a2b2.ru
А2Б2 - Образовательный портал
Новости образования от A2B2

Аылда ишегалдында

Автор: Бадертдинова Ляйсан Жаудатовна Опубликовано: 2015-01-19 21:15:39

Документы для скачивания

Проект. Йорт хайваннары һәм кошлары Тема. « Авылда ишегалды » Бурычлар: 1. Балаларда үз фикерләрен дустының фикере белән чагыштырып карый белү, бер- берсен игътибар белән, б үлдермичә, сабыр гына тыңлый белү сыйфатлары тәрбияләү. 2. К ыргый һәм йорт хайваннарын аерып күрсәтә белү күнекмәләрен һәм фикерләү сәләтен үстерү. 3. Үзләренең белгәннәрен дөрес, төгә л, тулы җөмлә белән эзлекле, бәйләнешле итеп туган телләрендә җиткерә белергә өйрәтү, хайваннар турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Сүзлек: бәйләнгән кофта, йон оек, йозак, мылтык. Җиһазлар: аудиоязмада « Йорт хайваннарының тавышлары », интерактив такта, йорт хайваннары, йорт кошлары, кыргый хайван р әсемнәре, Г. Тукайның « Кәҗә белән сарык » әкияте буенча мультфильм. Эшчәнлек барышы Аудиоязма тыңлау: « Йорт хайваннарының тавышлары ». ( Тактада « Авыл ишегалды » р әсеме) . 2. Үстерешле диалог. - Сез нинди тавышлар ишетәсез? - Сез үзегезне кайда дип хис иттегез? - Йорт хайваннарын кешелә р ни өчен асрыйлар? - Этне ни өчен асрыйлар? - Кәҗәне ни өчен асрыйлар? - Кешелә р алар турында ничек кайгырта? ( Р әсемнәр карау. Йорт хайваннарына печән әзерләү. Аларга су эчертү, ашату, асларын чистарту) . - Авыл кешеләре шәһә р кешеләренә нинди ярдәм күрсәтә? - Йорт хайваннарының һәм кыргый хайваннарның нинди аермалары бар? ( Экранда « Урманда кыргый хайваннар » р әсеме. ) - Р әсемне күзәтегез әле. Аңа нинди исем бирерсез? - Уйлап карагыз әле, берүзең генә урманга барырга ярыймы? Ни өчен? 3. «Мине таны » уены. ( Тактада йорт хайваннары, йорт кошлары: сыер, к үркә, кәҗә, тавык, каз, ат, эт, песи, үрдәк, сарык) . 1) Үлән ашый, май ташый. ( Сыер) . 2) Су төбенә төшә, Чыланмыйча чыга. ( Үрдәк) . 3) Сакалы бар, акылы юк. ( Кәҗә) . 4) Ашата, туендыра, Җылыта, киендерә, Кешене сөендерә. Сарык) 5) Берсе өйне саклый, Берсе тышны саклый, Үзләре бер- берсен ең дошманы. ( Мә че һәм эт) 6) Дүрттер аның аягы, Түбәсендә колагы; Илдән- илгә җиткерер, Таштан каты тоягы. ( Ат) Кү р әсезме күпме йорт хайваны, йорт кошлары безгә кунакка килгән. Гүя алар сезгә мине таны, диләр. Башта табышмакларга җавап табарсыз. Ә кайберләренең тавышларын тыңла п танырбыз. Кирәкле р әсемне табып, нәрсә икәнлеген әйтергә тиеш буласыз. 3. Эрудит уен( интерактив такта яки р әсемнәр белән) . Мәсәлән: сөт, эремчек, сыр, каймак һ. б. – сыер. Итек, йон, бияләй, оекбаш һ. б. – сарык. Йозак, мылтык һ. б. – эт. Йөкле арба, кымыз һ. б. – ат. 4. Сүзле- хә р әкәтле уен « Тавыш бирче, ишетим! » Балалар түгә р әккә басалар, уртада бер бала тора. Уртадагы күзе бәйләнгән бала: Әй, эзлимен, эзлимен, Күзем бәйле, күрмимен. Аткаем( сыеркаем, кәҗә к әем һ. б. ) , Кайда син? Тавыш бирче, ишетим! Тәрбияче күрсәткән бала йо рт хайваннарының тавышын чыгара, аң а маска кидерелә. Күзе бәйләнгән бала танып, ул баланың исемен әйтергә тиеш була. Дөрес әйтсә, урыннарын алышалар. 5. Дидактик уен « Нәрсә артык? »( йорт хайваннары р әсемнәре арасына кыргый хайваннар, йорт кошлары рәсемнәре куела) . 6. Мультфильм карау. « К әҗә белән сарык » әкияте. - Йорт хайваннары турында бик кү п әкиятләр чыгарганнар. Без хәзер Г. Тукайның « К әҗә белән с арык » әкияте буенча ясалган м ультфильм карарбыз. Р әхим итегез, балалар. 7. Йомгаклау. - С ез нинди авторның әкиятен кара дыгыз? - К әҗә белән сарык нәрсә тапканнар? - Без бүген нәрсәлә р турында сөйләштек? - Сезгә нәрсә ошады? - Ми ңа бүген аеруча …. җаваплары ошады. Р әхмәт сезгә! Тема. Р әсем буенча хикәя төзү. « Йорт хайваннары. Ат белән колын » Бурычлар: 1. Балаларда үз фикерләрен башкаларга төгә л итеп җиткерә алу, бер- берсен тыңлый белү сыйфатлары тәрбияләү. 2. Балаларның күзәтүчәнлеген, кызыксынучанлыгын, бәйләнешле сөйләмен үстерү. 3. Р әсем буенча эзлекле хикәя төзү, җөмләдә сүзләрне яраштырып сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү, йорт хайваннарының яшәү рәвеше турында белемнәрен системалаштыру. Сүзлек: ял, тырпая. Җиһазлар: « Ат белән колын » р әсеме, аудиоязмада « Авыл иртәсе », туп. Эшчәнлек барышы 1. Аудиоязма тыңлау: « Авыл иртәсе »( нинди тавышлар ишеттегез? ) . 2. Туп белән уен « Баласын әйт! » Мәсәлән: сарык – бә р ән, сыер – бозау, ат – колын, эт – көчек, песи – песи баласы, кәҗә – кәҗә бәтие һ. б. 3. Табышмак: Тимерче дә түгел, Балта остасы да түгел, Үзе авылда беренче эшче. ( Ат) 4. Р әсем карау: « Ат белән колын ». - Бу р әсемдә нәрсәләр күрәсез? - Ат нинди? - Ат белән колын бер- берсенә охшаганмы? - Кайсы яклары белән алар аерылып тора? - Атлар кешегә нинди файда китерә? - Сез бу р әсемгә нинди исем бирер идегез? 5. Балалар эшчәнлеге( 6 – 7 бала сөйли) . 6. Сүзле- хә р әкәтле уен « Тавыш бирче, ишетим! » Балалар түгә р әккә басалар, уртада бер бала тора. Уртадагы күзе бәйләнгән бала: Әй, эзлимен, эзлимен, Күзем бәйле, күрмимен. Аткаем( сыеркаем, кәҗә к әем һ. б. ) , Кайда син? Тавыш бирче, ишетим! Тәрбияче күрсәткән бала йорт хайваннарының тавышын чыгара. Күзе бәйләнгән бала танып, ул баланың исемен әйтергә тиеш була. Дөрес әйтсә, урыннарын алышалар. 7. Үстерешле уен « Адашкан сүзлә р »( бирелгән сүзләрдән дөрес җөмләләр төзү) . а) Ярата, ашарга, солы, ат. б) Ташыйлар, төрле, атлар, йөкләр. в) Китерә, зур, кешегә, файда, атлар. г) Яратам, атларны, мин, бик.

Оставить комментарий: