a2b2.ru
А2Б2 - Образовательный портал
Новости образования от A2B2

Ата-аналар җыелышына чыгыш.

Автор: гаянова ильфира вагизовна Опубликовано: 2016-01-24 19:17:50

Документы для скачивания

 

  

Театр эшчәнлеге  һәм

бармак уеннары аша

балаларның сөйләм телен үстерү

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән гамәлгә куелган 2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе «Киләчәк» программасы кысаларында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә Татарстан Республикасы дәүләт телләрен өйрәту программасы старт алды. Бу программаны тормышка ашыру өчен һәрбер балалар бакчасы укыту методик комплектлары, ноутбуклар,экраннар, белән җиһазланды. Татарстан Республикасында татар телен дәүләт теле буларак куллану законы 2013 елнын 12 январеннэн кабул ителде.

Яңа укыту методик кулланмалар турында сөйләгәндә, татар гаиләләре өчен рус теле һәм рус гаиләләре өчен татар телен өйрәнү турында сүз бара. Барлык балаларның да ике телне дә яхшы белүләре мөһим. Ике дәүләт телен өйрәнүне тормышка ашыруны мәктәпкәчә яшьтән өйрәтә башлау зур әһәмияткә ия. Чөнки балалар бакчасында балаларның һәрьяклы үсешенә нигез салына, сөйләм культурасы формалаша, коммуникатив күнекмәләр үстерелә. УМК – ул предметны ойрәнү өчен кирәкле материаллар жыелмасы. Татар теле хэм рус теленэ өйрэту буенча бу методик әсбаплар, эш дәфтәрләре, аудио, видео  язмалар, курсәтмә һәм тарату материаллары – болар барысы да – телне өйрәнүне купкә жинеләйтә.

-         Балаларнын индивидуаль якын килу момкинлеге арта;

-         Балаларнын коммуникатив сәләтләрен үстерә;

-         Балаларда ике дәуләт телен өйрәнүгә кызыксыну арта.

Мәктәпкәчә яшь ул – баланың көчле үсү һәм камилләшү, беренчел белемнәр алу чоры. Әлеге әһәмиятле чорда бала үзен чолгап алган тирәлекне, тирә-юньдәге күренеш һәм предметларны танып белә; анда әйләнә-тирә дөнья турында башлангыч белемнәр системасы формалаша. Бу чор – баланың шәхес буларак тәрбияләнүенә беренче адымнар салынган җаваплы чор. Бу чорда баланың холкы, тирә-юньгә карата фикере формалаша һәм аның ни рәвешле булуы күп очракта тәрбиядән һәм тәрбиячеләрдән дә тора.

Безнен балалар бакчасының төп максаты:

-балаларның  2 дәүләт телен дә яхшы белү һәм иркен аралашуын   УМК буенча дидактик уеннар һәм театралләшкән эшчәнлек аша алып бару.

Федераль дәуләт мәгариф стандартына нигезләнеп һәрдаим яңа уеннар белән балаларны кызыксындырып торабыз һәм аларның вакытларын файдалы итеп уздырырга мөмкинлекләр тудырабыз. Шулай ук һәр бала белән индивидуаль эш алып барабыз.

Безнен бакчада да УМК га кагылышлы рәсемнәр, мультфильмнар, бармак уеннары, әкиятләр, курчак һәм бармак театрларын кулланабыз. Бугенге көндә безнең бакчада иҗади үсеш буенча театр һәм курчак театры эшчәнлекләре киң кулланыла.               

Курчак театры балаларны сихри доньяга алып керә, аларнын иҗади фикерләү сәләтен ачарга ярдәм итә, сойләм телен үстерә, эстетик һэм әхлакый тәрбия бирә. Курчак театрларын уйнау балаларның хәтерен, игътибарын, күзаллау сәләтен, сөйләм чисталыгын үстерергә ярдәм итә. Курчаклар белән уйнаганда баланың сүз байлыгы арта, аваз культурасы, интонацияле сөйләү тәрбияләнә. Аның хәтере үсә. Рольне уйный - уйный, бала әкият дөньясына кереп китә, татар телен истә калдыру җиңеләя. Театрда балалар бик теләп катнашалар.Алар рольләрне бик теләп үзләштерәләр. Һәр бала катнашучы һәм караучы буларак функция үти. Алар үзләренең хаталарын, ялгышларын күрергә өйрәнәләр һәм тагын да матуррак, аңлаешлырак уйнарга тырышалар.

Курчаклар белән уйнаганда балаларга таныш һәм аларга ошаган әкиятләрне сайлап алабыз. Мәсәлән: "Шалкан", "Теремкәй", "Йомры икмәк" һ.б.

Бармаклар уеннары балаларнын хәрәкәт үсешенә бик нык йогынты ясый, алар балаларның игътибарлылыгын, күзәтүчәнлеген, хәтерен арттыра, тапкырлык, зиһәнлелек үстерүгә, күрү, ишетү әгзаларының камилләшүенә зур ярдәм итә. Элеге уеннар ярдәмендә без балаларда сабырлык, түземлелек, кыюлык, намуслылык кебек әхләкый сыйфатлар тәрбияләргэ тырышабыз. Кайвакыт бармак уеннарын күп хәрәкәтле уеннардан соң балаларны тынычландыру, ял иттерү өчен кулланабыз. Шуңа күрә балаларга кыска вакытлы ял итү мөмкинлеге булдырабыз, ишетү, күрү органнары, гәүдә мускулларын, кул чукларын ял иттерәбез.                                                                                        

Өстәл артында берничә минут хәрәкәтсез утыру балаларны ардыра, аларның игътибары кими башлый. Шуңа да шөгыль  башланып берникадәр вакыт үткәч, тәнәфес ясап, бармак уеннары уйнатабыз. Бармак  уеннары куңелле, файдалы узсын өчен, аларны уен формасында үткәрәбез. Безнең халыкта бармак уеннары бик күп. Мәсәлән, “Атка печән кем сала?”, “Качкан бармакны тап!”, “Тычкан-төлке чабышы”. Аларның кайберләрен уйнаганда без җырлар җырлыйбыз, такмак-такмазалар әйтәбез. Текстларны балаларга аңлаешлы итеп өйрәтергә тырышабыз. Хәрәкәтләрнең төгәллеге, уенның сүзләрен сәнгатьле итеп әйтү,  балаларның төрле образлар башкарулары- барысы да балаларда канәгатьләнү хисләре уята, матурлыкны аңларга ярдәм итә. Уен  ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да “уятырга” мөмкин. Бала үз көченә ышанырга, эшләгән эшенә бәя бирергә өйрәнә.

Ноябрьдә (9-28нә кадәр) бакчабызда “Әкиятләр илендә уйный-уйный үсәбез”проекты  старт алачак. Бу дәвамлы проектта балалар һәм ата-аналар ның бердәм эшчәнлегенә басым ясала.Балаларыбызга әкият илендә чыннан да мавыктыргыч һәм кызыклы булсын дисәк,безнең кулга –кул тотынып эшләү кирәк. Сездән,бармак курчаклары ясауда,өстәл театры булдыруда,сәхнә декорациясе,киемнәре булдыруда ярдәм көтәбез.Шулай ук иҗади конкурсларда актив катнашуыгызга өметләнәбез.

Бакчабыз   алдында куелган бурычлар, максатларны үтәү буенча балаларыбызның ирешкэн унышлары белән ата-аналар- сезнең белән дә уртаклашырбыз. Проект нәтиҗәсе итеп,(ноябрь ахырында) “Теремкәйдә кунакта” күңел ачу тамашасы куярга планлаштырабыз. Сезнең белән бердәм, нәтиҗәле эшкә өметләнеп калабыз.

Коментарии
гатауллина надия муллануровна написано 2016-12-08 19:12:45
бик зур рэхмэтлемен сезгэ.
Ответить

Оставить комментарий: