a2b2.ru
А2Б2 - Образовательный портал
Новости образования от A2B2

Консультации на татарском языке

Автор: Казакова Ильмира Фирдавесовна Опубликовано: 2015-09-21 16:44:23

HYPERLINK" http: / / sabyem. ru/ ? p= 10915" \ o" Постоянная ссылка на Балалар бакчасы һәм гаилә бердәм булса" Балалар бакчасы һәм гаилә бердәм булса Әти- әниләр өчен консультация   ХХI гасырга аяк бастык. Аның нинди булуы билгеле, безгә дә, педагогларга, һәм ата- аналарга бәйле. Чөнки балалар бакчасы белән гаиләнең бурычы бер үк. Без физик яктан, әхләкый һәм рухи яктан хасил, шәфкатьле, ихтирамлы, эш сөйгән шәхес тәрбияләргә тиеш һәм шуңа һәрвакыт омтылабыз да. Һәркем баласының тулы әти- әниле гаиләдә тәрбияләнүен телим. Ә сабыйга беренче көннән үк әти- әни кирәк, аның теле “Әти, әни” дип ачыла, ул шушы иң кадерле сүзләрне әйтүдән мәхрүм булырга тиеш түгел, һәрдаим ата- ана җылысын, назын тоеп, аларның тәрбиясендә яшәргә тиеш. Баланың бер генә якын кешесе булмаса да, ул үзен ятим тоячак. Һәм шушындый хәләт гаилә тәрбиясендә дә үзен тискәре яктан гына күрсәтәчәк. Менә шуңа күрә без, педагоглар, гаиләне игелектә саклап калырга тырышабыз һәм шушы максатта ата- аналар белән төрле эшләр алып барабыз. Безнең максат – әти- әниләрне балаларны тәрбияләргә җәлеп итү, күп проблемаларны бергәләп чишү, һәм без моңа ирешергә тырышабыз да. Күренекле педагоглар фикеренчә, “Мәхәббәт, ихтирам, яхшылык ” кебек сүзләр гаиләдә барлыкка килгән. Үз халкыңның гаиләнең тарихын белү моның бер мисалы булып тора. Ата- аналар белән үткәрелгән күңел ачулар, уеннар, “Сабантуй, Әбием сандыгы, Боз озату ” кебек бәйрәмнәр халкыбызның милли киемнәре, көйләре, биюләре, гореф- гадәтләре, кыскасы, бай мирасы белән танышырга мөмкинлек бирә. Гаиләдә нинди кыенлыклар кичерсәгез дигән сорауга, нинди кыенлыклар бар, “ вакыт җитми”, “бернәрсә дә комачауламый ”, башка төрле сәбәпләр кебек җавап алынды. Һәм бер генә әти- әни дә педагогик белемнең җитәрлек булмавын сәбәп итми. Тагын бер үзенчәлек, ул ата- аналар белән балаларның сирәк очрашуы. Аларның күбесе болай уйлый: төрле уенчыкларны җитәрлек итеп аласың, һәм бала өлкәннәрне борчымый башлый, шулар белән үзе генә мәш килә. Ләкин алар иң мөһим бер нәрсәне оныталар: бик кыйммәтле уенчыклар да әти- әнине алыштыра алмый. Гаиләсендә җылылык күрмәгән бала хиссез, бөтен нәрсәгә битараф, тормышка яраксыз булып үсәчәк. Яшерен- батырын түгел, ата- аналар арасында төрлесе бар. Яхшысы белән беррәттән баласы белән шөгыльләнергә кирәк, тәрбия мәсьәләсенә битараф караучылар да шактый. Андыйлар белән аерым эш алып барырга, мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышабыз. Гаилә тәрбиясенең дәрәҗәсен күтәрүдә һәм бакчабызда барлыкка килгән проблемаларны хәл итүдә ата- аналар комитеты безнең ышанычлы ярдәмчебез. Аның составына актив, инициатив, ихтирамга лаеклы башкаларга үрнәк булырлык әти- әниләрне сайлыйбыз. Замананың тагын бер тискәре ягы бар. Хикмәт шунда, гаилә өлкәнннәрдән аерым яшәргә омтыла. Нәтиҗәдә балалар әби- бабайларның кыйммәтле рухи мирасыннан мәхрүм кала, элек- электән саклап калган гаилә традицияләрен гореф- га дәтләрен белмичә үсә. Кыскасы, барлык өлкәләрдә ирешкән уңышларыбызның төп сере – балалар бакчасының гаилә белән бердәм булып, хезмәттәшлек итеп, ярдәмләшеп эшләвендә һәм яшәвендә.  

HYPERLINK" http: / / sabyem. ru/ ? p= 9294" \ o" Постоянная ссылка на Әдәпле булу – бәхетле булу" Әдәпле булу – бәхетле булу Ат а- аналар өчен киңәш Без бер көн эчендә бик кү п кешеләр белән оч рашабыз. Гаилә әгъзалары искә алмаганда гына да, эшләгән җирдә, урамда, транспор т та, күңел ачу урыннарында төрле характердагы кешеләрнең үзләрен төрлечә тотуларын кү р әбез. Аларны үзебезчә әдәпле hәм әдәпсез кешелә р дип бәялибез. Бу төшенчәлә р телебездә еш кабатлана торган, берсе – якты нур калдырган, икенчесе исә – канга тоз салган сыйфатларның билгеләмәсе.   Гади генә итеп әйткәндә, әдәплелек ул – үзеңне башкаларның эчләрен пошырмаслык, ачуын китермәслек, шәхесен кимсетмәслек итеп тоту. Тумыштан ана сөте белән канга сеңдерелгән, гаилә тәрбиясе белән үстерелгән әйбәт сыйфат. Ни генә әйтсәң дә, бала холкына иң элек гаиләдә нигез салына. Бала кү п вакытын өйдә әти- әниләре янында үткәрә, аларның үзара мөнәсәбәтләрен күреп үсә, гадәтләрен, сөйләгән сүзләренә хәтле күңеленә сеңдереп бара. Алар кебек булырга, аларның гамәлләрен кабатларга ярата. Малайлар әтиләре булып кыланса, кызлар күбрә к әни кеше булып уйныйлар. Гаилә тормышы, көзгедәге кебек, аларның уеннарында чагыла.   Бала- чаганы теге я бу эшкә өйрәтү кү п вакытны ала, түземлек тә җитеп бетми, киребеткән бала булса, аны җайларга, көйләргә дә кирәк. Тәртипле гаиләдә исә баланы эшкә өйрәтеп үстерүгә зур әhәмият бирәләр. Әйткәнне көтмичә, йоклаган урынын җыештырып, ашаганнан соң савыт- сабаны юып куюы, өйдәге барлык вак- төяк эшләрне эшләве, ул гынамы соң, әнисе пешергән ашны мактый – мактый ашавы, өстәл яныннан рәхмәт әйтеп кузгалып китүе, йокларга ятканда хәерле төн теләве, барасы җиренә рөхсәт соравы, исәнләшеп йөрүе – баланың кечкенәдән өйрәнгән, канына сеңгән гадәтләре ул.   Гаиләдә баланы, дәрес өйрәткән кебек, каршына утыртып, озаклап үгет- нәсихәт бирүчелә р сирәктер. Барысы да эш арасында бара. Мисаллар да кул астында гына. Болай үтемлерәк тә була кебек. Балалар бик күзәтүчән, тиз үзләштерүчән, әмма тиз онытучан да булалар. Кат- кат әйтергә, игътибарга өйрәтергә кирәк чаклар да була. Җанлы мисаллар белә н күрсәтеп, я әйтеп биргәндә күңелдә ныграк саклана.   hә р милләттә элек – электән килгән ырымнар, юрамалар бар. Безнең милләтебездә исә, ырым- юрамалардан кала, Ислам диненнән килгән әдә п- әхлакка өйрәтүче тәрбияви элементлар бар. Мәсәлән, пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм Умар бин С әләмә кечкенә чагында аңа ашаган вакытында болай дигән: “И, балакай, ашаган вакытыңда Аллаһ исемен әйт( ягъни, бисмиЛләһ диген) , уң кулың белән аша һәм үзеңә якын булган җирдән ризыклан ”( Хәдисне Муслим 5388 номеры астында китерә) . Икенче бер хәдистә п әйгамбәребез галәйһиссәләм: “Чәчләре булган һәркем аларга хөрмәт белән карасын ”( Абу Дауд) . Ягъни, аларны чиста, п өхтә йөртсен. Шулай ук, ул, галәйһиссәләм: “…Әгәр дә кеше үзенең кардәшләре янына чыкса, үзен тәртипкә китерсен, чөнки Аллаһ – гүзәл һәм гүзәллекне ярата! ”( Макхул) Шулай итеп, әгә р дә куллана беләң, эзләнсәң, пәгамбәребез, галәйһиссәләм әйткән кыска һәм шул ук вакытта искиткеч камил сүзләре, ягъни хәдисләр ярдәмендә балаларны әдәплелеккә өйрәтергә мөмкин.  

HYPERLINK" http: / / sabyem. ru/ ? p= 11087" \ o" Постоянная ссылка на Өйдә бала белән ничек шөгыльләнергә" Өйдә бала белән ничек шөгыльләнергә Ата- аналар өчен семинар   Максат:   Һә р әти – әнинең бала тәрбияләү белән кызыксынуына ирешү. Семинар барышында килеп туган сорауларга җавап табу. Әти – әниләрне балалар белән эшчәнлектә кулланыла торган төрле алымнарга өйрәтү, алар белән эзлекле бәйләнештә булуны тәэмин итү.   Семинар барышы. Исәнмесез, хөрмәтле әти – әнилә р, кунаклар! Вакыт табып килгәнегез өчен зур р әхмәтемне белдерәм. Менә сезнең белән эшли башлавыбызга бер ел үтеп тә бара. Балаларга белем һәм тәрбия бирү буенча куелган максатыбызның берсе булып нәниләрне дөрес итеп сөйләшергә, үз фикерләрен әйтә белергә өйрәтү, аларның сүз байлыгын арттыру. Куйган максатка ирешү өчен мин татар халык аваз иҗатына еш мө р әҗәгать итәм. Беренче чиратта көн саен артикуляция аппараты органнарының хә р әкәтләрен камилләштерү. Бу инде: “ Телне уйнатыйк ”, “Сәгать”, “Таган атыну ”, “ Ат ” кебек уеннар. Без 2 – 3 яшьлек, ягъни, ясле төркемендә бишек җырлары тыңлыйбыз, көйлә п курчаклар йоклатабыз, чәбәкәй уеннары уйныйбыз, шигырьләрне сәхнәлештерәбез. Мәсәлән: Җәвид Тә р җемановның “Бәлли – бәү” шигыре:   Акбай, Акбай, өрмә син, өрмә син! Тавышланып йөрмә син, йөрмә син. Кызым белә н без икәү Йоклыйк инде бәлли – бәү, б әлли – бәү, бәлли – бәү.   Курчакны йоклатып бишеккә салабыз. Балаларга сораулар бирәм: – Балалар, Акбай ничек ө р ә( Ау- ау –ау) . Хәзер, Акбай өргәнгә, бә б әй уяна бит. Әйдәгез, Акбайны орышабыз. Ничек орышабыз? ( шигырь кабатлана) . Болай эшләгәндә баланың хәтерендә тизрә к кала. “Ә м инә” шигырен өйрәнгәндә, иң беренче әсәрне укып чыгабыз һәм тупны салабыз, аннары сыйфатларын әйтәбез: туп нинди формада? Туп нинди тө ст ә? Нәрсәдән эшләнелгән? ( резинадан) Аннары суга батырып карыйбыз. Туп суда батмый. ( бер бала үзе батырып карый) Шуннан соң шигырны кабатлап укыйбыз:   Әминә елый үкереп, Тубым суга төште дип. Чү, Әминә, елама – Туп батмый ул елгада.   Шулай ук бармак мускулатурасын үстерү өчен суда күнегүлә р ясыйбыз: Диңгездә йөзә балык, Сикерә, чума, чыга калкып. Бер балык, йөз балык, Артыннан йөзә талып.   Су, ком белән уйнау баланы тынычландыручы бер чара булып тора. Су, ком белән уйнау үзенә кү р ә бер кечкенә тәҗрибә дә була. Табышмаклар әйтешү дә һәрбер әйбернең сыйфатын ист ә калдырырга ярдәм итә. Мәсәлән: “Үзе шардай, эче кандай, тәме балдай. ” Балалар карбызны тасвирлаганда шушы сүзләрне искә төшерәләр. Карбыз зур, шардай түгә р әк, эче кызыл, тәме балдай. Шулай итеп баланың сүзлек запасы арта.   Ә инде минем иң яратып куллана торган, нәниләрның яратып уйный торган уеннары, бу – “ бармак ” уеннары. Бармак уеннары сабыйның үсешендә зур роль уйный. Андый уеннар баш миен эшләтә һәм тизрәк телен ачарга ярдә м итә. Бер – ике яшьлек баланың сөйләм дә р әҗәсен билгеләү өчен шундый тәҗрибә үткәргәннәр: балага бер( ике, өч) бармагын күрсәтергә кушыла: олы кеше бер, ике, өч бармагын күрсәтә; “ Синдә шулай эшлә”- ди. Биремне дөрес үтәүче бала яхшы сөйләшә, ә начар сөйләшүче балалар бармакларын аерып күрсәтә алмый( барысы бергә бөгелә, яисә җәелә) . Димәк, балаларның кул хә р әкәтләрен төгәл, иркен башкарырга өйрәтми торып, аның сөйләме тиешли үсештә була алмый. Без инде буш вакытларда, шөгыльдә балаларның кул чуклары хә р әкәтен үстерү өчен төркемдә: Вак уенчыклар, ташлар тутырабыз. Аларны аерабыз. Төрле диаметрлы шарлар җыябыз. Төрле зурлыктагы боҗралар җыябыз. Төймәлә р чишәбез. Шулай ук бармак мускулларын үстерү өчен кәгазь йомарлау, йомырка тө р ү, аларны сүтү зур ярдәм итә.   Яшелчәлә р темасын үткәндә менә бу уенны уйныйбыз: кәбә ст ә турыйбыз, кишерләрен уабыз( кырабыз) , тоз сибәбез, к әбестәне уабыз. Аннары сораулар бирәм: – без нәрсә ясадык? ( салат) , – салатка нәрсәлә р салабыз? ( кәбестә, кишер, тоз) .   Ә инде кошлар темасына килгәндә түб әндәге шигырьне өйрәндек: Тук – тук, тукыран, Тукылдатып утырам, Агачтагы кортларны Барын ашап бетерәм.   Карга килгән казан аскан, Торна килгән тикшергән. Песнәк килгән пешергән, Чыпчык ашап бетергән, Бусына тимичә торган, Кетер, кетер, казан кырган.   Хайваннар темасына кагылышлы бу уенны бик яратып уйныйлар: “ Песием, песием, прес. ” Буш вакытларда, урамда, паркта йөргәндә нәниләрнең фантазиясен, сөйләмен үстерү өчен төрле агач ботаклары, вак ташлар ярдәмгә килә. Ботакларны төрле озынлыкта аерырга, төрле фигуралар ясарга була. Әлеге биремнә р, уен рәвешендә булганлыктан, һәр бала өчен кызыклы һәм аларны сөйләм үсешендә тайпылышлар күзәтелмәгән балалар өчен дә кулланырга була. Бу уеннарны сезгә дә балалар белән уйнарга киңәш ит әм:   Кө р әк. Кө р әк кирәк һәр кешегә – Бакчачыга, төзүчегә.   Кә р җин. Кулыма кә р җин алдым, Гөмбә җыярга бардым.   Ылыс. Таякчыкларны куеп, Бергәлә п ясыйк ылыс.   Киртә. Бакчабызның киртәсен Ничек сикереп үтәсе?   Тагы бер әйберне ист ән чыгармаска кирәк: баланың күп бытылдавына һич тә каршы килмәгез. Ул шулай сөйләм органнарын күнектерә. Ә хәзер, хөрмәтле әти – әнилә р, минем сезгә балалар белән нәрсәләр эшләгәнебезне күрсәтеп китәсем килә. Сез балалар булырсыз, биремнәр эшләрсез, бу үз чиратында сезгә балаларыгыз белән аралашканда булышыр дип уйлыйм.   II практик өлеше. Тәрбияче:   Балалар, матур итеп утырабыз. Мине тыңлыйбыз. Күңелле яз җитте, Б өтен җир уяна. Табигать яшә р ә Урамнар куана. – Мин нәрсә турында сөйләдем? ( экранда р әсем күрсәтелә) – Әйе, яз турында. – Әйдәгез, тә р әзә янына килегез әле, урамны күзәтик. Сез нинди үзгәрешлә р күрәсез? ( кояш җылыта, ул күктән һәркемгә елмая, кар эри, гөрләвекләр ага, тамчылар тама) – Балалар, яз тизрәк килсен өчен, безгә күңелле булсын өчен, безгә нәрсә кирәк? ( кояш) – Әйе, кояш нурлары бар табигатьне җанландыра. Әйдәгез, бергәлә п бездә кояш чыгуын телик:   Бергә:   Кояш чыксын, чыксын, чыксын! Майлы ботка бирермен. Майлы ботка казанда, Тәти кашык базарда. ( 1- 2 кабатлана)  ( Экранда кояш р әсеме күрсәтелә) Тәрбияче: Менә кояш чыкты, безгә күңелле булып китте. – Кояш нинди тө ст ә? ( сары) – Кояш нинди формада? ( түгә р әк) – Кояш чыкканга балалар, без шундый сөен әбез, әйдәгез, кул чабыйк әле, шатланып.   Тәрбияче:   Әйдәгез, кояш белән шаярып алыйк әле: – телләрне авыздан чыгарабыз, өйгә качабыз, – телләребез кояш чыкканга шатланып йөгереп йөри( сулга, уң га й өртәбез) , – телләребез кояшны эзли, телләрне чыгарып өскә күтә р әбез, – аска төшерәбез, г өрләвек, су эзли.   Тәрбияче:   Чыннан да, балалар, әйдәгез уйнарга су эзлик. – Карагыз әле, монда су җыелган. – Каян барлыкка килгән? ( җаваплар) Тәрбияче:   Әйдәгез көпшәлә р алабыз да, суда күбекләр чыгарабыз, өрәбез. ( күбекләр барлыкка килә) – Яз көне бит суга көймәлә р җибәрәбез. Әйдәгез, шулай уйныйк әле! Көймәлә р йөздерәбез( өрәләр) .   Уйнадык, әйдәгез хәзер ял итеп алабыз: Бергә:   Җил исә, исә, исә, Агачларны селкетә. Җил тына, тына, тына. Агачлар үсә, үсә, үсә.   Тәрбияче:   Балалар, кояш та чыкты, җил дә тынды, р әхәт булып китте, яз килгәнгә тагын нәрсәләр шатлана? - Көннә р җылыткач, җылы яклардан без нәрсәләрне каршы алабыз? ( кошлар) - Нинди кошлар кайталар? ( сыерчык, кара каргалар) - Бу нинди кош? ( сыерчык) – Ә бусы нинди кош? ( карга) – Каргалар ничек кычкыралар? ( кар- р- р, кар- р- р) Тәрбияче:   Каргалар турында нинди шигырь беләбез, кабатлыйк әле.   Бергә:   Карга әйтә: “Кар, кар, Мичтә бәлеш бар, бар, Берсен генә алыр идем Сакчылары бар, бар. Көш карга. Көш!   Тәрбияче:   Балалар, карга китми бит, нәрсә дер әйтергә тели бугай. Ул, балалар, нәрсәсендер югалткан бит. Әйдәгез, эзләшик әле, каргага. Савытта борчаклар бар, б әлки шундадыр. Тәрбияче: Берә р нәрсә тапмадыгызмы? ( таптык) –  Нәрсә таптыгыз? Нәрсәсен югалткан карга? Әти – әнилә р: Ташын югалткан. Нинди матур, ялтыравыклы ташлар! Тәрбияче:   Әйдәгез, әле нинди тө ст әге ташлар таптыгыз? ( кызыл, сары, яшел, зәңгәр) Тәрбияче:   Бигрәк матур ташлар, әйдәгез уйнап алыйк( уч төбендә тәгә р әтәбез, түгәрәк хәрәкәт ясыйбыз, алга артка әйләндерәбез) . - Хәзер, җыеп куяек ташларны, каргага бирербез, ә без каргаларга шарлар ясыйк. – Сез ризамы? ( әйе) Тәрбияче: Менә ө ст әлдә камыр, шулардан шарлар ясыйк, түгәрәк хәрәкәт белән ясыйбыз. Музыка астында эш. Без дә, бит, балалар, күпме шарлар ясадык. Р әхәтләнеп уйнасыннар каргалар. Безнең эш сөючән кулларыбыз ардылар. Әйдәгез ял иттерик:   Балалар: Безнең куллар кечкенә, Кирәк аң а эш кенә. Кечкенә, кечкенә, Кирәк аң а эш кенә. Әгә р ишетсәләр көй Безнең аяклар бии. Биилә р, бииләр Менә шулай бииләр.   Ә хәзер, әйдәгез, шаян бармакларыбызны ял иттерик: Карга килгән казан аскан, Торна килгән тикшергән. Песнәк килгән пешергән, Чыпчык ашап бетергән. Бусына җитмичә калган – Кетер, кетер, казан кырган.   Менә, безнең шөгыль ахырына якынлашты. Без, сезнең белән кү п эшләдек, каргага булыштык. Әйдәгез, бер җырлап та алыйк: “Күрсәт, әле үскә нем ”. III. Йомгаклау.

HYPERLINK" http: / / sabyem. ru/ ? p= 8008" \ o" Постоянная ссылка на Эш яратып үссеннәр" Эш яратып үссеннә р Ата- аналар өчен киңәш Гаилә – бала өчен иң беренче социаль дөнья. Яшь буын хезмәткә иң элек шунда өйрәнә. Кече яшьтән үк хезмәткә өйрәтү аның табигатенә бик туры килә. Балага хас булган активлык, барын да белергә, узе эшлә п карарга омтылу хезмәттә аеруча ачык чагыла. Кечкенә бала уен аша хезмәткә тартыла. Ул әнисе яисә әтисе эшләгәнне карап торырга ярата, аннары шуны кабатлый: шофер, сатучы яки врач булып уйный. Уйнаганда исә төрле әйберлә р белән эш итә, хәрәкәтләнә. Әгәр 2- 3 яшьлек улыгызга яки кызыгызга өстәл сөртергә кушсагыз, ул әлеге хәрәкәтне шактый озак кабатлар.  Чөнки бу эш балага зур шатлык һәм куаныч китерә, әмма бу хә р әкәтләрне ул механик рәвештә генә башкара. Ә 5- 6 яшьләрдә инде аңарда үзенә тапшырылган эшне пөхтәрәк, әйбәтрәк итеп башкару омтылышы көчәя. Әтисе яисә әнисе башкарган эшне дә аңлы рәвештә кабатлый башлый. Биредә ата- ана балага ярдәм ит әргә, аның эшчәнлегенә тиешле юнәлеш бирергә тиеш. Югыйсә аның хезмәт эшчәнлеге сабый баланыкы кебек бик гади һәм эчтәлексез булып калуы бар. Белгәнебезчә, хезмәт баланың физик һәм психик үсешенә уңай тәэсир ит ә, аның мускулларын ныгыта, игътибары, күзәтүчәнлеге, тапкырлыгы артуга ярдәм итә. Теләк булганда, бала башлаган эшен яхшырак итеп очлап чыгарга омтыла. Ә бу, үз чиратында, ихтыяр көчен тәрбияли, һәртөрле каршылыкларны җиңәргә, куелган максатка ирешергә өйрәтә. Практик күнекмәлә р баланың хәтеренә нык сеңеп кала, аның фикерләү сәләте арта, ул торган саен күбрәк белергә омтыла. Хезмәт баланы рухи һәм физик яктан да чыныктыра. Бала да үзе эшләгән әйбергә, өлкәннә р дә шундый ук саклык, игътибар белән карарга тиеш. Чөнки үз хезмәте аша бала олылар хезмәтен дә ихтирам ит әргә өйрәнә. Ул тирә- ягындагы кешеләрнең өйдә, заводта, кырда яки бакчада ничек эшләвен хәтеренә сендереп бара. Еш кына олылар баланың кечкенә булуын, берни дә эшли белмәвен, комачаулап кына йө р үен сәбәп итеп, аны бер эшкә дә катнаштырмыйлар һәм шуның белән сабыйның шәхесе формалашуга зур зыян китерәләр. Шуңа күрә аны көче җитәрлек эштән беркайчан да читләштермәскә кирәк. 2- 3 яшьләрдә үк инде баланы ү з- үзен карарга: мөстәкыйль рәвешт ә ашарга, киенергә, кием- салымын билгеле бер урынга элеп куярга, уйнаган уенчыкларын җыярга өйрәтү бик мөһим. Баланы үз- үзенә хезмәт күрсәтергә өйрәтү аны хезмәткә әзерләү итеп каралырга тиеш. Бераз үсә төшкәч, балага өй эшләрендә катнашырга мөмкинлек бирелә. Бүлмә җыештырганда әнисе улының яки кызының кулына юеш чү пр әк тоттырып, тузан сөртергә куша, табын әзерләгәндә, тәлинкәләрне саклык белән генә куярга кирәклеген әйтә. Балага җиләк- җимеш яки яшелчә юарга да рөхсәт итәргә мөмкин. Кызганычка каршы, кайбер ата- аналар: “Интекмәсеннә р, үскәч тә өлгерерләр әле”, – дип, балаларына бернинди эш кушмыйлар. Ә берничә елдан улларының яки кызларының булдыксызлыгыннан үзләре үк зарлана башлыйлар. Ир баланы өй эшләренә өйрәтүдә ата үрнәге зур роль уйный. Әгә р дә әти кеше андый эшләргә бары тик хатын- кыз шөгыле дип кенә караса, аның улы да шулай тәрбияләнер, әнисе берәр эш кушса: “ Хатын- кыз тугел лә мин! ” – дип кенә җибәрер. Хәтта кайбер аналар үзләре дә өйне хатын- кыз гына җыештырырга, бу эшкә кызларны гына өйрәтергә кирәк дип саныйлар. Бу ялгыш һәм зарарлы караш. Гаиләдә ирл әргә дә, хатын- кызга да эш җитәрлек. Ата- аналар өйдә бергәлә п эшләргә, балаларын да шуңа өйрәтергә тиеш. Чөнки бугенге балалар – булачак ата- аналар. Әгә р өегездә берәр төрле кош булса, аны да балагыз карасын, аңарга ашарга- эчәргә бирсен, читлеген чистартып торсын. Бу эш балада табигәтькә мәхәббәт, шулай ук җаваплылык хисе тәрбияли. Бер үк эшне системалы р әвештә кабатлау аны файдалы хезмәткә күнектерә. Баланы эшкә өйрәтү өчен, аң а уңай шартлар да тудырырга кирәк. Мәсәлән, кар көрәгәндә, көрәк сабы аның буена туры килергә тиеш, югыйсә ул бик тиз арып, башлаган эшен ахырына җиткерә һәм бернинди канәгатьләнү хисе алмас. Өстәл янында берәр нәрсә ясаганда, баланың дөрес утыруын, аның артык киеренке эшләмәвен, яктылыкның җ ит әрлек булуын күзәтеп торыгыз. Өлкәннәргә булышам дип, улыгыз яки кызыгыз көче җитмәслек әйберләр күтәрмәсен. Баланың күңеле сүрелмәсен һәм үз көченә ышанычы кимемәсен өчен, кайвакыт аңарга бераз гына булышып җибә р ү дә кирәк. Моннан соң ул тагын да канатланып китә. Кыскасы, баланы кечкәнәдән үк хезмәткә кунектеру аңарда түземлелек, тырышлык кебек сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә.

Тир ә- юньнең могҗизалары яисә ничек итеп бәләкәчне пөхтәлеккә өйрәтергә? 0 Әт и- әниләр өчен консультация Бәләкәч өлкәннә р арасында үзен великаннар иленә килеп эләккән кебек хис итә һәм аны әйләндереп алган тирә- юньдәге әйберләр дә шул ук великаннар иленнән икән ич! Бала уйлавынча, төрле әйберлә р төрле якта чәчелеп ята … Балалар бакчасына аяк баскач, бә л әкәч үзен бөтенләй бүтән дөньяга килеп эләккәндәй була. Мондагы җиһазлар барысы да аның буена туры килә, һәрвакыт бала ө чен аңлашылмый торган тәртип хөкем итә. Монда аның өчен бернинди дә тыюлыклар юк түгелме соң? Ничек итеп баланы шул әйберлә р илендә хәрәкәтләнергә, ничек итеп тәртипкә, пөхтәлеккә өйрәтергә? Әгәр сез баланың акылы әйбәт эшләвен теләсәгез, иң элек аның тирә- юнен оештырырга һәм шул тирәлектә балага үз шөгылен оештырырга ярдәм итегез. Тир ә- якны системалы итеп оештыру бик зур әһәмияткә ия! Шулай итеп, бер максатны үти һәм бергә кулланыла торган җиһазлар бер урында сакланырга тиешләр. Шулай ук аерым зоналар оештырыру мөһим( мәсәлән, р әсем ясау, матур әдәбият уку, конструкторлар төзү, хәрәкәтле уеннар өчен) аерым ящиклар, полкалар кую һ. б. Бала өлкәннәр ярдәменнән башка җиңел генә бу җиһазлардан максатчан куллана һәм кире урынына куя алыр иде. Педагогикада зур урын алып торган Мария Монтессориянең киңәшләрен карап үтик. Ул ата- аналарга түбәндәгеләрне тәкъдим итә: Баланы чисталыкка, пөхтәлеккә 2яшьтән 4яшькә кадәр өйрәтү мөһимрәк. Шул яшьтән узып киткәч баланы үгетләргә, ялынырга кала ди ул. Бала үзенә кирәкне берничә зонадан таба ала: сенсорика, аваз культурасын үстерү, математика, рәсем зонасыннан куллана ала. Ә хәрәкәтле уеннар зонасында бала күңел ача, хә р әкәтләнә ала. Зонаны сайлаган кебек үк андагы җиһазларны да бала үзе сайлап ала. Җиһазлардан икенче бала куллана алсын өчен, вакытында беренче бала кулланганнан соң кире үз урнына кую м өһим. Безнең балалар бакчасында, мәсәлән, шундый кагыйдә хөкем итә Җиһазларны ал, файдалан. Яши бездә, кагыйдә! Эшең беткәч куя бел син, Һә р әйберне урынына. Шул нәтиҗәдә баланың эчке культурасы формалаша, ү з- үзенә һәм тирә- юньдәгеләргә хөрмәт үсә; көннән- көн төркемнең эчке тәртибе формалаша. Өйдә дә баланың әйлән ә- тирәсен, аның ихтыяҗларына туры китереп шундый шартлар тудырырга мөмкин. Тик бераз көч түгәргә һәм сабыр булырга гына кирәк. Иң мөһиме – баланы кечкенәдән тәртипкә өйрәтергә теләк кенә булсын. Бу уңайдан әт и- әниләргә түбәндәге киңәшләрне бирергә мөмкин: , тарак, сөлге. 4. Кул хезмәте өчен җиһазлар( пластилин, краскалар, клей, кайчы, кәгазь) аерым тартмаларда сакланырга тиеш. Күзәтегез, бала эшен бетергәч җиһазларны үз урыннарына җыеп куйсын. 5. Аш

HYPERLINK" http: / / sabyem. ru/ ? p= 7222" \ o" Постоянная ссылка на Балалардагы курку тойгысы" Балалардагы курку тойгысы Ата- аналар җыелышы өчен чыгыш Курку хисе бөтен җан ияләрендә дә бар. Ул – тыштан килә торган хәвеф- хәтәрдән үз- үзеңне яклау өчен җайлаштырылган саклану механизмы. Бу механизм яки тумыштан ук бирелә, яки яшәү тәҗрибәсе нәтиҗәсендә барлыкка килә. Кешелә р курку хисе ярдәмендә үзләрен яклый ала. Куркуы булмаган кеше, хәвеф- хәтә р алдында югалып кала, үзен аннан коткара алмый. Кыскасы, курку тойгысы кеше өчен файдалы. Тик шунысын да онытмаска кирәк: бу тойгы кешене төрле кыен хәлләргә дә төшерә ала. Балалардагы курку тойгысын аңлау өчен курку объектына бала күзе белән карарга кирәк. Балаларны берә р әйбер яки хайван белән куркытканда без үзебез ул әйбер һәм хайваннардан курыкмыйбыз. Шулай ук олы кешелә р чын- чынлап курыккан әйберләрдән балалар курыкмаска мөмкин. Бу – табигый күренеш. Курку тойгысы сабыйларда үзен җитлеккән кешеләргә караганда башка бер р әвештә күрсәтә. Бу рәвеш ике төрле була. Беренчесе: баланың тышкы дөньяны белмәвеннән килә торган курку. Икенчесе: сабыйларның тормыштагы фактларны бәяли белмәүләренә бәйле курку. Әлбә тт ә, бу куркулар табигый рәвештә ата- ананың яки мохитнең балага карата мөгамәләсе нәтиҗәсендә артырга яки кимергә мөмкин. Гомумән алганда, балалар кайбер нәрсәләрдән билгеле бер хәлдә курка. Баланы куркытып тәрбияләү нәтиҗәсендә ул куркак кеше булып үсә. Бу өлкәдә бик күп нәрсә ана кешегә бәйле. Әгәр ана баласының тәртибеннән канәгать булмыйча, үзенең ризасызлыгын « яратмыйм мин сине, син мине авыруга сабыштырасың, үтерәсең» шикелле сүзләр белән белдерсә, әнисен ихлас күңелдән яраткан бала бик авыр хәлдә кала. Әнисе чирлә п киткәндә дә ул үзен гаепле саный башлый, үз- үзен битәрләү һәм хәтта җәзалау юлына да басарга мөмкин. Бу баланың психикасына күтә р ә алмаслык йөк сала. Берүк вакытта куркытулар, җәзалар балада алдашу сыйфатын үстерә. Балагызны тәртипле итеп үстерәсегез килсә, аны куркыту юлы белән тәрбияләмәгез, тәртип- низам кагыйдәләренең файдасына төшендерергә тырышыгыз.  

HYPERLINK" http: / / sabyem. ru/ ? p= 13529" \ o" Постоянная ссылка на Бала тормышында фольклорның әһәмияте" Бала тормышында фольклорның әһәмияте Тәрбиячеләр өчен консультация   Балаларның рухи яктан бай, физик яктан сау- сәламәт булып үсүендә уеннарның әһәмияте бик зур. Өлкәннәргә эштән бушаган вакытта күңел ачу, ял ит ү, вакыт уздыру өчен бер чара булса, бала өчен “ уен – чын шөгыльгә, тормыш көрәшенә һәм хезмәткә әзерләнү ул ”( Н. Исәнбәт) . Уен белән эш арасында кү п кенә кешеләр уйлаганча, әллә ни аерма юк. Яхшы уен яхшы эшкә, начар уен начар эшкә охшый. Нәниләрнең уеннары асылда зурларның тормышы, көнкүреше һәм хезмәтенең бер чагылышы булып тора. Бала үскән саен, аның дөньяны танып белүе дә, эстетик зәвыгы да үсеш кичерә. Ул инде үзишләре белән аралашып, алар белән партнер булып, бергәләп уен кора ала. Җырлы- биюле уеннар нәнилә р репертуарында сан ягыннан күп булмаса да, балалар аларны яратып уйныйлар. Бу тө р уеннарда музыка, җыр, такмак хәлиткеч роль уйный. Көй уен хә р әкәтләре белән тәңгәлләшә, җыр һәм такмакларның эчтәлеге хәрәкәтләрдә чагылыш таба. Балаларның уеннары вакыйга- сюжет кору р әвешендә генә түгел, ә тел- сүз сферасында да була. Шундыйлар р әтенә санамышлар керә. Санамышның уеннарны оештыруда төп вазифасы да бар. Аның ярдәмендә балалар алып баручыны сайлап куялар яки “гөрләүче ”н е билгелиләр, сүз уеннары итеп, кычкырып сөйләп тә йөриләр.   Санамышлар – поэтик яктан үзәнчелекле саф ритмлы әсәрләр. Бердән- бармак, Уннан- уймак, Табада- коймак, Мичт ә- бәлеш, Ал да ябыш, Чү р әкәй үрдәк, Чум да чык!   Балалар санамышларны төрле хә р әкәтләр белән әйтсәләр, уен кызыклырак була. Балалар репертуарында диалог формасында төзелгән шигъри әсәрлә р аерым бер төркемне тәшкил итәләр. Бу әсәрләрне капма- каршы ике кеше дә, бер генә бала  да башкара ала. Рус фольклористикасында мондый әсәрләрне диало г- җырлар дип йөртәләр. Татар фольклорында бу әсәрләрне “әйтешләр” дип атыйлар. Аларны башкарылу р әвеше, сюжет корылу алымнары буенча ике төргә: традицион һәм импровизацияле   әйтешләргә бүлергә мөмкин. Традицион әйтешләрнең, кагыйдә буларак, балалар телендә элек- электән формалашкан билгеле бер сюжеты, эчтәлеге бар. Бу әсәрлә р, гадәттә, бер көйгә салыбрак әйтеләләр.   Татар халкының уеннары һәм уен фольклоры милләтебезнең эстетик карашларын, милли характерын, генетик тамырларын ачыграк төсмерләргә дә мөмкинлек бирә. Аларда халыкның бөек рухы, иҗат күәте чагыла. Икенче яктан ул халыкның рухи тормышын, көнкүрешен, матурлык кануннары нигезендә оештыруның мөхим чаралары да булып тора.  

Балалар бакчасында әдә п- әхлак тәрбиясе Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, тәрбияле итеп тәрбияләү – әт и- әниләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Үз- үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре бирү гаиләдә, балалар бакчасында башлана. Тәрбия – ата- аналарның, тәрбиячеләрнең зур осталыгын, тырышлыгын һәм түземлеген талә п итә торган дәвамлы эш. 2 яшькә кадәрге балалар күбесенчә гаиләдә тәрбияләнә. Димәк, әдәплелек кагыйдәләре өйдә әти- әни, әби- бабай тарафыннан өйрәтелә. Бу эш ата- аналардан зур тырышлык һәм сабырлык тәлап итә. Балаларга “ алай ярамый ”, “ болай эшләмә” дип өзлексез тукып, кисәтеп торулар гына уңай нәтиҗәләр бирми.   Әхлак тәрбиясе бирү эзлекле, даими алып барылырга тиеш. Гаиләдә нигез итеп салынган балалар бакчасында тагын да үстерелә, камилләштерелә. Тәрбия эше кешелек җәмгыяте барлыкка килгәннән бирле яши. Тәрбия иҗтимагый күренеш. Тәрбия эшеннең стратегик максаты, асылда, бала шәхесенең барлык эчке табигый кө чл әрен хәрәкәткә китерүдән, аны физик һәм рухи яктан әзерләп, яңа җәмгыять шартларында интелектуаль – әхлакый шәхес буларак эш итә алучы ирекле бер зат итеп тәрбияләүдән гыйбрәт. Рухи ярлылык әхлаксызлык тудыра. Әхлаксыз җәмгыятнең киләчәге юк. Шуңа кү р ә бала кечкенә булганда үк әхлак тәрбиясенә игътибар бирергә дип саныйбыз. Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү тәрбиясе кешедә яштә н үк тәрбияләнә. Предмет тирәлеге һәм җәмгыять тормышындагы күренешлә р белән танышу балалар бакчасында беренче кечкенәләр төркеменнән башлана һәм балаларның белемнәре елдан- ел тирәнәйтелә бара. Мәсәлән, беренче кечкенәлә р төркемендә бала әйләнә- тирәдәге предметларның исемнәрен, аларның формасын өйрәнсә, икенче кечкенәләр төркемендә бала предметның кулланылышы белән таныша. Уртанчылар төркемендә инде бала төрле хезмәт эшчәнлеге вакытында кулланыла торган предметларны аерырга өйрәнә: мәсәлән, эшләгәндә, р әсем ясаганда, уйнаганда кирәк була торган. Зурлар төркемендә бала предметның нинди материалдан эшләнгән булуын аңлатырга, предметның нәрсәдән эшләнгән булуына карап аның ныклыгы, предметның үзлекләре һәм сыйфатлары турында фикер йөртергә өйрәнә. Мәктәпкә хәзерлек төркемендә исә балалар предметларның кайда һәм ничек ясалуы хакында өйрәнәләр.   Әхлак тәрбиясе бирү балалар бакчасының барлык төркемнә ред ә дә, барлык төр балалар эшчәнлеге барышында да тормышка ашырыла. Әхлак тәрбисе бирү нәтиҗәсендә балаларда: - әйлән ә- тирә дөньяга карата уңай караш тәрбияләнә; - гаиләсенә, туган ягына, туган авылына, туган иленә мәхәббәт т әрбияләнә; - коллективта үзара мөнәсәбәтлә р, үз- үзеңне культуралы тоту күнекмәләре, бергәләп уйнау һәм эшләү осталыгы, үзеңнең һәм башкаларның эшләгән эшләрен гадел бәяләү сәләте формалаша; – социаль- иҗтимагый сыйфатлар тәрбияләнә. Шуңа кү р ә тәрбияче һәр балага хөрмәт белән карарга тиеш, балаларның бер- берсе белән эмоциональ- уңай мөнәсәбәттә аралашуны оештыра белергә тиеш дип саныйбыз. Әхлак тәрбиясе бурычлары беренче кечкенәлә р төркеменнән башлап тормышка ашырыла. Бу төркемдә балаларга аларның җенес буенча аерымлау турында башлангыч мәгълумат бирелә: малайлар кыска чәчле була, алар күлмәк, чалбар, шорты кияләр, ә кызлар озын чәчле булалар, алар бантик тагалар, матур, чә ч әкле күлмәк кияләр. Икенче кечкенәләр төркемендә бу белемнәр тирәнәйтелә: малайлар күбрәк машина, туп белән уйнылар, ә кызлар курчак белән, малалар көчлерәк, кыюрак булалар, ә кызлар көчсезрәк. Уртанчылар төркемендә инде малайларда кызларга карата, ә кызларда малайларга карата хөрмәт т әрбияләнә башлый. Зурлар төркемендә малайларны кызларга карта игътибар күрсәтергә өйрәтәлә р: кызларга урындык алып килергә, аларга булышлык күрсәтергә һәм башкалар. Кызларда исә тыйнаклык тәбияләргә, әйлән ә- тирәдәгеләрне кайгыртырга, малайлар күрсәткән игътибарга рәхмәт әйтергә өйрәтергә кирәк. Мәктәпкәчә әзерлек төркемендә малайларда һәм кызларда үз җенесе вәкилләренә хас булган сыйфалар тәрбияләүне дәвам итәргә кирәк: малайларда кызларга булышу, ярдәмчеллек, урын бирү, ишектән чыкканда алдан үткә р ү сыйфатларын, ә кызларда – тыйнаклык, кайгыртучанлык, пөхтәлек кебек сыйфатларны. Ата- аналарга гаиләдә бу күренешләрне тәрбияләргә киңәш ителә. Аларны шулай үк төрле матур әдәбият, сюжетлы ролле уеннар аша бирү мөһим. Мәсәлән: без үзебезнең төркемдәге ата- аналарга шундый китаплар тәкъдим ит әбез: “Иң матур сүз”, “Гөлбакча”, “ Уйный- уйный үсәбез”, “Тел күрке – сүз”, “Тел дигән дәрья бар”, шулай ук бу китапларны төркемдә режим моментларында актив кулланабыз. Аларның эчтәлеген сөйлибез, морален аңлатабыз. Ә сюжетлы- ролле уеннар, мәсәлән, “Гаилә” уеныныда гаилә мөнәсәбәтләре, әти- әниләргә хөрмәт т әрбияләнә, ә инде “ Кибет ”, “Ветеринар клиникасында ”, “Яшелчә кибетендә”, “Аптека” һәм башка уеннарда олыларга хөрмәт, сөйләшкәндә ягымлы сүзләр кулланырга өйрәтщ лә.   Шулай итеп, безнең балаларыбыз инсафлы, тәртипле һәм әдәпле булсын өчен, киләчәктә тормышлары якты, матур, күңел тынычлыгы булсын өчен аларны кечкенәдән үк бу әйберләрне өйрәтеп үстерү тө п максатларыбызның берсе. Максатларны тормышка ашыру – ата- аналарның һәм тәрбиячеләрнең зур тырышлыкларын тәлә п итә торган эш.

HYPERLINK" http: / / sabyem. ru/ ? p= 8139" \ o" Постоянная ссылка на Сенсор тәрбия нәрсә ул һәм аның үсеше ни өчен шулай әһәмиятле? " Сенсор тәрбия нәрсә ул һәм аның үсеше ни өчен шулай әһәмиятле? 0- 3 яшьлек балаларда сизү органнарының үсеше бик интенсив р әвештә бара. Кечкенә яшьтәге баланың барлык яклап камил үсешен сенсор үсеш тәшкил итә. Әйлән ә- тирәдәге чынбарлыкны тулы кабул итүгә юнәлдерелгән сенсорика буенча дәресләр дөньяны танып белүнең нигезе булып торалар. Балада акыл, физик, эстетик тәрбиянең алга китеше иң беренче чиратта сенсорик тәрбиянең үсешенә бәйле: ул ни дәрәҗәдә күрә, ишетә һәм сизә. Сенсорик тәрбиянең әһәмияте шунда: – интелектуаль үсешнең нигезе булып тора; – тышкы дөнья нәтиҗәсендә алган хаотик күзаллавын җиңеләйтә; – күзәтү сәләтен арттыра; – чын тормышка әзерли; – эстетик сиземләвенә позитив тәэсир ит ә; – күзаллау үсешенең нигезе булып тора; – игътибарлылыкны арттыра; – өйрәнү эшчәнлегенең яңа алымнарыннан кулланырга мөмкинлек бирә; – сенсор эталоннарны үзләштерүгә ярдәм ит ә; – укыту эшчәнлеге алымнарын үзләштерүне тәэмин итә; – баланың сүзлек байлыгын арттыра – күреп, ишетеп, образлы истә калдыру үсешенә йогынты ясый. Дидактик уеннар үз эченә баланың сенсор кабул ит үен ала, беренчедән яшь, әхлак үзенчәлекләрен исәпкә ала, икенчедән иреклек принцибы, ягъни мөстәкыйль сайлау хокукы. Көндәлек тормышта бала төрле төслә р белән очраша. Бу аның яраткан уенчыклары һәм әйләндереп алган предметлар. Шул ук вакытта бала сәнгать әсәрләрен: картина, сыннарны кү р ә, музыка ишетә, ләкин бу белемнәрне кабул итү, үзләштерү олылар ярдәменнән башка гына булса, аның тәэсире аз була. Менә шушы вакытта сенсор тәрбия ярдәмгә килә дә инде – бер- бер артлы, тәртипкә салынган кешелек дөньясының сенсор культурасы белән таныштыру. Һә р чор өчен сенсор тәрбиянең үз бурычлары бар.   Кечкенә яшьтә балаларда тө с, форма, зурлык буенча күзаллау булдырыла. Бу к үзаллауларның төрле булуы әһәмиятле. Баланың барлык тө р үзенчәлек белән таныштырырга кирәк: барлык төсләр, геометрик фигуралар( түгәрәк, овал, квадрат, турыпочмак, өчпочмак, шар, куб, кирпеч) .   Сөйләм һә м танып белү сәләтен үстерү – күрү, сизү, тотып карау, чагыштыру юлы белән җисемнәрнең төсен, зурлыгын формасын аерырга өйрәтү. Сөйләмдә сүзләр куллану һәм аңлау – зурлыкны һәм форманы әйтү. Урта яшьтәге балаларда сенсор этап формалаша – төс, геометрик фигуралар, берничә предметны ң зурлыгы буенча аерма турында нык күзаллаулар урын ала. Шул ук вакытта балаларга предметларны тикшерү юллар өйрәтергә кирәк. Төслә р, формалар буенча төркемнәргә аерырга һәм башка катлаулы эшләргә өйрәтү мөхим. Балаларның аналитик күзаллавын үстерү шулай ук төп максат булып тора: төсләр кушылмасын күрә белү, предметларның кайбер формаларын, зурлыкларын аерып күрсәтү. Зур мәктәп яшендәге балаларны грамоталылыкка өйрәтүдә фонематик ишетү тө п урынны алып тора – сөйләм авазларын дөрес аера белү. Сенсор үсешенең түбән булуы баланың мәктәптә яхшы укуына бик нык комачаулый.

Милли тәрбия бирү үзенчәлекләре булмаган кыйммәт мираска – милли тәрбия кануннрына әверелгән. Кешенең табигать биргән мөмкинлекләрен үстерү, теге яки бу җәмгыять үзенчәлекләренә туры килгән шәхес формалаштыру, кешегә үз максатларына ирешүгә ярдәм ит ү системасы – тәрбия бирү барлыкка килгән. Тәрбия бирү рәсми рәвештә кабул ителгән концепция һәм программа нигезендә алып барыла.   Милли тәрбия бирүнең эчтәлеге, нигездә, өч өлештән тора, дип әйтергә була. Беренчесе – балаларга гомумкешелек кыйммәтләренең асылын аңлату һәм аларның бу кыйммәтләрне тануына ирешү. Икенчесе – балаларда гомумкешелек сыйфатларын формалаштыру. Өченчесе – балаларның татар милләтенең тө п сыйфатларына ия булуларына ирешү.   Күп төрле чыганакларда күрсәтелгәнчә, нигездә, гомумкешелек кыйммәтләре түбәндәгеләрне үз эченә ала:   1. Тормыш һәм сәламәтлек кыйммәте.   Кешелә р һәрвакыт күмәкләшеп яшәгәннәр. Алар, үзара бәйләнешләрне ныгыту өчен, яшәү кагыйдәләрен булдырганнар. Җир йөзендәге һәр халыкның үзенә генә хас яшәү кануннары барлыкка килгән, милли тәрбиягә нигез салынган. Милли үзенчәлеклә р тарихи һәм хрономик ландшафт факторларына бәйле рәвештә формалашкан, дип саный галим Л. Н. Гумилев. Дин барлыкка килгәннән соң, кешелә р дин кануннарына да буйсынган. Дәүләтлә р барлыккка килгәч, дәүләтнең рәсми рәвештә каҗул ителгән кануннары нигезендә яшәү тәртибе кергән. Һәр дәүләтнең, халыкның, шул исәптән, татар халкының да, язылган яки язылмаган, рәсми рәвештә кабул ителгән яки ителмәгән яшәү кагыйдәләре булган, алар, еллар узу белән камилләшеп, буыннан буынга тапшырылган, тиңе 2. Гаилә кыйммәте.   3. Милли кыйммәтләр.   4. Белем һә м б әйсезлек кыйммәте.   5. Талант һә м сәләт кыйммәте.   6. Халыкара һәм милләтара бәйләнешлә р кыйммәте.   Җир йөзендәге барлык халыклар өчен уртак гомумкешелек сыйфатлары кабул ителгән:  - намуслылык, вөҗданлык;  - кешелеклелек, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек;  - кайгыртучанлылык;  - хезмәт ярату;  - милләтара дуслык;  - милләтпәрвәрлек.   Югарыда санап кителгән тәрбия бирү юнәлешләрен уңай педагокик шартларда гына тормышка ашырыра мөмкин. Уңай педагокик шартларга түб әндәгеләрне кертергә була:   • Тәрбия бирүдә җәмгыятьтә барган иҗтимагый – икътисадый тормыш үзенчәлекләрен искә алу.   • Тәрбия бирүгә катнашы булган һә р кешенең бу процессны уңышлы оештыру өчен хәзерлеген тәэмин итү.   • Балаларны тәрбияләүне бары тик аларның үзләренең актив катнашында, үз – үзен тәрбияләү шартларында алып барырга.   • Тәрбия эшен алып бару өчен матди база һәм балаларның яшь үзенчәлекләрен искә алган эш формаларының кулланылуы.   • Тәрбия эшендәге уңышларга, алга китешкә, тәрбия дә р әҗәсенең чын хәленә даими анализ ясарга, шуннан чыгып киләчәктәге эшчәнлекне билгеләргә.   Милли сыйфатлар формалаштыру – тәрбия бирүнең әһәмиятле өлеше. Милли сыйфатларга түб әндәгеләрне кертергә мөмкин:   1. Үзеңне милләт вәкиле итеп тану. Бу катлаулы психологик тойгыны формалаштыру милли үзаң ны т әрбияләүгә бәйле. Милли үзаң милли культураның эчтәлеген белү г ә һәм аңлауга нигезләнә. Аның үсеше туган телне үзләштерү белән аерылгысыз бәйләнгән.   2. Милләт тойгысы һәм милли горурлык хисе – беренче сыйфат белән тыгыз бәйләнгән. Милләт һәм милли горурлык хисе беренче чиратта кешеләрнең тарихына, милләтнең үткәндәге уңышына, милли мәдәниятенә, теленә, диненә, милләтнең бөек шәхесләренә хөрмәт р әвешендә чагылыш таба. Горурлык хисе барлыкка килсен өчен, үз милләтеңнең тарихтагы урынын, аның башка милләтләрдән аермасын һәм үзенчәлекле якларын, миллә тт әшләре тарафыннан дөня күләмендәге фән, сәнгать, мәдәният һәм башка өлкәләргә керткән өлешләрен белү кирәк.   3. Туган телеңне камил белү, бу телдә аралашу, аны пропагандалау, мөмкин булганда, аны башкаларга өйрәтү. Туган тел – милләтнең тө п билгеләренең берсе, милли яшәешнең төп шарты. Тел язмышы милләт язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Әгә р дә бала туган көненнән башлап гомере буенча ана теле дөньясында булмаса, аның белән бергә яши алмаса, бу әһәмиятле милли сыйфатның көчле уңай йогынтысыннан мәхрүм булачак. Адәм баласын бу әһәмиятле, изге юлга бастыруны укытучылар хезмәтеннән башка күз алдына да китереп булмый.   4. Татар халкының гореф – гадәтләрен, йолаларын тану һәм үтәү.   5. Үз милләтеңнең тарихын белү, аны саклау һәм хөрмәт итү.   6. Үз милләтеңнең музыка, р әсем сәнгате, мәдәният казанышлары белән таныш булу.   Милли тәрбия бирүдә татар халкына хас булган у ңай сыйфатларны искә алу, аларны тагын да үстерү һәм ныгыту әһәмиятле. Хезмәтне, шул исә пт ән, сәүдә хезмәтен ихтирам итү, җыр – музыка ярату, ярдәмчел, кунакчыл, чисталык ярату, тырыш булу – татар халкының күркәм сыйфатлары.   Шул ук вакытта милли тәрбия бирүнең эчтәлеген билгеләгәндә, татар халкында очрый торган көнчелек, коллык психологиясе, урынсызга кешегә ярарга тырышу, җ ит әкчеләрдәге тәккәберлек, таркаулык, үз- үзеңә артык ышаныч кебек сыйфатларның барлыкка килүен кисәтү кирәклеген дә истән чыгарырга ярамый.   Милли тәрбиянең эчтәлеге ачыкланганнан соң аны тормышка ашыру юллары билгеләнә:   • Милли мохит булдыру.   • Укыту планына кертелгән барлык фәннәрнең, факультатив дәресләрнең милли тәрбия бирүдәге мөмкинлекләрен ачыклау һәм шул юнәлештә эзлекле эш алып бару.   • Сыйныфтан тыш чараларны милли тәрбия бирү максатында файдалану.   • Милли тәрбия бирүнең матди базасын булдыру.   • Милли тәрбиягә катнашы булган һә р педагогның, әти- әниләрнең белемнәрен даими камилләштерү.   • Милли тәрбия бирүнең конкрет уку йорты шартларында җайлаштырылган концепциясен һәм программасын булдыру.   Югарыда саналган педагогик шартлар, башка факторлар белән бергә тирән белем һәм күнекмәләргә, милли сыйфатларга ия булган, кызыксынучан, яңялыкка омтылучан, камил шәхес тәрбияләргә ярдәм итә.

Гаилә һәм балалар бакчасы хезмә тт әшлегендә актуаль проблемалар   Баланың үсешендә шәхес булып җитешүендә гаиләнең әһәмияте гаять зур. Гаилә баланы тормышка әзерли, аңарда кешелек сыйфатларына, мәдән и- әхлакый һәм олы социаль максатларга нигез сала һәм иң мөһим рухи мирасының буыннан- буынга күчүен тәэмин итә. Бала туып- үскән гаиләсенә хас сыйфатларны үзендә чагылдыра. Соңгы елларда гаиләләребез арасында кү пт өрлелек хасил булды. Әйтик бик яхшы һәм авыр гаиләләр. Белүебезчә, социаль яктан имин булмаган гаиләлә р бала үсешенә бигрәк тә аның шәхес булып формалашуына тискәре йогынты ясый. “ Имин булмаган гаилә” төшенчәсе авыр материаль көнкүреш шартларында яшәүне, белем һәм культура дә р әҗәсе җитешмәләрне алкоголь, наркотиклар куллану, шулай ук йогышлы хроник һәм нерв авырулары нәтиҗәсендә ата- аналар сәламәтлеген начар булуын иҗтимагый һәм гражданлык активлыгының сүлпәнлеген һ. б. кимчелекле сыйфатларын аңлата. Әмма социалогик мәгьнәдә гаиләнең имин булмавы төрле дәрәҗәдә һәр иҗтимагый формациягә хас күренеш. Эш шунда ки, дәүләт тарафыннан, безнең тарафтан тиешле дә р әҗәдә ярдәм күрсәтелмәсә, тәрбия эше һәрчак аксый башлый. Кызганыч, барлык ата- аналар да балаларга тәрбия бирүдә җаваплы булуларын аңлап бетерми. Кайбер ата- аналар тәрбия эшен бала үсеп җиткәч, ул яхшы сөйләшергә, тирә- якны аңларга өйрәнгәч башларга кирәк дип фикер йөртә. Әлбәттә, бу тамырдан ялган фикер. Чөнки тәрбия бала тормышының беренче көннәреннә н үк бакчага ныгый башлана. Тормыш раслаганына, кеше гаиләләренең әхлакый сыйфатларына бик яшьли нигез салына. Гаделлек, оешканлык, хезмәт сөючәнлек, кыюлык кебек уңай сыйфатлар яшьтән үк әхлакый гадәтлә р буларак тәрбияләгәндә генә кешенең гомерлек ышанычлы юлдашына әйләнә. Бала кечкенәдән үк үз- үзенә хезмәт күрсәтү һәм билгеле бер режимны төгәл үтәргә гадәтләнергә тиеш һәм әлеге сыйфатлар аңа бәхетле булырга комачаулык итмәс. Белем, тәрбия бирү учреждениесе һәм гаиләсенең узара эшчәнлеге проблемасын билгеләрдә төп идея шуннан гыйбарәт. Балаларны тәрбияләүдә д ә төп җаваплылык ата- аналар өстендә ә калган барлык социаль институтлар тәрбия эшчәнлегендә булышырга, якларга юнәлеш бирергә тиеш. Белем һәм тәрбия бирү учреждениесе һәм гаилә булып тәэминатьтә ике топ социаль институт булып тора. Баланы укыту һәм тәрбияләү учреждениесе һәм гаилә белән безнең җәмгыятьтә аларның ныклы эшләвеннән тора. Белем- тәрбия эшендә профессиональ тәэмин ит ү һәм төрле субъектлар тәрбияләүдәге мөмкинлекләрнең реаль интеграциясе өчен җаваплылык белем бирү учреждениесе өстенә төшә. Бу өлкәдә эшне билгеле бер план нигезендә бурыч һәм тиешле максатлар куеп алып барырга кирәк. Үзара хезмәттәшлек ныклы булганда гына барлык проблемаларны юкка чыгарырга мөмкин һәм балаларны шәхес буларак тәрбияләү мөмкинлеге туачак.

Коментарии
pElenaSUP написано 2017-08-05 01:17:57
Наш сервис предоставляет настоящие лайки на фото заказчиков, которые готовы платить за качество. Именно для этого мы и набираем удалённых сотрудников, которые будут выполнять работу, то есть ставить лайки и зарабатывать за это деньги. Чтобы стать нашим удалённым сотрудником и начать ставить лайки, зарабатывая при этом 45 рублей за 1 поставленный лайк, Вам достаточно просто зарегистрироваться на нашем сервисе. > oplata-vklike.tk < Вывод заработанных средств ежедневно в течении нескольких минут.
Ответить
sElenaSUP написано 2017-09-07 18:12:58
Платим за лайки! - Ежедневные выплаты! Наш сервис предоставляет настоящие лайки на фото заказчиков, которые готовы платить за качество. Именно для этого мы и набираем удалённых сотрудников, которые будут выполнять работу, то есть ставить лайки и зарабатывать за это деньги. Чтобы стать нашим удалённым сотрудником и начать ставить лайки, зарабатывая при этом 45 рублей за 1 поставленный лайк, Вам достаточно просто зарегистрироваться на нашем сервисе. > oplata-vklike.tk < Вывод заработанных средств ежедневно в течении нескольких минут.
Ответить
wlizaSUP написано 2017-09-15 14:31:56
Предлагаем Вам работу без вложений, на системе автоматического приёма и обработки заказов. Мы предоставляем: - Наш лицезионный софт. - документы со всей необходимой доп. информацией. - постоянная техническая поддержка. Оплата от 5500 в день. Выплаты ежедневно. Более подробная информация на нашем сайте >> www.obrabotka-zakazow.tk <<
Ответить

Оставить комментарий: