Сценарии к праздникам
Документы для скачивания
Я ңа ел с ц енарие “Кар әби кунакта”( младшая группа) Вед. : Балалар, әйтегез әле, без бүген нинди бәйрәмгә җыелдык? . . . Әйе, чыршы бәйрәменә, яңа ел бәйрәменә җыелдык. Менә карагыз әле, бүлмәбез дә ничек ямьле бүген, чыршыбыз да ничек матур бизәлгән! Әйдәгез, чыршы турында- гы җырыбызны җырлыйк әле. ( җыр “Чыршыкай”. Елап, Кар кызы керә) Кар кызы: Кайда төшереп куйдым икән мин аны? Инде Кыш бабайга ни әйтермен? ( эзләнә) Вед. : Исәнме, Кар кызы! Ни булды, нигә елыйсың? Кар кызы: Исәнмесез. Миңа Кыш бабай тылсымлы кыңгырау биргән иде, югалтма, дигән иде. Ә мин аны югалттым. Чыршының утларын да кабызып булмый бит ул кыңгыраудан башка! Вед: Кайгырма, Кар кызы. Берәр кайда төшеп калгандыр. Безнең балалар хәзер табып бирәләр аны сиңа, әйеме, балалар? Әйдәгез, Кар кызының кыңгыравын эзлик әле. ( эзлиләр, табалар) Кар кызы: Ай рәхмәт сезгә, балалар, бик сөендердегез. Инде чыршыгызның утларын да кабызырга була. ( кыңгырауны шалтырата, ут кабына. Ишек шакып Кар әби керә) Кар әби: Исәннәрмесез барчагыз да! Вед. : Исәнме, Кар әби! Балалар, Кар әбие белән исәнләшик. Кар әби: Менә, кыңгырау тавышын ишетеп килдем әле. Кыш бабай әйтеп җибәргән иде: кайда кыңгырау тавышы ишетәсең, шунда бар, дигән иде. Кыш бабай сезгә менә хат җибәрде( хатны ача, укый) Вед. : Алай икән, Кыш бабай бүген килеп җитә алмый икән, алайса. Ә бит безнең балалар бәйрәмгә шигырьләр ятлаганнар иде, биюләр өйрәнгәннәр иде. Алай булгач, җырларны – биюләрне Кар әбие белән Кар кызына күрсәтәбез, шулаймы, балалар? ( шигырьләр, биюләр) Кар кызы: Балалар, минем кыңгырау белән уйный торган, бик кызыклы уеным бар. Әйдәгез, шуны уйнап алыйк. ( “Кыңгырау” уены) Вед. : Балалар, менә безгә Кар әбие белән Кар кызы кунакка килделәр. Без аларга биеп күрсәттек, ә аларны биетмәдек бит. Әйдәгез, алар белән бергә биеп алыйк әле. ( җырлы- бию “Кыш бабай килгән”. Чыршы тирәли җырлар) Кар әби: Рәхмәт сезгә, балалар. Бик күңелле уйнадык, биедек, җырладык. Инде миңа китәргә вакыт, мин бит җылы җирдә озак тора алмыйм, эреп китәм. Минем сезгә күчтәнәчләрем бар иде, сезне сыйлыйсым килә. Киләсе елга тагын да матур- матур биюләр өйрәнегез, акыллы булып үсегез, таза булыгыз. Әйдәле, Кар кызы, күчтәнәчләрне таратыйк. ( күчтәнәч тараталар) Барчагызны бәйрәм белән! Сау булыгыз! ( чыгалар) Яңа ел с ц енарие “Яңа ел маҗаралары”( старшая группа) Вед. : ( балалар белән елканы карау) Карагыз әле, балалар, ничек матур бизәлгән бу чыршы! Ул аның уенчыклары! Ул аның елтыравыклары! Кәнфитләр дә эленгән монда, ә нинди тәмле ис килә чыршыдан! Нинди матур бу чыршы! Елык- елык килә ул! Бергәләшеп бүген монда Бергә: Каршылыйбыз Яңа ел! Балалар, без елның хәр вакытын көтеп, сагынып алабыз, шулай бит! Яз җиткәч, агачлар яшелләнә, кошлар кайта. Җәйне дә бик яратабыз, чөнки яланаяк йөрергә, су коенырга була. Көзне дә сагынабыз, чөнки барлык җиләк җимешләр өлгерә. Ә менә кышны сез ни өчен яратасыз? ( җаваплар: тау шуарга, чаңгыда йөрергә, карда аунарга була. Чыршы бәйрәме була, Кыш бабай килә, бүләкләр тарата) Әйе, Яңа ел бәйрәме – иң көтеп алганы, яраткан бәйрәм. Шуңа күрә дә бөтен кеше чыршы бизи. Ә менә сез беләсез микән, чыршыны нәрсәләр белән бизиләр? ( уен “Әйе – юк дияргә”) : Матур уенчыклар – зур урындыклар Тәмле кәнфитләр – калын дәфтәрләр Гирлянда утлары – колхоз атлары Матур шариклар – тирән тазиклар Төсле лампочкалар – мунча ташлар Молодцы! Беләсез икән! Әйдәгез, шушы матур чыршы тирәли җырлап алыйк әле. ( баянны алганда идәнгә көзге төшә) : Ай, нәрсәдер төште! Карагыз әле: бу бит тылсымлы көзгегә охшаган! Тикшереп карыйк әле: Көзге, көзге, безгә дөресен әйт әле, Кыш бабай әле ерак микән, безгә инде килә микән? Көзге тавышы: Урманда каты буран булды, юлны тирән кар каплады. Кыш бабай бәлагә очрады: аны явызлар йоклаттылар. Кыш бабай монда килә алмый. Вед. : Нишлибез инде, балалар, Кыш бабайсыз бәйрәм булмый бит ул! Әллә Кар кызын булса да чакырып карыйбызмы? ( чакыралар. Кар кызы керә) Кар кызы: Ай нинди ям ь ле монда! Исәнмесез барчагыз да! Мине чакырган идегезме, ә Кыш бабай килмәдемени әле? Вед. : Кыш бабай бәлагә тарыган, явызлар кулына эләккән, монда килә алмый. Аны ничек коткарырга икән дип, сине чакырдык. Кар кызы: Явызлар кулына эләккәч, алайса аны әкиятләрдән эзләргә кирәк. Ә әкияткә эләгер өчен безгә Убырлы әбине чакырырга кирәк, ул белә, ничек әкияткә керергә. Хәзер шалтыратам мин аңа. ( телефонын алып колагына куя) ( рупордан кычкырып Убырлы керә) : Турагентство приглашает! Тиздән кышкы каникуллар башлана, сәяхәткә чыгарга вакыт! Рәхим итегез! Менә үземнең агенствоны ачтым әле. ( тамашачыларны күрә) : Ә сез нәрсә утырасыз монда? Килегез, язылыгыз, билетлар алыгыз: туда и обратно 1000 доллар гына! Себеркегә атланып очарсыз; кая телисез: Испания, Гре ция, Париж? Турцияг ә билет юк, анысын сорамагыз. ( телефоны шалтырый) : Алло? Тыңлыйм( тыңлап тора) . Аңладым, хәзер киләм. ( балаларга борыла) : Ә- ә, сез калдыгызмыни Кыш бабайсыз? Ярар, ярдәм итәргә тырышам. Менә сезгә тылсымлы кыңгырау, шалтыратсагыз әкияткә эләгерсез. Тик табарсыз микән шул, әкиятләр бик күп бит алар. ( рупордан кычкырып чыгып китә) . Кар кызы: Кыңгырау, шалтыра, безне әкияткә илт! ( шалтырата. Старик – рыбак керә) . Исәнме, бабай! Син Кыш бабай түгелме? Старик: Юк, мин Кыш бабай түгел. Мин диңгезгә китеп барам, алтын балыкны эзлим. Минем карчык яңа телевизор сорый. ( чыга) Кар кызы: Алай икән. Балалар, бу әкияттә Кыш бабай юк. Икенче әкияткә барып карыйк. ( кыңгыравын шалтырата) ( гитара “уйнатып ” Шүрәле керә) : Шүрәле: Тирлин- тирлин, тирлин- тирлин, лә- лә- лә. . . Кар кызы: Балалар, таныйсызмы, бусы кем? ( Шүрәле) . Әйе, Шүрәле. Исәнме, Шүрәле абзый. Без Кыш бабайны эзли идек, син күрмәдеңме? Шүрәле: Минем әкияттә Кыш бабай юк, Былтыр исемле егет кенә. Менә шул егет бармагымны кыстыргач, хәзер инде кети- кети уйнамыйм. Бармакларым кычытса менә гитара чиртәм: тирлин- тирлин, лә- лә- лә. ( чыга) Кар кызы: Инде кайсы әкияткә эләгербез икән, тагын да шалтыратыйм әле. ( шалтырата. Сикергәләп Буратино керә, кулында ачкыч) Кар кызы: Балалар, без нинди әкияткә эләктек? ( “Буратино” әкияте) Әйе. Исәнме, Буратино! Кая ашыгасың болай? Нинди ачкыч күтәрдең? Буратино: Бу – белем ачкычы. Мин бит быел мәктәпкә укырга керәм. Ә сез кемнәр? Кар кызы: Без – балалар бакчасыннан, Кыш бабайны эзли идек, син күрмәдеңме, Буратино? Буратино: Юк, күрмәдем. Ә нигә кирәк ул сезгә? Кар кызы: Бүген бит бездә Яңа ел бәйрәме. Кыш бабайдан башка бәйрәм күңелсез булачак. Кыш бабайга дип, балалар шигырьләр ятладылар, матур җырлар, биюләр өйрәнделәр. Буратино: Биергә мин дә яратам. Әйдәгез, алайса, минем белән дә биеп алыгыз. ( “ Буратино” биюе) Матур биисез икән, бәйрәмгә тырышып әзерләнгәнсез. Эзләгез, алайса, Кыш бабагызны. ( чыгып китә) Кар кызы: Балалар, Убырлы әби дөресен әйткән икән: әкиятләр бит бик күп алар, барсына да йөреп булмас. Әйдәгез, без Кыш бабайны чакырып җырлап карыйк, бәлки ул безнең тавышны ишетеп уяныр да, килеп тә җитәр. ( җыр “Суык бабай ”. Кыш бабай керә) Кыш бабай: Исәнмесез, балалар, исәнмесез, кунаклар! Биек таулар үттем мин, калын урман кичтем мин, сезгә килеп җиттем мин! Урманда шундый каты буран булды, барлык юлны каплады. Юлны эзләп йөри- йөри явызлар кулына эләктем. Рәхмәт сезгә, балалар, сезнең җырлаган тавышыгызны ишетеп, килеп җиттем әле менә. Ай- яй нинди зур үскәнсез, матур киенеп бәйрәмгә килгәнсез. Барчагызны бәйрәм белән котлыйм, таза булыгыз, акыллы булып үсегез. Кар кызы: Кыш бабай, без бик кайгырган идек, ярый исән- сау килеп җиткәнсең. Синең килүеңә балалар матур шигырьләр, җырлар- биюләр әзерләделәр. Син утырып ял итеп тор, ә балалар сиңа шигырьләрен сөйләрләр( балалар сөйлиләр, биюләр башкаралар) Кыш бабай: Менә рәхмәт! Бәйрәмгә бик тырышып әзерләнгәнсез. Әйтегез әле, балалар, ә сез уеннар уйнарга яратасызмы? ( “әйе”) . Әйдәгез, тезелеп басыгыз әле, мин хәзер сезгә таягымны җибәрәм. Музыка туктаганда таяк кемнең кулында кала, шул кешене биетәбез. ( уен “Передай посох”) ( уен “Перевези шары на санках- ледянках”) Кар кызы: Бик матур уйнадык. Әйдәгез инде Кыш бабайны да биетеп алыйк. ( Кыш бабай белән Кар кызы бииләр) Чыршы тирәли дә җырлап әйләник әле! ( җырлар) Кыш бабай: Бик күңелле уйнадык, биедек, җырладык. Миңа инде китәргә дә вакыт. Хәзер алып килгән күчтәнәчләремне тапшырыр идем, тик мин чананы монда хәтле тартып кертә алмадым. Бүләкләрем бик күп минем! Балалар, чананы кертергә булышасызмы? ( чананы тартып кертәләр, бүләк өләшәләр) . “Әниләргә бүләк”. ( Сценарий, посвя щ енный Дню Матери. Младшая разновозрастная группа) Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле, кемнәр килгән безгә кунакка? Әйе, әниләр. Чөнки без бүген әниләр бәйрәмен үткәрергә җыелдык. Әйтегез әле, кечкенә чакта сезне кем карый, ашата, юындыра, киендерә. Чирләсәгез, төннәр буе күтәреп йөртә? Әйе, әниләр. Әниләрдән башка бик авыр булыр иде. Шулай булгач: - Көннәр якты булсын өчен кем кирәк? ( әни кирәк! ) - Йокы татлы булсын өчен. . . ( әни кирәк! ) - Ашлар тәмле булсын өчен. . ( әни кирәк! ) - Дөнья ямьле булсын өчен. . . ( әни кирәк! ) Шулай булгач, әниләргә нык тазалык, озын гомер, сөенечле тормыш телик! ( песи баласы Шукбай керә) Шукбай: Мияу! Мияу! Тәрб. : Кая барасың, Шукбай, бик ашыгып? Шукбай: Мияу, мияу, бу нинди сорау? Әниемнең бәйрәме, шуңа ашыгам. Тәрб. : Белдек, белдек. Шукбай әнисен котларга ашыга. Шукбай, син әниеңне ничек котларга җыенасың? Шукбай: Әниемә багышлап җыр хәм бер кызыклы уен бүләк итәргә уйлыйм. Тәрб. : Шукбай, ул уеныңны безгә дә өйрәт әле, балалар да уйнарга ярата безнең. Шукбай: Әйдәгез, алайса, түгәрәккә басыйк. Ул уен “Түбәтәйле” дип атала. Музыка башлангач, түбәтәйне җибәрәбез, музыка туктаганда түбәтәй кемдә кала, шул кешене биетәбез. ( уен “ Түбәтәйле”. Песи чыгып китә. ) ( эт баласы Акбай керә) Акбай: Хау, хау! Тәрб. : Балалар, карагыз әле кем килгән. Әйдәгез, исемен сорыйк, кем буласың син? Акбай: Мин – Акбай булам. Хау, хау! Тәрб. : Ә син, Акбай, кая барасың, бик ашыгасың бугай? Акбай: Хау, хау, хау! Бик кызык сорау. Бүген әнием бәйрәме, шуңа ашыгам әле! Иртән иртүк тордым мин, кул ъ яулыклар юдым мин! Тәрб. : Балалар, Акбай әнисенә нинди яхшы бүләк әзерләгән – кулъяулыклар юган. Әнисенә булышкан, күрәсезме? Акбай: Кулъяулыгым күп минем, сезгә дә җитәр, бүләк булсын сезгә( тарата) . Тәрб. : Ә без ничек яулыклар юабыз, әйдәгез, биеп күрсәтик әле әниләргә. ( җырлы бию “Без яулыклар юабыз”) . Тәрб. : Балалар, күрдегезме, песи баласы да, көчек бал асы да бүген әниләрен бәйрәм белән котлыйлар. Ә сез әниләрне ничек котлыйсыз? Сез бит матур җырлар, биюләр өйрәндегез. Шигыр ь ләрегезне дә сөйләп күрсәтик әле әниләргә. Шигыр ь ләр. Җыр “Ләйлә” “Матрос ” биюе. “Әпипә” биюе. Уен “ Әниеңне тап”( балалар эчке түгәрәктә әйләнәләр, әниләр тышкы түгәрәктә, музыка туктауга балалар әниләрен эзләп табалар) . “Бүген әни бәйрәме”( С ценарий, посвященный Дню Матери. Старшая разновозрастная группа) ( Өй эче күренеше. Бер кыз – Ләйлә – караваттан торып, йокысыннан уянган хәрәкәтләр ясый, “юына”, чәчләрен төзәтә. . . ) Алып баручы: Иртүк торып битен юган, Кем уяткан Ләйләне? Ләйлә: Уятмады, үзем тордым, Бүген әни бәйрәме! Алып баручы: Пәрдәләрне ачып куйды, Көн кояшлы, көн ям ь ле! Ләйлә: Якты булсын, балкып торсын, Әниләрнең бәйрәме! Алып баручы: Өстәл өстен кат- кат сөртте, Җәйде ап – ак җәймәне. Ләйлә: Чиста булсын, пөхтә булсын, Бүген әни бәйрәме! Балалар( бергә) : Бүген әни бәйрәме! Алып баручы: Бергәләшеп без дә, дуслар, җырлап алыйк, әйдәле, Котлы булсын, гөрләп торсын, әниләрнең бәйрәме! ( җыр “Әниләргә хөрмәт”) Алып баручы: Ноябр ь аеның соңгы якшәмбе көнендә, илебездә әниләр көне билге- ләп үтелә. Кадерле әниләр! Сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз! Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җирнең гүзәлле- ге – хатын- кызларда. Тормышыбызны ям ь ләүче иң шәфкат ь ле, иң мәрхәмәтле газиз кешеләр сез! Сезгә кояштай озын гомер, корычтай нык тазалык, ак бәхет- ләр, сөенечле тормыш, көләч йөзле булуыгызны телибез. Кадерләп үстергән улларыгызның, кызларыгызның игелекләрен күрергә язсын! Кая барма – шунда әнкәй йөзе, Кая барсам – әнкәй күңелдә, Әни генә шулай синең өчен Җанын биреп яши гомергә. Авырасаң, янда тора ул, Төн буе керфек какмый, Үз саулыгын да кызганмый Ул безне саклый – саклый. Рәхмәт яусын безнең әниләргә! Аларгадыр бөтен авырлык. Әнкәйләргә якты йолдызлардан, Я кояштан хәйкәл салырлык! Әйе, салырлык, ләкин салып булмый. Татарда мондый мәкал ь бар: “Уч төбендә тәбә пешереп ашатсаң да, әниең каршындагы изге бурычыңны үти алмыйсың”. Яңа туган баланы көне – төне карап, үстереп, кеше итү өчен күпме сабырлык, түземлек кирәк! Ә хәзер балаларның әниләргә багышланган шигырьләрен тыңлап үтик. Шигырьләр. Биюләр: “татар егетләре” “яулык белән” “парлы” Җыр “Әни кирәк” Алып баручы: Балалар, әйтегез әле: Дөн ь яда иң олы сүз, иң гүзәл сүз – нинди сүз ул? ( әни! ) Иң җылы, иң сизгер куллар кемнеке? ( әнинеке! ) Иң кайгыртучан, иң олы йөрәк кемдә? ( әнидә! ) Әйдәгез әле, балалар, менә шушы иң кадерле, иң яраткан кешеләребезгә иң матур, иң ягымлы сүзләрне әйтеп китик әле. Уеннар: “Ягымлы сүзләр әйтү” “Әниләр кызларын кулдан таный” “Ромашка” төзү. Әниләр белән бию “Я сейчас плясать пойду” Әниләргә бүләкләр тапшыру. Утренник, посвященный именинникам «Подари всем вежливое слово»( старшая разновозрастная группа) Вед. : Дорогие дети! Давайте перечислим, какие праздники вы знаете? ( Новый год, День защитника Отечества, 8 – Марта, День Победы, праздник Урожая, …) Да, праздников много, но эти праздники общие. А ведь бывает еще у каждого человека отдельный, личный праздник, какой это праздник? ( день рождения) . А вы любите справлять день рождения, почему? ( В этот день приходят много гостей, много вкусного бывает, поздравляют, дарят подарки, родители разрешают допоздна играть с друзьями…) А сейчас мы посмотрим, в какое время года кто из вас родился? Я приглашаю сюда тех, кто родился осенью: в сентябре, октябре, ноябре. ( дети выходят) . А сейчас, давайте, мы их поздравим и выскажем свои пожелания. Какие надо пожелания говорить в день рождения? ( дети по очереди говорят: не болей, будь умницей, слушайся маму и папу, в школе учись на отлично, будь помощником маме, уважай старших, помогай младшим, слушайся воспитателей, будь сильным и смелым…) А что должны ответить именинники на такие хорошие пожелания? ( спасибо) . А теперь послушайте стихотворение о том, что означает слово «спасибо»: ( стих. «Р ә хм ә т – зур с ү з» М. Газизов) Все вы знаете, осень – это пора урожая. Сейчас для именинников, родившихся осенью, такое состязание: они будут «собирать урожай». игра «Сбор урожая». С одного стула на другой перенести овощи по 1- му) ( Приглашаются именинники, родившиеся весной( март, апрель, май) . Дети поздравляют. Игра «Одень платок товарищу» для именинников. ) ( Приглашаются именинники, родившиеся летом( июнь, июль, август) . Поздравления. Игра «Какая пара быстрее оденет трусы? ») ( Песня «Туган к өн җыры ») Вед. : Дети, а сейчас послушайте древнюю восточную легенду: пригласил как- то Будда на Новый год животных со всего мира. Но явились только 12 животных – крыса, тигр, кролик, дракон, змея, лошадь, овца, обезьяна, петух, собака, кабан и бык. Отпраздновали они Новый год и Будда подарил каждому по одному созвез- дию и по одному году. С тех пор каждый год проходит под знаком того или ино- го животного, гостившего у Будды. Сейчас мы узнаем, в год какого животного родились наши именинники. Приглашаю сюда тех, кто родился в 2009 году…. Вот эти дети родились в год Быка. А вы знаете, родившиеся в год Быка, бывают очень терпеливыми; упорными и настойчивыми в достижении своих целей. Давайте их поздравим и сыграем хороводную игру «Каравай». «Быков» пригла – шаем в центр круга. ( Игра «Каравай») А сейчас «Быки» исполнят песню на своем( иностранном) языке «му- му» на мотив песни «Крокодила Гены». ( Приглашаются «Тигры», родившиеся в 2010 году. Это – эмоциональные, доброже- лательные и сильные люди. Игра «Каравай», в центре – «Тигры». Исполняют песню «Крокодила Гены» на «иностранном»- «мяу – мяу») . ( Приглашаются «Кролики», родившиеся в 2011 году. Это – самые удачливые и так- тичные люди. Игра «Каравай», исполняют песню на языке «вау – вау») . Игра «Отрежь себе подарок». Чаепитие. Сценарий музыкально – физкультурного развлечения «Папа и я – защитники Отечества». ( старшая разновозрастная группа) Вед. : Балалар, без б үген Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәргә җыелдык. Ме- нә безнең кунаклар да бар. Ни өчен әтиләр генә бүген монда? Чөнки әтиләрнең, бабайларның, абыйларның бәйрәме. Әгәр сугыш була калса, иң беренче алар бит сугышка китәчәк. Шуңа күрә без аларны илебезне, Ватанны саклаучылар дип әй- тәбез; шулай ук безнең малайлар да үскәч армиягә китәчәкләр, илебезне саклау – чылар булачаклар. Шулай булгач, без бүген әтиләрне, абыйларны, малайларны бәйрәм белән кот – лыйбыз! Сезгә зур уңышлар, нык тазалык, озын гомер, сөенечле тормыш телибез. Хәзер кызлар сезне котлап җыр башкаралар: “Песня о пограничнике”. ( шигыр ь ләр, “Башкорт биюе”) Малайлар башкаруында җыр “Әтиемнең алтын куллары”. ( шигыр ь ләр, бию “Солдатушки, бравы ребятушки”) . Вед. : Кичәбезнең икенче өлешендә әтиләр белән малайлар арасында ярыш “Морской бой” дип атала. Вед. : Отправляем в морское путешествие 2 команды: команда мальчиков называет- ся «Моряки», а команда пап – «Пираты». Для начала выучим морскую речевку: «По морям, по волнам, нынче здесь, завтра там! » и запоминаем приказы: «Отдать швартовые! »- ( Есть отдать швартовые! ) , «Полный вперед! »- ( Есть полный вперед! ) Задания для команд: Капитаны поднимают флаги( кто быстрее? ) Из кубиков с буквами составить название своей команды. Команды исполняют песни. Какая команда ответит раньше на вопросы по морскому терминологию: как называется окно на корабле? –( иллюминатор) комната –( каюта) , столовая –( кают- кампания) , лестница –( трап) , кухня –( камбуз) , повар –( кок) . Эстафета «Из чего варят борщ? »( на голову надеть колпак повара и бежать к стулу; взять один рисунок с овощью, вернуться к своей команде и передать колпак следующему игроку. Какая команда быстрее и правильно соберет овощи на борщ) . «Уборка палубы». ( кто больше соберет с пола шашки в ведро при помощи швабры и сов – ка. Руками нельзя! «Рыбалка». ( кто больше наловит бумажных «рыб» на крючок) . Командам станцевать матросский танец. Капитаны спускают флаги. Награждение команд. Дети вручают своим отцам подарки, сделанные к празднику. Сценарий праздника, посвященного 8 – Марта “Первое слово, главное слово – мама”. ( старшая разновозрастная группа) Тәрб. : Кадерле балалар! Хөрмәтле кунакларыбыз: әниләр хәм картәниләр! Сезне ба- рыгызны да 8 – Март бәйрәме белән котлыйбыз! Сәламәтлек, ак бәхетләр юлдаш булсын сезгә; көләч йөз, шат күңел белән яшәвегезне теләп калабыз! Язның беренче бәйрәме сезгә бүләк, әниләр! Чөнки тормышның яме- сез ул, әниләр! Нинди булалар соң алар, әниләр? Менә хәзер шул хакта кечкенә сценка карагыз: “Өч әни” дип атала. ( сценка «Три мамы»: о том, как дочь, мама, бабушка заботятся о своих детях) Мен ә, күргәнегезчә, әниләр шулай үз балаларын кайгыртып яшиләр. Үзләре аша- маса ашамый, ә баласын туйдырырга тырыша; үзләренә матур күлмәк алмасалар да кызларына алырга тырышалар. Шуңа күрә, балалар, сез дә әниләрен кадерләр- гә тиешсез, аларга өйдәге эшләрендә ярдәм итәргә, әниләрен картайтмаска, “әни артык арымасын”, дип тырышырга кирәк. Әниләрегезне яхшы эшләрегез белән сөендереп кенә торыгыз! Бүгенге бәйрәмгә дип әзерләгән җырлар, биюләр, шигырьләрегез әниләрегезгә бүләк булсын! ( песня “Яз җитте”) ( стихи, посвященные мамам) ( песня «Сегодня мамин праздник») ( стихи, посвященные бабушкам) ( песня «Моя бабушка») ( мальчики поздравляют девочек: песня «Матур кызлар») ( «Танец с флажками»- мальчики. Под песню «Не бойся, мама! ») ( «Башкирский танец»- девочки) ( «Вальс») В икторина «Сказочная мама»- ( сказки, где упоминаются мамы) : В какой сказке мама отправила дочь к бабушке с корзиной пирожков? ( « Красная Шапочка») Какая мама пела детям под дверью, чтобы ее пустили в дом? ( «Волк и семеро козлят») Где мама искала своему ребенку няньку, чтобы та спела ему колыбельную? ( « Сказка о глупом мышонке») В какой сказке мама отправила дочь в магазин за баранками? ( « Цветик – семицветик ») Где, уходя из дома, велели дочке смотреть за братом? ( « Гуси – лебеди») Где мама учит сына, что нельзя трогать чужую вещь? ( « Су анасы») Игры: «Помогаем бабушке мотать клубок»- ( кто быстрее намотает? ) «Туфелька для Золушки»- ( девочки снимают туфли и складывают в одну кучу. Двое мальчиков должны найти хозяек туфель, кто быстрее найдет? ) Вручение подарков мамам и бабушкам. Музыкальное занятие. Тема: “Чувство ритма как условие формирования музыкальной культуры” Цель: Развивать у детей способность видеть и слышать закономерность, формиро- вать представления о том, что в природе все подчинено определенному ритму. Задачи: 1. Развивать чувство ритма. 2. Учить различать короткие и длинные звуки. 3. Приобщать детей к коллективной игре на ударных музыкальных инструментах. План занятия: Беседа о временах года. Разьяснение ритмичности природных явлений. Ритмические узоры( правильный, неправильный) . Коллективная игра на музыкальных инструментах. Музыкально – ритмические движения. Балалар, хәзер тәбигат ь нең кайсы вакыты? Әйе, яз вакыты, ә каян беләсез сез яз җиткәнен? ( кояш нык кыздыра, карлар эри, гөрләвекләр ага, җылы яктан кошлар кайта, кешеләр җиңелчә киенеп йөриләр. . . ) Әйдәгез, бергәләшеп “Яз җитә” җырын җырлап алыйк әле. Әйдәгез, инде әйтеп китик, ел фасыллары нинди тәртиптә алышына: кыш( такта –га ак кар точка куела) , яз( зәңгәр төс ле карточка) , җәй( яшел төсле) , көз( сары төсле карточка куела) . Аннары тагын кыш башлана, тагын шулай ук кабатлана, әйеме? Менә иртә дән соң нәрсә була? – көндез, аннары кич, аннары төн. Иртәдән соң төн булмый, шулай бит? Менә без ишекне дә башта ачабыз, аннары ябабыз: ачканнан соң яңадан ачып булмый. Аяклар да уң – сул, уң – сул итеп атлый. Уң аякны атлагач, без яңадан уң аякны атлый алмыйбыз, аякларны чиратлаштырып атларга кирәк. Күргәнегезчә, тәбигат ь тә барлык нәрсә дә билгеле бер ритм да чиратлап эшләнелә. Хәзер мин сезгә ритмик рәсемнәр күрсәтеп китәм, сез әйтерсез: кайсы дөрес ритм, кайсы ялгыш ритм? Хәзер без сезнең белән “Найди одинаковый ритм” дигән уен уйныйбыз. ( бала – ларга парлы ритмнар таратыла, ритм үрнәгенә карап балалар парлашалар. Аннары шул ритм үрнәген калакта сугып уйныйлар) Менә мин сезнең алдыгызга партитура куям, моннан күренеп тора: калаклар нинди ритмда уйныйлар, бубен нинди ритмда уйнарга тиеш. ( берничә бала калакта ритмны сугалар, бер бала бубенда уйнап карый – беренче аерым гына уйныйлар; аннары бергәләшеп уйныйлар) . Музыкально – ритмическое движение: «Шагаем до восьми».