: Садыкова Раиля Ренатовна Опубликовано: 2016-02-02 00:58:04

Баланы тыңлата белергә кирәк.

   Идеаль дәрәҗәдә тыңлаучы балалар буламы икән? Бәлки, буладыр, әмма алар идеаль әти-әниләр кебек үк бик-бик сирәк очрыйлардыр.

   Бала-чаганың сүз тыңламавы,беренче чиратта һәммәбезгә мәгълүм үсеш чоры кризислары белән дә бәйле була. Без барыбыз да яшүсмерлек чорының(12 яшьән 15яшькә кадәр) катлаулы  булуын турында  ишетеп беләбез. Хәзерге вакытта бу чор 2 яшькә алга күчерелде. Ләкин чынбарыкта бала җормышында мондый кризислар ешырак килеп чыга.Мәәлән баланың дөньяга килгән чоры шундый кризисларның берсе санала. Ике яшьтә балага мөстәкыйльлеккә омтылу хас булаюКәефе генә түгел теләкләре дә капма-каршы үзгәреп тора.Әти-әнигә бала капризлана иркәләнә кебек тоелырга мөмкин.Ләкин бу үсеш стадиясе.Шуңа күрә бала тибенә-тибенә елаганда,әти –әнинең борчылмыйча тынычлык саклап кала алуы мөһим.Бала бит чын барлыкта ирек эзләми.Ул үзенә ниләр рөхсәт ителгәнен ачыкларга тырыша.Мисал өчен бакчадан кайтып килгәндә бала сезне икенче якка тарта икән: “Йортны бер әйләнеп киләбез дә керәбез” –дип маршрутны башта ук тәгаенлап куегыз.Әгәр аның шуннан соң да сәфәрне дәвам итәсе килсә “Без бер генә тапкыр дип сөйләшкән идек бит” дип маршрутны исенә төшерегез. Бала киреләнүен дәвам итсә аны күтәреп булса да алып кереп еитәргә кирәк. Ашарга чакырган да да балага бергенә мәртәбә әйтергә киңәш ителә. Аннары кулыннан җитәкләп өстәл янына алып килегез.әни кеше бала мине тыңларга тиеш дип санаган очракта,бала сездәгн шушы ышаныч хисен тоймый калмаячак.Ә баладагы кирелек,тискәрелек вакытлы күренеш кенә ул.

     Сүз тыңламау,киреләнүгә баланың эчке канәгатьсезлеге дә сәбәп булырга мөмкин. Мисал өчен бала көн туса сугышып кайта икә, бу әле аның тәртибе найчар дигән сүз түгел.бала шул рәвешле әти-әнисенең игътибарын җәлеп итәргә тели. Әгәр баланың проблемасын үз вакытында аңлап, аны чишәргә ярдәм итүче булса, баланың үз-үзен тотышы төзәлергзә дә мөмкин. Бала үсеп киткәч, гадәттә үзен-үзе раслау нияте белән,сүз тыңламауны афишалый, шул ук вакытта бу аның әти-әнисенең даими контроленә карата протесты да булырга мөмкин. Шуңа күрә вакыт узу белән  баланың бурычларын гына түгел, хокукларын да арттырырга киңәш ителә.

      Баланың үзен найчар тотуына еш кына әти әниләр үзләре дә сәбәпче була.Игътибар иткәнегез бардыр балалар арасында киреләнергә яратучылар да, чагыштырмача тынычлар да очрый. Шул ук вакытта бер үк бала өлкәннәрнең берсе белән үзен найчар тотарга, икенчесенең исә авызына гына карап торырга да бик мөмкин. Эш шунда: сабый,кагыйдә буларак, үзен куя, ягъни тыңлата белмәгән кешене тыңламый икән. Әгәр әти-әниләрнең тәләпләре көн дә үзгәреп тормый, әгәр алар нәрсә яраганын, нәрсәнең ярамаганын төгәл беләләр һәм бер-берсенең сүзенә каршы килмиләр икән, бала алар сүзен, һичшиксез, тыңлаячак. Ә бала-чаганың тыңламавына еш кына өлкәннәрдәге эзлексезлек. Бер-берсенең сүзен бетереп ташлау, тәрбия стильләренең төрлелеге сәбәп була. Бала- чага әти – әнисен үзара конфликтлардан аралау өчен дә үзен найчар тотарга мөмкин.

     Әгәр өлкәннәрнең таләп-кагыйдәләре кәефләренең нинди булуына карап үзгәрә, әгәр алар кич рөхсәт иткәнне иртән тыярга ярата икән, балада невроз башлануы ихтимал. Нәтиҗәдә, ул һәр уңайлы очракта ике арадагы килешмәүчәнлекне үз файдасына борырга тырышачак.Беренче карашка, моның бернинди найчарлыгы юк кебек тоелырга мөмкин. Мисал өчен, бала матур итеп сездән туңдырма, яисә тагын аз гына сездән йөреп керергә рөхсәт сорый икән.аны кире кагу кыен. Хәтта йоклар вакыт инде күптән җиткән булса да. Бу очракта принцепиальлек күрсәтергә, юк, дип әйтәсез икән, кабул иткән карарыгызны үзгәртмәскә кирәк.

Әти – әниләр өчен кагыйдәләр.

      Бала сүзегезне тыңласын дисәгез:

  • Аның капризларына игътибар итмәгез;
  • Бу хакта бертуктамый сөйләп тормагыз;
  • Ике яшьтән соң бала янында аны тәнкыйтьләп сөйләмәгез;
  • Ә иң мөһиме: үзегезне һәрвакыт контрольдә тотыгыз.

   Әгәр бала әнисен тыңламый икән, димәк,әни кеше үзен куя белми, әбисен тыңламый икән,әби ялгыша.

 

 

Оставить комментарий: