a2b2.ru
А2Б2 - Образовательный портал
Новости образования от A2B2

Конспект ПДД

Автор: Ялалова Лена Ирековна Опубликовано: 2016-02-02 22:32:57

Документы для скачивания

Татарстан республикасы Актаныш муни ципаль районы Куян балалар бакчасы мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү учре ждениесы “ ЮЛЛАР ИЛЕН Ә” СӘЯХӘТ”( зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрдә күңел ачу) Т өзеде: Ялалова Л. И. 2015 ел Тема: “Юллар иленә” сәяхәт” Максат: Юл йөрү кагыйдәләре турында балаларның белемнәрен ныгыту. Тәрбия бурычы: балаларның бер- берсенә карата дуслык, бердәмлек, ярдәмчеллек хисләре тәрбияләү. Үстерү бурычы: хәрәкәт координациясен, ориентлашуны, бәйләнешле сөйләмне үстерү. Белем бирү бурычы: юл билгеләре, светофор, юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту. Урамда һәм җәмагәть транспортларында әдәплелек кагыйдәләрен саклау, үз- үзеңне тоту культурасын формалаштыру. Төп белем бирү өлкәсе: танып белү. Интеграль белем бирү өлкәсе: аралашу, социальләштерү, сәламәтлек, куркынычсызлык, музыка, хезмәт. Методик алымнар: әңгәмә, уен, табышмак, җыр, нәфис сүз, дидактик уен, сөенеч мизгеле, сораулар, мактау, бәяләү. Җиһазлау: юл билгеләре макетлары, сюжетлы рәсемнәр, светофор макеты, дидактик уеннар, карта- схема. Эшчәнлек барышы Балалар бүлмә уртасында ярымтүгәрәктә торалар. Исәнмесез балалар! Кәефләрегез ничек? Балалар, мин бакчага килгәндә хат алдым. Укып карыйк әле шул хатны: “Исәнмесез балалар! Күптән түгел Убырлы карчык безнең светофорны “Юллар иленә” алып китте. Юлларда аварияләр, юл- транспорт һәлакәтләре күбәйде. Ярдәм итегез! Светофорны “Юллар иленнән” кайтарып бирегез әле! С/ б: Дәү әниегез! “Күчтәнәч” тапшыруы” Ярдәм итәбезме балалар? ( җаваплар) “Юллар иленә” ничек барып була икән? ( поезд, самолет, кораб, автобус) Безнең авылдан нинди транспортка утырып була? ( автобуска) Кайсы урыннан автобуска утырабыз? ( “автобус тукталышы” юл билгесен күрсәтәләр) Дөрес балалар. Менә автобус безне көтеп тә тора. Ә сез автобуска утыру кагыйдәләрен беләсезме соң? ( балалар җәмагәт транспортына утыру кагыйдәләрен әйтәләр) Безгә автобуска утырыр өчен нәрсә алырга кирәк? ( Билетлар) Билетларны акчага сатып алалар, ә безнең акчабыз юк, шуның өчен без тылсымлы билетлар алабыз. Һәр билетта юл билгесе бар. Аны дөрес атарга кирәк, шуннан соң гына безне автобуска утыртырлар. ( балалар билетлардагы юл билгеләрен атыйлар, аннан “автобуска” утырышалар) Ә йдәгез, күңелебезне күтәреп, җыр җырлыйк әле( “Шофер буласым килә” җыры башкарыла) . Ә хәзер меня бу рәсемнәр буенча сөйләшик әле( җәмагәть транспортында тәртип кагыйдәләре буенча сюжетлы рәсемнәр курсәтелә. Балаларның рәсемнәр буенча сөйләмнәре) Менә, балалар, килеп тә җиттек “Юллар иленә” Карагыз әле, монда юл чатына юл билгеләре куелган. Бу нинди билгеләр? ( “юл эшләре” – кисәтүче билге; “хәрәкәт тыела” – тыючы билге; “ашыгыч медицина ярдәме пункты” – мәгълүмат бирүче билге) . Әйдәгез җитәкләшеп алга таба китик. Карагыз әле, мин монда бер әйбер таптым. Бу карта икән, гади түгел, тылсымла. Карыйк әле ачып. Монда юл билгеләре да бар икән. Аларны дөрес итеп урнаштырырга кирәк( балалар шушы юл билгеләрен тиешле урыннарына куялар) Шул карта буенча Убырлы карчык юл эзлибез, балалар( җитәкләшеп алга таба китәләр) Менә бу басмадан чыгыйк әле, бер- берегезгә ярдәм итегез, егыла күрмәгез. ( тәр- че басма астыннан бер конверт ала) . Балалар, монда да бер конверт ята, карыйк, әле, нәрсә бар икән анда( юл ситуацияләре сурәтләнгән сюжетлы рәсемнәр буенча балалар белән ә ңгәмә) Балалар, болай эшләргә ярыймы? ( Юк, ярамый) Ни өчен? ( балаларның җаваплары) Тагын картаны ачып карыйк. Менә бу юлдан “Билгеләр” йортына барып чыгабыз. Киттек балалар. Ай- яй, бу билгеләрне дә Убырлы карчык адаштырган. Төзеп, дөресләп җыеп куийк аларны. ( дид. уен “Билгене җый”) . Киттек алга таба. Менә Убырлы карчык өенә дә килеп җиттек. ( Ишек шакыйлар) ( У. К. ) : Кем монда минем тынычлыгымны бозып йөри! ( Т- че) : Исәнме, Убырлы әбекәй! ( Бал- р) : Исәнмесез! ( У. К. ) : Бик исәнмен! Нишләп тузан туздырып йөрисез монда? ( Т- че) : Убырлы әбекәй, без светофорны алырга дип килдек. ( У. К. ) : Нинди тагын ситафур? ! Юк миндә андый әйбер! ( Т- че) : Бар, светофор дигән әйберне шәһәрдән алгансың. Балалар, эйтегез әле, нинди ул светофор, ни өчен кирәк безгә( балалар аңлаталар) . ( У. К) : Ә- ә- ә! Ул мыни! Юк, бирмим, ул миңа да кирәк, аның белән кызык. ( Уйлап) , ярар инде, бирсәм, бирим. Ләкин, башта табышмаклар әйтәм сезгә. Дөрес җавап бирсәгез генә бирәм ситафурыгызны( табышмаклар транспорт турында әйтә, балалар җавап бирәләр) . Дөрес әйттегез, бик тапкыр икәнсез. Мәгез инде све- то- фо- рыгызны. ( Т- че) : Рәхмәт, Убырлы әбекә й, без сиңа аның урынына икенче светофор җыеп бирәбез( дид. уен “Светофорны җый”) Сау бул, Убырлы әбекәй! ( Китәләр) Автобус безне көтеп тора. Җәяү барганда без кем идек, балалар? ( Җәяүлеләр) Автобуска утыргач, без кем булабыз? ( Пасса ж ирлар) Эйдәгез, светофор турында җыр җырлыйк. ( Җыр “Светофор”) Шуның белән сәяхатебез бетте. Ошадымы сезгә, балалар? Миңа да күңелле булды. Рәхмәт, балалар, булдырдыгыз! Сау булыгыз.

Оставить комментарий: