a2b2.ru
А2Б2 - Образовательный портал
Новости образования от A2B2

Ватанны саклаучылар көне. Әтиләр бәйрәме.

Автор: Туктиева Резеда Сагитовна Опубликовано: 2017-11-05 20:06:55

Документы для скачивания

Ватанны саклаучылар көне. Әтиләр бәйрәме. Максат: 1. Балаларда кыю, б атыр солдат бул у теләге уяту; әтиләре, абыйлары белән горурлану, патриотик хисләр тәрбияләү. 2. Ватанны саклаучылар турындагы күзаллауларын киңәйтү, аларның мө h имлеген аңлату. 3. Әти белән бала арасындагы элемтәне ныгыту, эмоциональ мөнәсәбәт формалаштыру, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү. Ә зерлек эше: - шигырләр, җырлар, биюләр өйрәнү. - слайдлар карау( х әрбиләрнең киемнәре, эблемалары. . . танышу) - төсле кәгаз ь дән h әм картоннан әтиләргә бүләкләр ясау. - залны тутыргычлар, чәчәкләр белән бизәү. - “ Минем әтием ” темасына р әсем ясау. - “ Әтиемнең- кул эше ” күргәзмә оештыру. - Балалар бүлмә буйлап маршировать итәләр. ( Советлар Армиясе маршы Салих Сәйдәшев музыкасы) А. б. Хәерле көн, хөрмәтле балалар, әтиләр, килгән кунаклар! С езне барыгызны да Ватанны саклаучылар көне белән т әбрик итәбез, исәнлек- саулык, озын гомер, җан тынычлыгы, гаилә бәхете, эшегездә уңышлар телибез. - Шигырьләр сөйләү. “Батыр hөнәр”( Вәсимә Хәйруллина) Х. Әдилә. Батыр h өнәр бар җирдә – Җирне, илне саклаучы. Сине, мине- h әркемне Дошманнардан яклаучы. З. Айзилә. Генералмы, м айормы, Капитанмы йә сержант- Барсының да исеме Дөнья бер ул- солдат. С. Данис. Ватанны саклаучылар Аямыйлар ү з- үзен: Беләкле, йө р әклеләр, Ихтыярлы h әм түзем. З. Илназ. Саклап Ватанны, б езне Хәтә р сугыш утыннан, Батыр h өнә р иясе Китә туган йортыннан. “ Әти дә көлеп торсын ”( Зәкия Туфайлова шигыренә үзгәртүләр кертеп) . Н. Илүзә- Б әйрәм бүген, бәйрәм! - диеп, Бар дөнья балкып торсын. Әти бәйрәме икәнне Әни дә белеп торсын, Әни дә көлеп торсын. Т. Илсинә. Бүген бәйрәм көнендә Әтилә р не котлыйбыз. Шатлык, бәхет, сәла м әтлек h әммәгезгә телибез. Алып. баручы: Ә хәзер, балалар әйдәгез, без сезнең җитезлегегезне, кыюлыгыгызны сынап карыйбыз. Уйнарга әтиләребезне дә чакырабыз. 1. ”Сазлык аша чыгу”. Аяк табаны зурлыгындагы картон бирелә. Шул картонга баса- баса, билгеләнгән урынга барып җитәргә hәм кире йөгереп килеп, иптәшеңә бирергә кирәк. Ул уенны дәвам итә. 2. ”Асылмалы сумка” әти ләр баласын җилкәсенә утыр тып билгеләнгән урынга кадәр чабып б а ра лар, баланы җилкәдән төшерә ләр, уенны шулай дәвам итәләр. 3. ”Адымнар” Бала әтисенә карап, аяклары белән аның аякларына баса, әти кеше баланың кулыннан тотып билгеләнгән аралыкны үтәргә тиешләр. 4. ”Кем җитезрәк? ” Тутыргычларны кем беренче hәм зурырак тутыра. 5. ”Кем күбрәк ясый? ”( от жемание ясау) . 6. «Кем беренче танкыга барып җ ит ә? ” Уен өчен ике кыска таяк кирәк. Таякка 8- 10 метр озынлыкт агы бау бәйләнә. Бауның уртасына уенчык танк эленә. Ике уенчы таякларны алып, бауны тарттырып кара- каршы басалар. Уйнаучылар сигнал буенча, тиз- тиз таякны әйләндереп, бауны чорныйлар h әм әкрен генә бер- берсенә каршы баралар. Бауны уртага кадәр беренче булып чорнаган уенчы җиңүче була. Алып. баручы: Кызлар башкаруында җыр: “Әтиемә”( Рәмзия Вәлиуллина сүзләре, Әлфия hәдиева музыкасы) . Алып. баручы: Ә хәзер сезнең каршыгызда Фахртдинов Илназ h әм Салихов Данис Җәүдәт Дәрзаманның “ Солдат булдым ” шигырен сөйлиләр( сәхнәләштерү) . Ф. Илназ: Каеш будым билем ә, Тасма тактым җиңемә, Йолдызлы бүрек кидем: - Мин солдат булдым! - дидем. Иңемә мылтык астым, Әти каршына бастым: - Килдем, иптәш командир, Әйдә, берә р( фәрман) приказ бир. С. Данис: - Смирно! ( алып баручы) - ди әти дә, - Печән ашат бәтигә. Бераз утын ярырсың. Аннан… суга барырсың! Ф. Илназ: - Була! - дидем фырт кына. Шуннан китте, и китте … Мине чын солдат итте. Бетте ялкау гад әтем, Санаулы h ә р сәгатем, Иртүк торам, ю ынам, Сөлге белән уынам, Ялт иттерәм тешләрне, Аннан эшлим эшләрне. Б үлмәдә тәртип хәзер. Ни кирәксә шул әзер. Солдат булу шулай ул, Өйрәнгәч бик уң ай ул. - Җыр «Без матрешкалар »( рус халык җыры, Ф. Хәзрәтова тәрҗемәсе; кызлар башкаралар) . - Бию “Без хәзер, солдатлар ”( малайлар) . Алып баручы: б езнең илебез матур, чикләре бик зур. Халкыбыз тыныч яшәсен өчен, аның чикләрен җирдән дә, судан да, hавадан да сакларга кирәк. Хәрбиләрнең җирне, күкне. диңгезне саклаучы төрләре була. Аларны без нинди билгеләреннән чыгып аера алабыз? ( погоннарыннан, эмблемаларыннан, киемнәреннән hәм корал төрләренә карап) . Аларның ба рысының нинди уртак сыйфатлары бар? ( алар барысы да кыюлар, батырлар, җаваплылар, түземлеләр …. ) - “ Әйе- юк ” уены. - Самолетны кем йөртә, матросмы? - Самолетны кем йөртә, очучымы? - Корабльне кем йөртә, очучымы? - Корабльне кем йөртә, матросмы? Танкны кем кем йөртә, матросмы? - Җыр: “Солдатта булган диләр”( Шамил Маннапов сүзләре, Гариф Ниг ъ мәтҗанов музыкасы) малайлар башкаралар. С. Әлинә. Бабайларның, әтиләрнең Дан юлыннан ат лый быз Өлкән буын батырлыгын Йөрәкләрдә саклыйбыз. Р. Нияз. Ил чигендә сакта торыр, Диңгез кичәр буын без. Хезмәтебездә Ватанга Тугрыклы булырбыз. С. Айбулат. Солдатка китә егетләр Үз илен саклар өчен Ватан терәге- ир, дигән Исемне аклар өчен. Б. Әлинә. Илгә биргән изге антын үтәп Кайтыр алар исән булсалар. Илләр имин булып, афәт килми Тыныч кына булсын дөньялар! Балалар үзләренең кул эшләрен әтиләренә бүләк итәләр. Алып баручы: Ә хәзер, Замдиханова Айзиләнең әтисе, сезгә балалар, җыр бүләк итә. Кумәк бию: балалар әтиләрен татар биюенә чакыралар. Алып баручы: hәр туган таң җирдә тыныч булсын, Имин булсын иде дөн ь ялар. Аяз күгебез болыт капламасын, Елмайсыннар җирдә сабыйлар.

Оставить комментарий: