a2b2.ru
А2Б2 - Образовательный портал
Новости образования от A2B2

hәрвакыт булсын әни. (төрле яшьтәге балалар өчен сценарий).

Автор: Туктиева Резеда Сагитовна Опубликовано: 2017-11-05 20:17:30

Документы для скачивания

hәрвакыт булсын әни. ( төрле яшьтәге балалар өчен сценарий) . Максат: Әни белән бала арасындагы элемтәне ныгыту, эмоциональ мөнәсәбәт формалаштыру, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү. Әзерлек эше: - шигырләр, җырлар, биюләр өйрәнү. - төсле кәгазьдән hәм картоннан әниләргә бүләкләр ясау. - залны тутыргычлар, чәчәкләр белән бизәү. - “ Минем әнием” темасына рәсем ясау. - “Әниемнең- кул эше” күргәзмә оештыру. Балалар бакчасындагы бүлмә урман аланы рәвешендә бизәлгән. Матур көй агыла( урман шаулавы, кошлар сайравы…) Бераздан аланга балалар килеп чыга. Х. Адилә- Ни булды соң бу? ! Күктә кояш көлә, тамчылар тама, hавада хуш исләр сизелә… Ә чәчәкләр үзләре юк. Т. Илсинә- Чыннан да! Әниләр бәйрәме җиткәндә умырзая, нәркис, лаләләр инде уянган була иде бит… К. Алия- Бәлки, икенче аланда очратырбыз аларны? Чәчәкләр узган язда әниләр бәйрәменә уянып өлгерергә сүз биргән иделәр бит! Ашыга- ашыга урман эченә кереп китәләр. Шомлы көй яңгырый. Аланга ике яктан Сак белән Сок булып киенгән балалар чыга. Алар бер- берсенә якын килә алмыйлар, шуңа агач артына яшеренеп сөйләшәләр. Ф. Илназ- Сак: Күрдеңме, балалар килеп тә җитте. Алар чәчәкләр эзли. З. Айзилә- Сок: Әйе. Чәчәкләрне без яшереп куйганны белми әле алар. Таба алмыйча, буш кул белән кайтып китәчәкләр хәзер. Хи- хи- хи…( усал көлә) Ф. Илназ- Сак: Шул кирәк аларга! Без ничә ел шушы кар урманда яшибез. Берәүнең дә безнең хакта борчылганы юк. Явыз сихердән безне коткарырга теләүче дә юк. Алар чәчәкләр эзләп килгәннәр имеш…Бик ачуым килсә, куып кайтарырмын үзләрен! У- у- у- у! ( Куркыныч аваз белән улый) . Аланга балалар йөгереп керә.   С. Алинә- ( як- ягына каранып) : Нинди тавыш бу? ! - ( шомланып) : Бу урманның сихерле булуын ишетеп белә идем. Әллә дөрес сүз инде? ! Чәчәкләрне дә тапмадык…Әллә соң кайтырга чыгабызмы? Х. Адилә. Дусларым, туктагыз. Мин бу тавышны таныдым. Сак белән Сок тавышы бит бу! Алар турында ишеткәнегез юкмы әллә? Балалар барысы( куркуга калып) : Юк. Ә кемнәр алар? Х. Адилә- Алайса, тыңлагыз: яшәгән ди ике малай Алар әниләренең бер сүзен дә тыңламаганнар. Әниләре тәмам аптыраган, арыган. Көннәрдән беркөнне, бик ачуы килгәч, ул аларны каргаган. Шуннан ике улы да, кошка әверелеп, урманга очкан. Алар hаман да бер- берсе белән кавыша, өйләренә кайта интегәләр ди… - С. Данис: Абау, бигрәк куркыныч! ( шулчак агач артында кыштырдаган тавыш ишетелә) . Әй… Кем бар анда? Аланга ике яктан Сак белән Сок килеп чыга. Сак( ачу белән) : Бу- безнең урман! Сез монда нишләп йөрисез? ! Балалар( артка чигенеп) : Без. . Без чәчәкләр эзләп килгән идек… Сок: Бирмибез! Алар безнең – урман чәчәкләре! Н. Илүзә- Ай- яй, усалланмагыз инде! Сез, безне куып җибәргәч, тагын ялгыз калачаксыз бит. Бәлки, без сезгә ярдәм итә алырбыз? Сак белән Сок бу сүзләрдән соң аптырап кала. - Сак белән Сок: Ярдәм итә? Тик ничек? ! Балалар: Хәзер бергәләп уйлап табабыз! ( Үзара сөйләшә башлыйлар) . - Сак белән Сок: Ярдәм итегез безгә зинhар! Без сезгә чәчәкләрне кайда яшергәнебезне әйтер идек! ( агачлар арасыннан яшерелгән чәчәкләрне җитәкләп алып чыгалар) . Х. Адилә- Уйлап таптым! Сихерне кайтарыр өчен сез әниегезгә багышлап җыр җырларга, йә шигырь сөйләргә тиешсез. Тик бу шигырьдә hәм җырда гел матур, назлы сүзләр генә булырга тиеш! Сак: Сөйлим, сөйлим! Мин шигырь сөйлим! Резеда Вәлиева “Бүген әниләр бәйрәме”( Балачак аланы- 519 бит) . Бүген- әниләр бәйрәме, Бүген җирдә тантана. Кояш шуңа көлә бүген, Гөлләр шуңа шатлана. Әниләрнең бәйрәменә Куана шулай алар. Әниләрне котлый бүген Җирдә барлык балалар. Мин дә котлыйм, әнкәм, сине, Теләгем бар минем дә: Мәңге шулай кояш кебек Балкы күңел күгемдә. Сок: Ә мин җырлыйм! Җыр беткәч, Сак белән Сок канатларын салып ташлыйлар. Аландагы балалар сөенеп кул чабалар. - Уррра! Без явыз сихерне җиңдек! - Сак белән Сок: Рәхмәт сезгә! Без бүгеннән әнинең сүзен тыңларга, акыллы, ярдәмчел булырга вәгъдә итәбез! Барысы бергә: Әниләрне котларга ашыгыйк! Балалар әниләренә үз бүләкләрен тапшыралар. Алып баручы: Кадерле әниләребез! Иң сөйкемле сүзләр – сезнеке! Йомшак, җылы куллар – сезнеке! Иң- иң татлы сүзләр – сезнеке! Җан изрәткеч җырлар – сезнеке! Сездән башка күпне белмәс идек, Әни йөрәге – иң тугрылыклы һәм сизгер йөрәк. Әни куллары – иң мәрхәмәтле һәм назлы куллар. Аңарда беркайчан да сабыена карата мәхәббәт сүрелми, сүнми. Бәйрәмебезне дәвам итәбез. Балалар үзләренең шигырьләрен сөйлиләр. “Минем әни иң әйбәт” Вәсимә Хәйруллина шигыре. С. Ильвина: Кемнең әнисе иң әйбәт? Минем әни, әлбәттә. Өйрәтә әни безне дә Әйбәт, матур гадәткә. Г. Адилә: Үзе бөтен эшкә оста, Безне өйрәтә җайлап. Мактый, күңелне күтәрә, Иң кирәк сүзләр сайлап. Х. Илсаф: Иң чибәр әни минеке, Керфекләрен карачы. Кояш кебек, нурлар сибә Ягымлы күз карашы. “Әнием” Р. Харис шигыре. А. Фаил: Әнием минем матур, Күзләре якты, көләч. Шундый күңелле, Ул өйгә кайтып кергәч. - Малайлар биюе: “Без хәзер солдатлар”. - Кечкенә нәниләр башкаруында җыр: ”Ак куян” М. Бикбова сүзләре hәм музыкасы. ( Миначева Л, Мухитова Э, ХалиловР, Замдиханов А, Туктиева Т, Басырова З, Фахрутдинова Р, Ибрагимов И, Сулейманов А, ) Алып баручы: Ә хәзер әниләребезнең тапкырлыкларын, җитезлекләрен, уңганлыкларын тикшерү өчен уеннар уйнап алабыз. 1. “Оста парикмахер”. Әниләр кызларының чәчләренә прическа ясыйлар( 3- 4 әни) . 2. “Нәрсә бу? ” Бәйләнгән күз белән ни икәнен әйтергә: карабодай, борчак, фасоль, түгәрәк борыч, дөге, кукуруз, карбыз орлыгы, тары, солы. ( 1 әни) . 3. Баланы чорнарга( төрергә, пеленать) ( 2 әни) 4. Алып баручы.  Бәйгебезне дәвам итәбез.  Алдагы бирем “Баш хисапчы” дип атала. Әниләр, акчаларны саный – саный, сорауларга җавап бирергә һәм хисапта ялгышмаска тиеш буласыз. - Балагызның исеме ничек? - Балагызның фамилиясе ничек? - Балагызга ничә яшь? - - Балагызның аяк киеме размеры? - Балагызның туган көне кайчан? - Балагызның күз төсе нинди? - Балагыз ничәгә кадәр саный белә? - Балагызның яраткан ашы нинди? - Нинди уенчыклар белән уйнарга ярата? Ак сыртлы кошның исеме? ( саескан) Чуар тавыкның әби белән бабайга биргән вәгъдәсе( Күкәй салам, ди) . Кызыл түшле кош( кызылтүш) Нинди шәhәрдә ризык пешереп була? Татарстан Республикасы флагында нинди төсләр бар? ( яшел, ак, кызыл) Буратино нәрсәдән эшләнгән? ( агачтан) Әкиятләр гадәттә ничек башлана? ( Борын- борын заманда. . . ) Бию “Әни, мин гашыйк булдым” Алып баручы: Күмәкләшеп, бергә, дуслар Җырлап алыйк, әйдәле. Котлы булсын, гөрләп торсын Әниләрнең бәйрәме. Җыр: " Әниләр бәйрәме" А. Минhаҗев сүзләре, Ә. hадиева музыкасы. Алып баручы: Аллаһ Тәгалә сезгә җан тынычлыгы, тән сихәте, озын гомер насыйп итсен, өегезнең нуры булып, тыныч тормышта бәхетле гомер кичерегез! Мең- мең рәхмәт Сезгә, әнкәйләр! Бүгенге бәйрәмдә дә катнашуыгыз өчен зур рәхмәт, сезгә. Сәламәтлек ташламасын сезне Һәр көнегез үтсен шатлыкта Яшәү яме, дөнья иминлеге Юлдаш булсын сезгә алда да!

Оставить комментарий: